Битарафлык

Татар халкы үлгәнме, әллә йоклаган гынамы, дигәндәй, соңгы вакытта битарафлыкның соңгы чигенә килеп җиттек бугай. Әле кайчан гына без андый түгел идек. 1990нчы елларда Кама Аланында АЭС төзелә башлагач, бу үлем станциясен төзетмәү өчен бөтен Татарстан халкы күтәрелде. Аларны республика җитәкчеләре дә яклады. Һәм АЭС төзү туктатылды.

Татарстан Республикасында «президент» атамасын бетерергә дигән сүзләр йөри. Имеш, Русиядә бер генә президент булырга тиеш. Бу мөмкин түгел, чөнки Фәннәр академиясеннән башлап, спорт оешмаларына кадәр «президентлы». Моңа карата «Ватаным Татарстан» гәҗитендә бер депутат үз фикерен белдереп, «хан дип атарга кирәк», дип язып чыкты. Аңа кайтаваз итеп, мин дә яздым: «Ханны сайлап куймыйлар. Шулай булгач, ул Конституциясез дәүләт булачак. «Татарстан Республикасы Президенты» дигән сүз бетерелеп, аның урынына нинди генә сүз куллансалар да, Татарстан Республикасы дигән сүз калырга тиеш. Ул вакытта аның үз Конституциясе була, туган телдә уку-укыту, сөйләшү, нәшрият, милли мәдәниятне үстерү гарантияләнә. Ул вакытта инде Татарстан Республикасыннан Казан губернасы да, крае да ясый алмаячаклар». Әмма, депутат булмагач, минем мәкаләне бастырмадылар. Татар теленә һөҗүмнең икенче этабы әнә шул «президент» атамасын бетерү чарасыннан башланган иде бит.

Минем алда Тукай районында чыгучы «Якты Юл» газетасының 2004нче елның 20нче ноябрендә басылган 139нчы саны ята. Шушы санның «Бу дөньяда ниләр бар?» сәхифәсендәге язма болай диелгән: «Русия Федерациясенең Конституцион суды рус һәм татар телләрен бер үк күләмдә өйрәнү РФ Конституциясенә каршы килми дип тапты…»

Ә атнага рус телен 11, татар телен 2 сәгать кенә укыту РФ Конституциясен бозу ул. Әгәр дә икесе дә атнага 6 сәгать укытылса, күп нәрсә үз урынына куелыр иде. Күпме укытучының дәресләр саны уку елы уртасында кыскартылды. СССР заманында болай эшләү закон белән тыела иде. Бу хакта Минтимер Шәймиев тә искәртте. Янәсе, бер кизәнүдә барысын да хәл итәләр.

Шунысы бик кызыклы: татар телен укыту – ирекле, математиканы – мәҗбүри, рус теле, хәтта чит телне өйрәнү дә мәҗбүри, әле алай гына да түгел, чит телдән имтиханны да мәҗбүри итәселәр. Әйтерсең, аны белмәсәң, тормыш юк. Без бит Америка яки Англиянең оккупациясендә түгел. Иншаллаһ, булмабыз да.

Сугышка кадәр авыл мәктәпләрендә чит тел укытылмады. Сугыш башлангач, барлык мәктәпләрдә дә немец телен өйрәтү кертелде. Имеш, алар белән сугышабыз, аларга дошманбыз. Без әнә шулай хәтта дошман телен дә өйрәндек. Ә бит урысларга татар теле дошман теле түгел. Бүген Татарстанда татар белән урысның, башка халыкларның үзара дус яшәве бөтен дөньяга үрнәк булып тора.

Гаеп үзебездә. Шушы хәлнең буласын белә торып, битарафлык күрсәттек. Бу турыда беренче булып татар теле укытучылары чаң кагарга тиеш иде. Дәүләт Советындагыларны да бу мәсьәлә бик артык кызыксындырмады. Зур тәэсир көченә ия булган Журналистлар берлеге дә дәшмәде. «Ике теллелек тормышка ашармы?» дигән мәкаләмне ничә гәҗиткә җибәреп карадым, берсе дә бастырмады. Аларга милләт язмышы түгел, кызык-мызык кирәк шул.

Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, дип җырлыйлар. Ә бит бу хәл Русиянең үз башына да килде. СССР таркалгач, башта Латвиядә, аннары Украинада дәүләт телен бер генә телгә калдырып, урыс телен кыстылар. Латвия һәм Украина аерым дәүләт булса да, анда урыслар күп яшәгәч, урыс телен икенче дәүләт теле итәргә була иде. Ә менә күпчелек халкы татар булган Татарстанда татар теле сәгатьләрен кыскартуны ничек аңларга?

1951нче елны мин Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга кердем. Рус теле һәм математикадан имтиханны уңышлы гына бирдем, физикадан имтихан куркыта. Чөнки урысча белүебез чамалы. Имтихан башланырга 15 минут кала, кемнәр физиканы татарча бирергә тели, фәләненче аудиториягә барыгыз, дип белдерү ясадылар. Әнә шулай итеп, урыс институтына керү имтиханнарын татарча бирдек. Ә хәзерге татарларга имтиханнарны мәҗбүри рәвештә урысча бирдерәләр. Менә шундый шартларда безгә нишләргә, телебезне ничек саклап калырга? Минемчә, Дәүләт Думасындагы депутатларыбыз югары җитәкчеләргә моның Русия һәм Татарстан Конституцияләрен тупас рәвештә бозу икәнен аңлатырга, дәлилләргә тиешләр. Укытучылар, ата-аналар, бөтен җәмәгатьчелек бергә тырышырга тиешбез.

Телне саклау ул бит милләтне һәм республиканы да саклау. Битарафлык җәмгыять өчен иң куркыныч чирләрнең берсе. Аны демократия һәм хәбәрдарлык белән генә җиңеп була.

Зәфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии