- 30.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №21 (30 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Кайбыч районының яңадан оешып яши башлавына да егерме елдан артык вакыт узып бара. Шул гомер эчендә районыбыз күзгә күренеп үсте, матурланды. Яңа йортлар төзелде, юлларга асфальт салынды. Халык бик шатланды. Безнең өчен бит, диделәр. Кайгыртучан хуҗалар кул астында яшибез икән, дип халык бер алданса, районны нигә кайтардык соң, дип уфтанучылар да табылды. Мин дә шулар рәтендә. Кая гына бармыйм, кем белән генә очрашмыйм, «Юк, бетте бит районның сыйфаты, исеме генә калып бара, нигә азапландык икән?» – дигән уфтану, аһ-зар сүзләре ишетәм.
Заманында Подберезье, Колангы авылларында гөрләп эшләгән сөт-май заводлары ябылды. Аннан бөтенләй юкка чыкты. Күпме кеше эшсез калды. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты Кайбычта гомер-гомергә эшләп килде. Чәчтараш, кием тегү-яңарту, сәгать төзәтү, аяк киеме төпләү, көнкүреш техникасын ремонтлау хезмәтләре бар иде. Халык кирәк-ярагын шуннан юнәтте, заказ белән кайтартты. Ниндидер сәбәпләр белән аны да ябып куйдылар. Автовокзал төзеделәр, ул да тора-бара юкка чыкты. Шәхси кибетләр яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек үсеп кенә тора. Булсын, ләкин чама хисен югалтабыз бит. Халык автобусларның китү-кайту вакытын белми интегә. Районга эш белән килүчеләр дә бу хәлгә аптырый.
Бер ханым, пенсия бүлегеннән белешмә алырга дип, район үзәгенә кайткан булган. Эшен бетереп, Казанга китәргә аптырап торганда, аның белән юл чатында очраштык. Борчылуы йөзенә чыккан, елый-елый, аһ-зарын сөйләргә кереште:
– Ничек китәрмен инде, автобусларның кайчан китәсен дә белмим. Күптән шәһәрдә яшим. Җитмәсә, аяк киемемнең үкчәсе сынып чыкты. Шуны кактырып алыр идем, остаханә дә юк бит. Автовокзалы да, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты да булмаган район үзәген үз гомеремдә күргәнем юк иде. Бу хәлне республика газетасында гына түгел, Русия күләмендә күтәреп чыгарга кирәк! Ничек түзеп яши монда халык? Җитәкчеләрнең йөрәкләренә мүк үскәндер, билләһи, – диде ул.
Аның ачыргаланып әйткән сүзләреннән соң районым өчен бик оят булды. Ә бит аларда хаклык ярылып ята. Әнә күрше районны гына кара. Апаска кергәч үк зур итеп автовокзал төзеп куйганнар. Кассиры да эшли, расписаниесе дә эленгән. Кайсы юнәлешкә китәргә кирәк, автобуслар килеп кенә тора. Тәтеш, Казан, Буагамы – җаның теләгән якка утыр да кит. Җитмәсә, шул ук бинада, халыкка уңайлы булсын өчен, чәчтараш, сәгать төзәтү, кием кисү-тегү, аяк киеме төпләү хезмәтләре күрсәтелә. Нинди уңган җитәкчеләр эшли икән биредә, дип шаккатып кайттым. Ә бездә чалбар балагы кыскарту өчен дә тегүче эзләп чабарга кирәк. Бөтен кеше тегүче дә, чәчтараш та була алмый бит. Шуның өчен сәләтлеләрне укытып, кирәкле урыннарга куярга кирәк. Әллә никадәр оста эшсез ята. Халык өчен эшлибез, дип күкрәк кагучы җитәкчеләребезгә мондый яшәү рәвеше ошамый, күрәсең. Алар «чүпне» кырыйга чыгармаска өйрәнеп беттеләр инде. Шуңа халык фикере белән хисаплашырга теләмиләр. Яткан таш мүкләнә, дип белми әйтми халык. Бик озакка сузылды шул утырулары. Халыкны тилмертеп, җәзалап, бездә ал да гөл, дип күкрәк кагучы түрәләргә ышанмый инде алар. Халык сарык түгел, барчасы да аң-белемле, акны карадан аера белә.
Район хастаханәсендә тәртип юк, белгечләр килми. Үзебезнең районда туып-үсеп, медицина университетында белем алучы егет-кызларыбыз да байтак. Алар белән элемтәгә кереп, чын күңелдән сөйләшеп, торак белән тәэмин итсәләр, кире кайтырлар иде. Яшьләр өчен кызыксындыру чаралары да байтак хәзер. Мәсәлән, Олы Кайбычта яшәүче Вәсилә һәм Илшат Галиевларның уллары Ирек тиздән табиб булачак.
Вакыт үткәрү өчен генә йөрүче табибларыбыз арта. Эш урынында йоклап утырулар еш күзәтелә. Пенсияне тиккә генә бирмиләр шул. Барысын да сөйләп тә, аңлатып та бетереп булмый. Гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр. Балык башыннан чери, дип әйтәләр бит. Хак сүзләр.
Зөһрә ФӘИЗОВА.
Кайбыч районы.
Балык башыннан чери ,
Комментарии