Таламагыз мәчетләрне

Таламагыз мәчетләрне

Татарстанда нинди генә «спектакль»ләр әзерләмәделәр: Госман Исхакыйны да эшеннән алдылар, аның беренче ярдәмчесе Вәлиулла хәзрәтне дә үтерделәр, Илдус Фәизгә һөҗүм иттеләр, йөзләрчә муллаларыбызны кулга алып, бер гаепсезгә төрмәләргә дә утырттылар… Кем гаепле, боларның башында кем тора? Моны берәү дә белми, берәүнең дә аңлатып яза алганы юк. Госман хәзрәт кемгә ярамаган иде? Күпме мәчеткә ярдәм итте бит ул. Аның булышмаган мәчете дә калмагандыр. Әнисе Рәшидә абыстай күпме дини китаплар бастырды, әле дә шул китаплардан файдаланабыз. Госман хәзрәт мөфти булган вакытта, безнең мәчетләребез шәхси милектә иде, ягъни имамга язылган иде. Ә хәзер, акча каезлау өчен, аны дәүләтнеке иттеләр.

Элек счетчик күпме күрсәтсә, газовик шуны язып ала, ә без почтага барып акчасын түли идек, шуның белән эш бетә иде. Хәзер алай түгел. Түләү квитанциясе Казаннан килә. Син көн дә күпме якканыңны телефоннан шалтыратып хәбәр итеп торырга тиеш, шуңа өстәп 700-800әр сум салым, газга 4-5 мең сум түлисе. Боларны «Ак Барс» банкта түләргә кирәк, ә ул комиссия каезлый. Банкка барырга да машина яллыйсы бар, чөнки ул бездән 30 чакрым ераклыкта. Бу 500 сум таләп итә. Ә безнең мәчетебезнең кереме юк бит. Шул алты-җиде карт җомга көнне килеп, 10ар сум сәдака бирәбез. Менә син шуннан газга түлә. Ни дәүләттән компенсация, ни бүтән төрле ярдәм юк, каян алып бирергә кирәк шулкадәр акчаны?

Газда эшләүчеләргә әйтәсем килә: таламагыз мәчетләрне – Ходай йортын. Мәчетләр булмаса, картлар анда йөрмәсә, мәетләрне кем юар, никахларны кем укыр, балага исемне кем кушар? Миллионлаган сумга газны бушка ягып ятучылар бар. Татарстан җитәкчеләре дә уйлансыннар иде. Ходай йортын таламыйча газны бушка бирергә тиеш алар, чөнки шул ук газ – Аллаһ биргән чимал. Коттеджлар төземәгез, төзелгәненә канәгать булыгыз. Күпме мәчет ябылырга тора бит. Яклаучыбыз юк хәзер. Кем ничек булдыра, шулай талый.

Хәкимулла ШӘФИГУЛЛИН,

Балык бистәсе районы, Югары Тимерлек авылы.

Эшләп ашасыннар

Яңа еллар үтеп, ай ахырлары җиттеме, электр челтәрендәгеләр счетчикларны тикшереп йөрсә, газдагылар «Тех.уход» дигән булып, бармакка-бармак сукмыйча, 200әр сум алып китәләр. Әле морҗа башын тикшерүчесе килеп җитәр, анысы күпме сорар инде. Менә шулай яшибез, югыйсә, газына, утына, суына аен-айга түләп барасың. Әле счетчик буенча түләсәң дә, «алдагы айга предоплата» дип, пенсия өләшкәндә акча алып калалар. Зарланып файда юк, түзәргә әмәл кирәк, әмма кешечә яшисе, бераз булса да балаларга да булышасы килә бит…

Бу салымнарның бәясен кемнәр куядыр, каян алалардыр. Бераз пенсияң артса, иртәгесен һәр әйбернең бәясе күтәрелә. Күп балалы гаиләләргә нишләмәк кирәк? Аларга бигрәк авырга туры килә.

Сүзем эшләми генә, тикшергән булып, акча җыеп йөрүчеләр турында иде, ләбаса. Әйе, өченче елны әллә кайдагы Биектау район янгын бүлеге исеменнән морҗа тикшереп, акча җыеп йөрүчеләр булды. Очына чыгып, үзләренә шалтыраткач: «Ялгышканбыз, акчагыз кире кайтарылыр», дигән вәгъдә ишеттем. Тик акчасы күренмәде, күренмәс тә инде. Менә шундый кәсепчеләр дә йөргәли. Кайберәүләр, «яндык, йорт-җирсез калдык», дип, хәер сорап йөриләр. Барысы да янгыннан калгандырмы, юкмы – бер Алла белә! Сак, уяу булыгыз, беркемгә дә күктән иңми, хезмәт куябыз, шуңа күрә булганына шөкерана кылып, канәгать булып яшибез, яшәүнең кадерен беләбез.

Әмма бу соры кортларга, шөпшәләргә, төклетураларга чагарга, алдарга юл куймабыз. Эшләп ашасыннар, алай тәмлерәк була…

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы.

Кайтаваз

Тәмле аш өчен түләү

Искәндәр Сираҗиның «Тәре походы…» (№5, 6 февраль, 2013 ел)дигән язмасын укыгач, сезгә язарга булдым. Автор дөрес әйткән, тик шулай да прокурор Кафил әфәндегә бик бәрелмик әле. Ник дигәндә, аны әлеге ярамаган гамәлләрен кылырга Мәскәүнең «зур» түрәләре мәҗбүр иткәндер, дип уйлыйм. Ул нишләсен, аның да бит дәрәҗәле эштә эшлисе, тәмле ашыйсы килә. Дәрәҗәле эшең, тәмле ашың өчен түләргә дә кирәк бит. Шулай булмаса эштән куулары да ихтимал. Язылган хәлләр элеккеге мөфти патшалыгының кайтавазы гына булып калсын иде. Барысы да җеннәрнең җиңүе өчен эшләнде бит…

Мәҗид БИКМУЛЛИН.

Лаеш шәһәре.

Ильич та сагындыра, башкасы да

«Ильич сагындыра…» (№46, 21 ноябрь, 2012 ел)һәм «Ул елларны сагынам» (№50, 19 декабрь, 2012 ел) дигән мәкаләләргә өстәп мин дә үз фикеремне белдерергә телим. Кайтавазым тулаем диярлек медицинага кагылыр.

Мин 1952-1953 елларда туберкулез менингиты белән авырып, бер ай тирәсе Казанның 5нче хастаханәсендә комада яттым. Мине Чепьядан (ул вакытта район үзәге) самолет белән алып киткәннәр. Ул вакытта медперсонал үз эшен җиренә җиткереп башкара иде, ашау да бик әйбәт икәне хәтердә калган. 1953 елның җәендә сәламәтлегемне тагын да ныгытыр өчен Зөя санаториенда дәваландым. Шартлар бөтен яктан да яхшы иде.

Умыртка баганасы авыртып 1958-1959 елларда Яшел Үзән районының Обсерватория санаториенда яттым, шунда 5нче классны да укыдым, анда да шартлар искиткеч иде. Кичен ике төрле менюдан ризык сайлыйсың: иртәнге, көндезге һәм кичке ашка. Операция ясалган кешеләр өчен бүтән меню. Дәресләрдән соң безнең белән һәрчак тәрбиячеләр шөгыльләнде.

1961-1962 елларда кабат туберкулез менингиты белән авырып Киров шәһәре хастаханәсендә яттым. Малмыждан самолет белән алып киттеләр, өлкә тубдиспансерында да дәваландым. Үзе больница булса да, ашау шулай ук кичен менюдан заказ бирүдән гыйбарәт һәм туклану да бик яхшы иде.

Мин дәваланган бер җирдә дә дару эзләтеп йөртмәделәр, ришвәт тә алмадылар, кием дә больницаларның үзенеке булды. Ә хәзер үз киемең, савыт-сабаң белән ятасың (санитария-гигиена таләпләренә җавап та бирми бит ул). Элек медперсонал да бик ягымлы, урын өстендә ята торган авыруларга санитаркалар хезмәт күрсәтә иде. Миңа – әле бернинди эш күрсәтмәгән малайга ике тапкыр самолет җибәрделәр. Ә бит 1952-1953 еллар – нинди авыр сугыш арты еллары.

Ул вакытларда хәзерге шикелле шартлар, аппаратлар да юк иде, кан, сидек анализлары, симптомнар һәм башкалар буенча тикшереп дәвалыйлар иде. Әлбәттә, табибның белеме һәм тәҗрибәсе зур әһәмияткә ия булды. Хәзерге вакытта исә медиклар да дипломны сатып ала дип әйтәләр. Шул сәбәпле, әле тегендә, әле монда дөрес дәваламаган, вакытында ярдәм күрсәтмәгән табиблар турында язып торалар.

Ә хәзер участок больницаларын оптимизация дигән булып ябып бетерделәр. Районныкына баргач, вакытында ятарга урын юк, кулыңда полис була торып дару сатып алырга мәҗбүр итәләр. Вакытында ярдәм күрсәтмичә теге дөньяга озаталар.

Хәзер дә хастаханәләрдә яткалыйм, элекке шикелле хезмәт күрсәтү дә, туклану да юк, ята торган авыруларга өеннән карарга кеше чакырталар (ә бит ул кешеләр кайдадыр эшлидер), дарулар да сатып аласы.

Мин дә Совет дәүләтенә бурычлы булып калмадым, 31 ел элемтә бүлегендә эшләп, пенсиягә чыктым. Мактану булса да, әйтим: 1995 елда радионың 100 еллыгы булды. Казанда Элемтә министрлыгында тантаналы җыелыш җыеп, М. Шәймиевтән ул үзе имзалаган грамота һәм акчалата бүләк тапшырдылар, эшләгән кешенең кадере бар иде.

Әле тегендә, әле монда фәлән балага ярдәм кирәк дип «с миру по нитке» акча җыялар. Бер миллиардның бер проценты ун миллион сум була. Ә бит олигархларда әллә ничәшәр миллиард сум байлык бар, һәрберсе берәр процент акчасын бирсә дә, сәламәтлек саклау өлкәсе дә, авыру балалар да акча эчендә күмелеп калыр иде, аларның бит ул үзләре тапкан мал түгел.

Хәтерем ялгышмаса, 70нче елларда Литвадан бер кызның аякларын трактор чапкычы ялгыш кистерә, кисек аякларны шундук суыткычка урнаштырып, кызны да, аякларны да Мәскәүгә самолет белән озаталар, аңа анда ике аягын да тегәләр. Күз алдына китереп карагыз әле, нинди катлаулы операция булырга тиеш бу. Өченче ел аның турында «АиФ» атналыгыннан укыган идем – хәзер Германиядә яши икән, үз аяклары белән йөри. Менә бит, тырышсалар үз илебездә дә булдыралар.

20нче елларга кадәр илдә гражданнар сугышы бара, шуннан соң булыр-булмас 20 ел вакыт эчендә торгызылган сәнәгать белән безнең ил баштанаяк коралланган, ярты Европаны үзенә җиккән фашистлар Германиясен җиңеп чыга. 1991 елдан соң Совет дәүләте таркалып 22 ел вакыт үтте, илнең бернинди алга китеше юк, промышленность таркалып бара, колхозлар таралды, булган бөтен нәрсәне сүтеп, үзләштереп, урлыйлар. Элек төзелгәннәр җимерелә инде. Красноярск ГЭСын гына алыгыз, яисә «Булгария» теплоходын, Перьмдагы «Хромая Лошадь» клубын… Аларны вакытында ремонтласаң, модернизацияләсәң, бик күпкә арзанга төшәр иде. Чимал сатып кына бик ерак бара алырбыз микән? М. Горбачев властька килгәч «торгынлык» дип тотынган иде, торгынлык менә хәзер ул. Булдыра алганнар, болганчык суда, күпме кирәк шуның кадәр балык тота, ә безгә ләме генә кала.

Харис ХӘКИМОВ,

Балтач районы, Шеңшеңәр авылы.

Сталинга сүз әйтмәгез

Газетада Сталинга багышланган мәкаләләр күп басылды. Кемдер аны мактый, кемдер хурлый.

Сталин илне чыннан да аякка бастырды. Патша Русиясе икътисади яктан артта калган илләр рәтендә, аграр ил иде. Гражданнар сугышы бу экономиканы да җимереп ташлады. Сталин бу экономиканы торгызып кына калмады, бөтен дөньяны шаккаттырып могҗиза ясады. 13-14 ел вакыт эчендә СССРны халык хуҗалыгы алга киткән илләр рәтенә кертте. Үз вакытында дөньяда иң көчле армия, хәрби промышленносте булган фашист Германиясенә каршы торырлык, алай гына да түгел, җиңеп чыгарлык икътисад булдыручы җитәкче Сталин түгелме? Бу – чынбарлык. Совет чорында укыган кешеләр белә: беренче бишьеллык планда 1928-1933 елларда 1500 данә промышленность объекты төзелгән. 1932 елда чит илдән авыл хуҗалыгы техникасы булган тракторларны кертүне туктаттылар, чөнки аларны без үзебездә җитештерә башладык.

Билгеле зур төзелешләрнең, сугышның бөтен авырлыгы халык җилкәсенә төште. Бу эшләр халыкның каны, күз яшьләре, җиде кат тире аша эшләнде. Ә менә халыкны аякка бастыручы, тормыш хәлен яхшыртучы Л.И. Брежнев булды. Аның чорында халык чыннан да начар яшәмәде. Л.И. Брежневтан соң Кытайдагы кебек акыллы, булдыклы, сәләтле ил башлыгы килгән булса, әле дә СССР көчле дәүләт булып яшәп яткан булыр иде.

Р. СӘГЫТДИН.

Болгар.

Баш иябез каршыңда

Рамил Дәүләтовка

Тормыш юлың сикәлтәле буды,

Шатлыгы да булды, кайгысы…

Зил-зиләле өермәләр узды,

Түзәр икән аңа кайсысы?

Сәнгать юлын Аллаһ биргән,

Җыр-моң синең юлдашың.

Сәхнәләрдә, бәйрәмнәрдә

Тальян, курай сайрасын!

Мактаулар да, бүләкләр дә

Аз булмады эшеңдә.

Тырышлыгың, ихласлыгың

Сокландыра бүген дә.

Сүзең кыска, үзең пөхтә,

Дөнья гаме башыңда.

Күңелең ак, йөрәгең пакь,

Баш иябез каршыңда.

Җил-давыллар урап узсын,

Өйгә куаныч тулсын!

Озын гомер, сәламәтлек,

Туган көн котлы булсын!

Гөлфирә МӨНИПОВА,

Мамадыш районы, Олыяз авылы.

Комментарии