Галимнең җан авазы

Галимнең җан авазы

Академик Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповның әле быел гына «Сүз» нәшриятында дөнья күргән «Мәгърифәт, дәүләт һәм туган тел» дигән китабын бер тын белән диярлек укып чыктым, һәм, һич арттырмыйча әйтә алам: аннан үзем өчен тормыш-яшәешебездәге бик күп сорауларга җавап таптым. Русия күләмендә генә түгел, байтак чит мәмләкәтләрнең фәнни даирәләрендә дә киң танылган югары эрудицияле, олпат галим зур тетрәнүләргә дучар ителгән җәмгыятебезнең, иртәгәсе көнгә калдырмыйча, бүген үк хәл ителергә тиешле проблемаларын ачык яктырта, бай белем багажын һәм 60 еллык эш тәҗрибәсен киеренке эшкә җигеп, череп таралыр чиккә җиткән вәзгыятьтән чыгу юлларын күрсәтә. Бу олуг хезмәт тәмам битарафлыкка чумып, мәрткә китмәгәннәр өчен (татары гына түгел, чувашы, марие, урысы һ. б. ) өстәл китабы булырлык һәм аннан теләгән һәркем, үзенә кирәк чагында, мәгълүмат җыя вә тиешле (дөрес) ориентирны билгели ала. Ошбу әсбап «гадиләр» өчен дә, төрле дәрәҗәдәге чиновниклар һәм дәүләт тотучы ирләр өчен дә (әгәр укысалар) файдалы булыр иде. Мәҗмуга татар һәм урыс телләрендә язылган һәм, шунлыктан, киң укучылар аудиториясен колачларга сәләтле.

Күренекле галимебез язмаларының әүвәлге өлешендә илнең икътисадый һәм халыкның социаль хәленә күзәтү ясаса һәм бәяләмәсен бирсә, аннан соңгы бүлектә җәмгыятьнең алга үсешен бары тик мәгърифәт һәм тәрбияләү ысуллары аша гына чынга ашыру мөмкинлеген дәлилли.

Соңгы вакытларда төп көчне эшнең сыйфатын яхшыртуга, нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтәсе урында, структур үзгәрешләр кертү, форма яңарту белән мавыгу гадәткә керде. Бу бөтен илгә һәм халык хуҗалыгының барлык өлкәләренә дә хас. Шул исәптән безнең республикага да», – ди гомеренең күпчелек өлешен югары белем бирүгә, мәгариф өлкәсенә багышлаган белгеч.

Моннан берничә ел элек, югары хакимият әмере белән, Казан дәүләт педагогика университетын әүвәл республика карамагындагы ике югары уку йорты – Татар гуманитар һәм Татарстан-Америка региональ институтлары белән кушып, бер вуз – Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетлары оештыруның да ахыр чиктә соңгысының Казан (Идел буе) федераль университетында «йотылуы» белән тәмамлануын әйтеп сызлана Рүзәл ага. Казан педагогика университетының (элекке пединститут) 140 еллыгы уңаеннан язылган «Мөгаллим мәктәбе» дип исемләнгән бүлек тә игътибарга лаек. «Илебездәге зур һәм бай тарихлы мәгълүм югары уку йорты – Казан педагогика университеты 1876нчы елда, Санкт-Петербург һәм Мәскәү институтларыннан кала өченче булып, Казан укытучылар институты исеме белән оештырыла. Шул вакыттан бирле ул, шанлы юл узып, бихисап югары квалификацияле белгечләр – педагогик хезмәт осталары, мәгариф җитәкчеләре, галимнәр һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерли торган шөһрәтле уку йортына әверелә. Еллар узу белән аның исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, асылы, эчтәлеге бертөрле булып – мәгърифәт, фән һәм мәдәният эшенә хезмәт итү булып кала», – дип яза 1986-2002нче елларда пединститутны (1994нче елның 18нче ноябреннән – педуниверситет) җитәкләгән элекке ректор Рүзәл Йосыпов.

Татар мәктәпләренең азаюы һәм булганнарында да русча укытуга күчә бару ул – татар теленең яшәешенә балта чабу. Моны берничек тә аңлап һәм аклап булмый. Татарстан җитәкчеләренә татар мәктәпләрендә укучылардан чыгарылыш имтиханнарын русча алу тәртибенә риза булырга кирәкми иде. Мәскәү тарафыннан кертелгән бу яңалыкның милли мәгарифне бетерү өчен эшләнгәнлеге һәркемгә аңлашыла булса кирәк. Татарстан Президенты, хөкүмәт, Русия Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатларының көчләрен берләштереп, үзәк властьларның демократиягә каршы килә торган бу карарын үтәүдән баш тартып, татар мәктәпләрендәге чыгарылыш имтиханнарын элеккечә татарча бирүне кире кайтарырга тырышып карарга кирәк…» – дип яза ул.

«Татарстан Президентына, парламентына һәм Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутатларына тиешле үзәк органнарга татар мәктәпләрендә бердәм дәүләт имтиханнарын (чыгарылыш имтиханнарын) русча бирүне туктатып, элеккечә туган телдә тапшыруга кире кайтуны таләп итеп мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә бу мәсьәләне уңай хәл итеп булмый икән, татар мәктәпләрен саклап калу һәм тагын да арттыру максатында, безнеңчә, мондый чаралар күрү мәгъкуль», – дип, милли мәгарифнең тупикка килеп терәлгән халәтеннән чыгу юлын күрсәтә академик.

«Нәрсә эшләргә?» дигән сорауны моннан гасыр ярым чамасы элек олуг фикер иясе М.Чернышевский да әйткән. Ошбу сөаль Русиядә һаман булса ачык кала. Аңа җавапны сәясәтчеләр, җәмәгать вә дәүләт эшлеклеләре, галимнәр һ.б. табарга тырышкан һәм тырыша. Татарның иң мәртәбәле һәм зыялы затларыннан берсе – Рүзәл ага Йосыпов та бу риторик сорауга җавап бирергә алына һәм, миңа калса, аны таба да. Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә, республикадагы татар мәктәпләренең күпләп ябылуы һәм урысча укытырга күчкән һәм инде күптән урыс телендә белем бирә торган мәктәпләрнең эшчәнлеге фонында, ничек итеп булса да туган телдә укытуны мөмкин күләмнәрдә саклап калуга юнәлдерелгән аның киңәшләре.

«Законнар бозылмасын» дигән бүлек элгәреге өлешләрдә бәян иткәннәрнең мантыйкый дәвамы буларак, язманың фикри тукымасын тагын да ныгыта һәм үстерә. Игътибар итегез, академик: «Милли мәктәпләрдә БДИне рус телендә бирү ул милли уку йортларын һәлакәткә илтү чарасы. Хәзер татар мәктәпләрендә шуның аркасында русча укытуга күчә баралар. Шушы хәл дәвам итсә, мәдәниятебез үсеше өчен азык биреп торган татар мәктәпләре дә бетәргә мөмкин. Русия буенча чыгарылган 309нчы приказ нигезендә милли мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын рус телендә бирү – федераль хакимиятнең законсыз һәм ялгыш гамәле. Бу мәсьәләдә дә РФ Конституциясе һәм мәгариф турындагы законы бозыла», – дип яза да, моның шулай икәнлеген күрсәтер өчен, РФ Конституциясенең 68нче маддәсен мисалга китерә, анда акка кара белән: «Русиянең барлык халыкларына да туган телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү хокукы гарантияләнә», – диелгән. Сүз сөрешен Конституциянең 6нчы маддәсендә язылган: «РФ гражданнары төп гомуми белемне туган телләрендә алу хокукына ия», – дигән билгеләмә белән дәвам итә. Ахырда: «Аңлашыла булса кирәк: федераль хакимиятнең дә, җирле хакимиятнең дә республикабыздагы мәктәпләрдә татар теле укытуга мөнәсәбәтләре уңай һәм кайгыртучан булырга тиеш. Татар мәктәпләренең уңышлы эшләве һәм татар балаларын туган телләренә нәтиҗәле итеп өйрәтү – татар халкының цивилизацияле милләт булып яшәвенең нигезе», – дигән нәтиҗә чыгара.

Өстәмә: Русиядә яшәүче урыс булмаган милләтләрне бетерү өчен тәгаенләнгән бер төркем карагруһчыл шовинистларның мәгариф турындагы закон проектын РФ Дәүләт Думасы карый башлады. Әгәр аны кабул итсәләр, милли телләрне укытуны инде мәктәпләрдә закон буенча факультатив дәрәҗәсенә калдырачаклар. Моңа һич юл куярга ярамый! Ата-аналар, милли үзаңы булган татарлар, ошбу фашистик омтылышка каршы чыгыйк, РФ һәм ТР президентларына мөрәҗәгать итеп имзалар җыйыйк, бердәм булыйк! Бу уңайдан РФ Дәүләт Думасы рәисе В.Володинга протест белдереп, ТР парламенты хат юллады инде.

Җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес ХУҖИН

Комментарии