Рафис Кашапов – милләт каһарманы

Рафис Кашапов – милләтебез өчне игелекле эшләр эшләп, халкыбыз өчен бик кирәкле дә, кадерле дә булган, милләтпәрвәр каһарман шәхесебез, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе. 2014нче елның 28нче декабрендә Төркиядән кайтканнан соң кулга алынып, өч елга төрмәгә утыртыла.

Рафис Кашапов игезәк туганы Нәфис белән, 90нчы елларда башланып киткән милли күтәрелеш елларыннан башлап телебезне, әдәбият, мәдәният һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу нияте белән, хәйрияче ролен башкарып, халкыбызга зур игелекле хезмәтләрен күрсәттеләр.

Рафис Рафаил улы Кашапов, 1998нче елдан башлап, Чаллы шәһәренең татар иҗтимагый үзәге рәисе булып эшли. Милләтебезгә карата булган кыерсытулар белән килешә алмыйча, митинглар үткәреп, җиңүләргә ирешкән очраклар да күп була.

Казандагы ТИҮ үткәргән митингларда Рафис Кашапов, актив катнашып, һәрвакыт кыю чыгышлар ясый иде. Аның чыгышлары никадәр кыю булса да, Конституция кысаларыннан чыкмыйча, анда язылган законнарның үтәлешен таләп итеп, милләтебезгә карата булган кыерсытулар белән килешә алмыйча ясалган чыгышлар иде бит. Русия һәм Татарстан конституцияләрендә язылган законнар үтәлсә, бернинди митинглар да, ризасызлыклар да булмас иде. Бу очракта, язылган законнарны үтәмичә, аның үтәлешен тәэмин итәргә ирек бирмәүче хөкүмәт органнарында эшләүчеләр үзләре гаепле булып чыга түгелме соң? Конституция бит ул – илнең төп законы. Анда хокуклардан файдалану һәм аның үтәлешен таләп итү хокукы бирелгән, сүз иреге һәм кешенең үз фикерен әйтү хокукы рөхсәт ителгән.

Менә хәзер яшереп тормыйча, ачыктан-ачык итеп әйтеп, илдә бер генә тел булдыру теләге белән эш итә башладылар. Илдә булган халыкның яртысы диярлек рус булмаган халыклар икәне дә билгеле бит инде. Һәр халыкка үз теле, үз гореф-гадәтләре – Хак Тәгалә тарафыннан тумыштан ук бирелгән изге гамәлләр бит ул. Бу дөньяда булган сугышларның да күбесе милли ызгышлар аркасында килеп чыга. Шул турыда әйтә башласаң, син экстремист, сепаратист, милләтче яки террорчыга әйләнеп, штрафлар түләп, суд, прокуратура юлында йөрергә мәҗбүр ителәсең. Рафис Рафаил улы Кашапов әнә шуның ачык мисалы.

Рафис Кашаповны яклап, аның аклануын үтенеп язган Татарстанның иң күренекле, дәрәҗәле урыннарда эшләүче йөзгә якын кеше кул куеп, Президентыбызга мөрәҗәгать итүнең дә файдасы булмады.

Рафис Кашаповны төрмәгә утырту бөтен татар халкының телен, гореф-гадәтләрен төрмәгә утырту кебек күренә. Ничек кенә булса да, Рафис Кашапов татар халкының милли каһарманы булып калачак. Гаяз Исхакыйлар кебек, милли батырларыбызны үз вакытында юкка чыгарырга теләүчеләр булса да, соңыннан алар бар да калкып чыгып, халкыбызның хөрмәтле кешеләре булып калдылар. Рафис Кашапов та үз халкының иң хөрмәтле кешеләре арасында булыр, Алла боерса.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии