Юл йөрү кагыйдәсе кем өчен?..

Юл йөрү кагыйдәсе кем өчен?..

Июнь аенда берничә мәртәбә шәһәренә барырга туры килде. Бер баруымда Собольда барсам, икенче юлы «Такси» дип аталучы җиңел машинада җилдердек. Мин үзем кечкенә булсам да, юл йөрү кагыйдәләрен беләм, җәяү йөргәндә һәрвакыт үтәргә тырышам. Ә бу машина йөртүчеләргә әллә аңлатып җиткермиләрме, ул кагыйдәләрне бер дә үтәргә теләмиләр. Минемчә, аларга вакыт кадерле һәм пассажирдан килгән акча… Чөнки ике очракта да машина йөртүчеләр тизлекне арттырып йөгерүне белделәр, үзләре хәтта иминлек каешларын да эләктерми. Соболь йөртүчесе: «Балага куркыныч түгелме?» дип сораган булса, җиңел машина йөртүчесе ике сәгать эчендә Алабугадан Казанның Сара Садыйкова урамына алып килеп җиткәч: «Бик куркыныч булмадымы?» дип сорады. «Без самолётта очкан кебек булдык, ләкин самолётыбыз асфальт буенча гына очты, бик курыктык, без бит әле балалар гына!» дидек. Кабинада балалар булганда гына булса да, тизлекне арттырмасагыз иде, машина йөртүчеләр! «Ашыккан, ашка пешкән!», «Сабыр төбе – сары алтын» дигән татар халык мәкальләрен исегездән чыгармасагыз иде! Юллардагы юл һәлакәтләрен күреп, ишетеп торасыз бит! Машина йөртүченең игътибарсызлыгы аркасында, күпме кеше зыян күрә, шунысы кызганыч, алар арасында балалар да була…

Казан шәһәреннән шәһәренә пассажирлар ташучы автобус йөртүчеләре юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышалар. Аларга бик зур рәхмәт. Гел шул автобус белән генә барыр идек тә, барасы җиребезгә вакытында барып җитеп булмый шул. Алабугадан соң чыга автобус, вакыты туры килми. Шуңа күрә барганда куркып барырга, кайтканда исә, тыныч кына автобуста кайтырга туры килә.

Бер язган, җәяүлеләр юлы турында да языйм әле. Бу Казан шәһәрендә җәяүлеләр ничек йөри торгандыр, без светофор каршына барып, шулай гына чыга алдык юллар аша. Анда да «зебра»лар бик күренми. Светофорның утына гына карап йөрдек. Казан халкы ияләшкән инде ул, ничек тели, шулай йөгереп чыгарга тырыша диләр. Бу вакытта машина йөртүчегә нишләргә соң? Юлның теләсә кайсы җиреннән чыгучыларны да үткәреп, җәяүле юлы аша чыгучыларны уздырып торса, барасы җиренә ничек барып җитәр ул?!

Кешеләр, бер-беребезгә мәрхәмәтле, юлларда игътибарлы булыйк! Җәйге ялларыбызны исән-имин ял итик! Илләр тыныч булсын, бәла-каза килмәсен!

Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА,

Алабуга шәһәре.


Комментарии