«Тапшырылмаган хатлар»ны тапшырдылар…

«Тапшырылмаган хатлар» әсәрен язган вакытта Гадел Кутуй үз әсәренең кинога төшерелеп, халык хөкеменә биреләчәген уйламагандыр да. 2016нчы елны татар дөньясына таратылган бу фильм каршылыклы уйлар да тудырды.

Вакытында укучы тарафыннан яратылып укылган бу әсәр турында өстән генә фикер дә йөртеп булмый торгандыр. Анда шәхси тормыш кына түгел, халыкның билгеле бер чорга туры килгән яшәеше чагыла. Шуңа әсәр халык тарафыннан яратып кабул ителде. Ә халык шул әсәр аша килеп туган кыенлыклардан чыгу юлын эзләде. Аның геройлары язмышы аша үз тормышына күзәтү ясады. Ә җырлары! Алар күңел түренә кереп, озак вакытлар сакланырлык җырлар иде. Галия җырын ничә буын җырлап үсте. Фидан Гаффаров җырлаганда аны тыңлап туярлык та түгел иде. Әле дә күңел түрендә яши бит ул…

Шушы әсәр, аның җырларына карап, халкыбыз нәрсәдәндер тыелды, нәрсәләрнең дә тормышка ашуына ышанды, өмет итте. Киноны да нәкъ шул максат белән көтте. Әсәрнең үзе кебек, тәэсир көченең дә зур булачагына ышанды.

Һәм менә сиңа! Ак халатлы, мөлаем Галияне көткән тамашачы аптырап калды. Табиб чалымнарын эзләсә дә, күрмәде ул фильмның героенда. Галия исеме гарәп теленнән «бөеклек» мәгънәсен аңлатса да, бу нәрсә дә сизелмәде. Төп герой Гадел Кутуй язган, тамашачы көткән Галиядән бик ерак иде. Күрәсең, бүгенге чор артистына әсәрдәге Галия кичерешләрен күрсәтү авыр булгандыр.

Ә татар авылы? Кызганыч, кинода аның да матур якларын күрә алмадык. Чоры башка булса да авылның да үз матурлыклары бар иде. Татар авылы һәрвакыт нур чәчеп торды. Аның уңган кешеләре хезмәтенең нәтиҗәсе дә иде ул.

Кинода караңгы төс өстенлек итә. Ә халкыбыз гомер–гомергә аклыкка, пакълеккә тугры калды. Кайгы–хәсрәт килгәндә дә аклыгын югалтмады. Ак яулыклы татар әбиләре үзләре дә аклык, сафлык символы иде. Татар кызлары үз сафлыгын саклап яшәде. Кинода бу яклар да искә алынмаган. Гомумән, алдан ук макталып язылган кинога өметләр зур иде, ләкин… Аны караганнан соң күңелдә бер генә матур хисләр дә калмады. Гомеребез буе татар әдәбиятын укытып, Гадел Кутуйның бу әсәрен яратып, балаларга аңлатып, анализлап яшәгән укытучыларны нинди халәттә калдырдыгыз? Хәзер бу әсәрнең исемен ишетү дә авыр хисләр тудыра, аны язган авторны чын күңелдән кызганып куясың. Халык күңелендә яшәгән әсәрләрне болай түбән дәрәҗәгә төшермәсен иде аны куючылар, дигән теләк кенә кала. Югыйсә, киләчәк буынны ничек тәрбияләрбез? Алар үзләренең татар булганы өчен дә ояла бит хәзер. Ә горурлык хисләре аларда ничек барлыкка килсен? Әгәр без әсәрләребезне экранга шулай чыгарабыз икән, татар милләте булуың белән горурлану хисләре тәрбияләнмәячәк. Инде болай да шушы дәрәҗәгә җиткән татар милләтен ни көтә?..

Гадел Кутуй исән булса, ул бу нәрсәгә бик борчылыр иде. Әсәрнең үз йөзе югалган. Бүгенге чор кешесе яратып кабул итә алырлык бер матурлык та калмаган анда. Кызганыч, ләкин «Ак чәчәкләр» белән чагыштырганда, тәэсир көче юк. «Ак чәчәкләр» фильмын төшерүчеләргә тагын бер кат рәхмәт әйтергә кирәк. Татар кешесе үз татарына ни кирәген яхшы белә. Ә бу фильм кызганыч та, дәрәҗәсе дә бик уйланырлык!

Хашия ТӨХФӘТУЛЛИНА,

Алабуга шәһәре

Комментарии