Ак халатлы фәрештәләр

Адәм баласының гомере якты дөньяларга килгәннән алып, бакыйлыкка күчкән мизгелләренә кадәр табиблар кулы аша үтә икән ич… Юкка гына аларны җирдәге ак халатлы фәрештәләргә тиңләмиләрдер шул.

Катлаулы да, шул ук вакытта мактаулы да әлеге хезмәт юлын сайлап, Гиппократ антын кабул иткән, гомере буе шушы антка тугры калып, тап төшермәгән игелек ияләре безнең Азнакаебызда да шактый. Югары белемле, олы йөрәкле, тәмле телле, ягымлы карашы белән дә адәм балаларын сихәтләндерү сәләтенә ия булган шундый табибларның берсе – Мортазин Инзир Мирхәтим улы хакында булыр бүгенге язмам.

2011нче елда безнең Азнакаебызга күчеп кайтып, шәһәр поликлиникасында терапевт, йөрәк авыруларын дәвалаучы табиб буларак хезмәт куя ул. Аның кебекләр хакында «Аллаһтан җибәрелгән» дигән гыйбарә бар безнең халыкта. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел! Кайсы гына район кешесен туктатып сорама, Инзир Мирхәтим улы турында бары тик җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин. Йомшак куллары белән генә түгел, яхшы мөгамәләсе белән дә өметсезгә өмет, яшәү көче бүләк итәргә сәләтле ул.

2016нчы елның октябрендә райондашларыбыз мәнфәгатен кайгыртып ачылган «Кардиомед» медицина тикшеренүләре үзәге ачылу да аның тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Әлеге үзәктә вакытында дөрес диагнозлар куеп, күпме кешеләргә мәкерле үлем тырнагыннан котылып калырга ярдәм итә Инзир Мирхәтим улы.

Ак халатлы игелек ияләренең профессиональ бәйрәмнәре узды. Соңлап кына булса да, табибларыбызны, шул исәптән Мортазин Инзир Мирхәтим улын һәм аның аерылгысыз пар канаты Гүзәл Инсаф кызын да ихлас йөрәктән тәбрик итәсе килә. Гаиләләрендә иминлек, авыр хезмәтләрендә зурдан-зур уңышлар, балалар куанычы телим! Җир йөзендә күпме ак чәчәкләр булса, барын да сезнең йөргән юлларыгызга түшәр идек хөрмәтлеләребез! Чөнки сез безнең гомерләр сагында торучы саклаучы фәрештәләребез ич! Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә!

Гөлчәчәк ХАҖИЕВА-САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии