- 30.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №30 (27 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Безнең гәҗит» – бәйсез, димәк, хакыйкатьне яктыртучы гадел язмалары белән танылган газета, без – әти-әниләр өчен дә гаделлек бик мөһим, шуңа бу хатыбыз белән танышып, язылган хәлләргә карата булган фикеребезгә дә колак салырсыз, дип ышанабыз.
Быел балаларыбыз Чаллы шәһәренең 2нче гимназиясендә беренче сыйныфны тәмамлады. Сыйныфыбыздагы бер баланың әтисе – Тәлгать Әхмәдишинның укытучыбыз Әнисә Сәгыйтовага карата язылган хаты газетада басылып чыкты. Без – әти-әниләр җавап язмыйча кала алмадык.
Балаларыбыз бер сыйныфта укыган Тәлгать Әхмәдишинның хаты безне гаҗәпләндермәде, чөнки 2015-2016нчы уку елы дәвамында аның төрле инстанцияләргә бик күп шикаятьләр язуы мәгълүм. Ләкин анда һәр җөмләдә диярлек хакыйкатькә туры килмәгән, укытучы Әнисә Сәгыйтованың намусын каралта, гимназиянең абруен төшерә торган сүзләр бар. Әйтик, ул «сыйныф җитәкчесе Әнисә Сәгыйтова фәннәрдән урысча, урысча-татарча белем бирә», дип яза. 30 еллык эш тәҗрибәсе булган укытучыбыз Әнисә Сәгыйтова татар телен һәм татар телендә укыту ысулларын камил белә. Моңа без даими аралашып, төрле вакытларда, төрле дәресләр вакытында үзебез күреп инандык. Ул безнең балаларыбызга да саф татар телендә белем бирә. Тик шунысы да бар бит – һәр бала шәхесенә игътибар, ихтирам булганда гына педагогның эше нәтиҗәле була. Безнең сыйныфта татарча сөйләшеп тә, урысча фикерләүче, укырга кергәндә татарча сөйләшмәгән диярлек балалар бар (алар арасында Тәлгать әфәнденең улы Илхан да бар). Бу – факт. Ләкин аның игътибарга лаек шул ягы да бар – бу балаларның әти-әниләре, урыс телендә белем биргән мәктәпне түгел, татар гимназиясен сайлаган бит. Алар укытучы тарафыннан хөрмәт, һич югы, рухи ярдәмгә лаек түгелмени? Әнисә Әмир кызы укытучы өчен бик мөһим һәм хәзерге заманда бик «дефицит» сыйфат – кешелеклелеккә ия. Шуңа күрә, дәрестә татарча аңлатканнан соң, бу балаларның соравы буенча яки аңламаганнарын күреп, шуны ук урысча да әйтеп бирә. Без, әти-әниләр, аңа бу гамәле, беренче чиратта һәр баланың белем үзләштерүен уйлавы, моңа вакыт табуы өчен бик рәхмәтле. Тәлгать Әхмәдишин шушы күренешне «урысча-татарча белем бирү» дип атый, дөресрәге, моны бары начар гамәл дип кенә таный. Укытучының бу балалар өчен ияләшү чорын булдыруны җинаятькә тиңли, ахрысы. Мәктәп бусагасын яңа гына атлап кергән, өстәвенә, телне аңлап җиткермәгән сабыйга төпле белем алуда ярдәм итү артык дип уйлыймы икән? Педагогик яки психологик белеме, эш тәҗрибәсе булмаган кешенең балаларга белем бирүдә мондый катгый таләпләр куюы гаҗәпләндерә. Сүз аның улын гына укыту турында бармый ич, утыздан артык баланың әти-әнисе бер әти кешенең шәхси фикеренә өстенлек бирергә тиеш булып чыга түгелме? Шунысы да бар, Тәлгать Әхмәдишин сыйныфтагы ата-аналар белән ачыктан-ачык сөйләшүне хуп күрми, сөйләшкән очракта, теләктәшлек белдерүчеләрне тапмый, ә шикаятьләрен күпчелек ата-аналар исеменнән яза.
Бу хатта «укытучы Ә.Сәгыйтова министрга буйсынмый» (мәгариф һәм фән министрын күздә тотып) дигән җөмлә дә бар. Моны ялган дип әйтергәме, әллә провокация дип атау дөресрәкме? Чөнки Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия Уставы нигезендә (әлеге документ, билгеле, министрлык тарафыннан да раслана), бу уку йортында укучылар татар һәм рус телендә белем алу хокукына ия. Димәк, укытучы Ә.Сәгыйтова тарафыннан «буйсынмау» – ялган. Өстәвенә, әлеге хатның министрлыкка гына түгел, газета, радио сайтлары аша киң җәмәгатьчелеккә дә юллануын истә тотсак, авторның, аңлы рәвештә, никадәр кешегә ялгыш фикер таратуын чамаларга мөмкин. Ә инде «министрга буйсынмый» дигән сүзләрне куллануын вәсвәсә салу (подстрекательство) дип кабул итәргә кирәктер. Чөнки Энгель Фәттаховның милли белем бирү өлкәсендә фикерләрен хуплаган, татар телен саклап калу өчен җан аткан кеше милләттәшләре хөрмәт иткән гамәлләр кылыр иде. Һәрхәлдә, гади укытучы эшеннән гаеп табып, үз баласын укыткан кеше өстеннән зарланып, дистәләрчә хат язуны яхшы гамәлләргә кертү кыен.
Тәлгать Әхмәдишин «гимназия җитәкчелеге Ә.Сәгыйтованы даими рәвештә ата-аналар алдында мактады, аннан шәхес культы ясалды» дип яза. Культ – табыну, артык олылау дигәнне аңлата, һәм ул кемдер тарафыннан махсус, ясалма рәвештә башкарыла. Бүгенге заманда укытучы дәрәҗәсен күтәрү илкүләм мөһим, шулай да тиз генә хәл итеп булмый торган мәсьәләгә әйләнде, шуңа күрә бер-ике җыелышта укытучыны мактап, «андый әйбәт укытучы сирәк була» (Т.Әхмәдишин хатыннан) дип әйтеп кенә уңышка ирешеп булса икән! Бүгенге заманда әти-әниләр шактый белемле, үз хокукларын яхшы белә, сүзгә генә ышанып, кешегә табына башлаудан бик ерак тора. Уку йортлары, андагы педагоглар турында мәгълүматны интернет аша табу җиңел, танышырга, чагыштырырга, сайларга мөмкин. Ә шулай да күпчелек, элеккечә, үзе күргәнгә, үзе ишеткәнгә ышана, баласының мәктәптән нинди кәеф белән кайтуына, белемнәрне ничек үзләштерүенә игътибар итә. Бу – безнең өчен дә иң мөһиме. Һәм шунысы сөендерә – сентябрь башыннан алып, безгә укытучының дәресләрне кызыклы итеп үткәрүе дә, 32 балага игътибар итәргә өлгерүе дә, аларның барысына тигез каравы да, аларга карата ягымлы, таләпчән булуы да, балаларны уңышка омтылырга, дус-тату, тәүфыйклы булырга өйрәтүе дә, без – әти-әниләргә киңәшләр бирүе дә бик ошый. Шуңа күрә, Әнисә Сәгыйтова, бәхетебезгә, ясалма рәвештә олылауга да, яклатуга да мохтаҗ түгел. Шулай да, ялган таратып, аның намусын каралткан очракта дәшми калуны гаделсезлек дип саныйбыз.
«Әйләнә-тирә дөнья фәнен урысча эш дәфтәре белән укыталар» дигәнгә килгәндә, биредә ялган юк кебек, бары тик булган фактларны язмау гына күзәтелә. Бу фән буенча безнең сыйныф укыту программасына туры килгән татарча эш дәфтәре 2нче гимназиядә генә түгел, Татарстан мәктәпләренең берсендә дә юк, ул, гомумән, әлегә нәшриятта да бастырылмаган. Уку елы башында безгә сайлау мөмкинлеге бирелде – гади, шакмаклы дәфтәрне дә, рәсемле, матур эш дәфтәрен дә кулланырга ярый, диелде. Балаларның кызыксынучан, әлегә рәсем ясарга, кисеп ябыштырырга яратуларын истә тотып, без – әти-әниләр, кибеттәге урысча эш дәфтәрен сайладык һәм һәркайсыбыз аны сатып алды. Ел дәвамында балалар аның буенча бик мавыгып эшләде.
«Сыйныфта милли мохит тә, татарча укыту да булмады», диелә Тәлгать Әхмәдишин хатында. Моның белән дә килешеп булмый. Без – гимназиядә белем алучы балаларның әти-әниләре, башка мәктәпләрдә укучы балаларның әти-әниләре белән даими аралашабыз, үз балаларыбызның уку елы башындагы һәм ахырындагы белем, күнекмәләрен чагыштырабыз. Татарча сөйләшмәгән улыңның яки кызыңның, мәктәптән тыш та, матур итеп туган телдә эндәшә башлавын, туган телдә фәнни проектлар яклавын, татар халкының танылган шәхесләре турында белүен, җырлар башкаруын, шигырьләр сөйләвен күрү, ишетү бик рәхәт. Бу – укытучының даими эш нәтиҗәсе, дип саныйбыз. Моңа, «бары тикшерүче кергән көннәрдә генә татар телен кулланып», ирешеп булмый, балаларны кызыктырып, мавыктырып, озак вакыт эшләгәндә генә максатка ирешеп була.
Хатта нигезләнмәгән ялган фактлар күп, укытучының бары тискәре яклары гына ассызыкланган, автор объектив булырга тырышмый. Шуңа күрә бу мөрәҗәгать безне, авторның максаты – татар телендә укытуны көйләү түгел, ә җәмәгатьчелектә шау-шу куптару, дигән фикергә этәрә.
Аннары без әти-әниләргә шунысы да аңлашылмый, әгәр балаң укыган мәктәп, аны укыткан укытучы синең таләпләреңә туры килми, уку елы дәвамында фикерең үзгәрми икән, ни өчен башка уку йортын яки башка укытучыны сайламаска?
Бу хатыбызда, игътибар итсәгез, бик күп сораулар ачык кала. Бу – безнең сыйныф ата-аналарына ел дәвамында кичерергә туры килгән психологик киеренкелекнең бер чагылышы гына. Беренче сыйныф сабыйлар өчен – мәктәпкә ияләшү, укуга карата мөнәсәбәткә нигез салу чоры. Кызганыч, бу ел безнең укытучыбыз өчен тоташ тикшерү, дулкынлану, үз-үзен аклау, безнең күзлектән караганда, булмаган проблемаларны хәл итү вакыты булды. Ә иң аянычы – татар теле, ягъни милләт өчен «борчылган» кешенең «тырышлыгы» аркасында, татар телендә белем алучы тулы бер сыйныф таралырга тора. Чөнки Тәлгать Әхмәдишин фикеренчә, безнең балаларга белемне башка, «лаеклы»рак укытучы бирергә тиеш, ә күпчелек әти-әниләр нәкъ менә Әнисә Сәгыйтова укыту яклы, хәтта аңа, психологик һөҗүмгә түзмичә, гимназиядән китәргә туры килсә, балаларны башка мәктәпкә күчерү яклы. Аның әлеге катлаулы чорда, психологик яктан авыр шартларда да сыйфатлы белем бирүе, ике якның фикеренә дә колак сала белүе бездә тирән ихтирам уята. Киләсе уку елында бу аңлашылмаучылык тәмамланыр, мәгариф өлкәсендәге белгечләр ситуацияне бер яклы гына күрсәтүче, ялган фактлар таратучы бер кешенең фикеренә генә түгел, 30 әти-әнинең сүзләренә дә игътибар итәрләр, дип ышанасы килә. Без исә бу мөһим һәм катлаулы мәсьәләне чишүнең бер генә юлы бар дип саныйбыз – безнең балаларны Тәлгать Әхмәдишинның баласы укымаган сыйныфта укыту.
Чаллы шәһәренең 2нче гимназиясе, 1 д сыйныфында укучы балаларның әти-әниләре.
Комментарии