Догабыз «отче наш»ка әверелмәсен дисәк

Идел буе Болгарстаны җөмһүриятенең ислам динен дәүләт дәрәҗәсендә рәсмиләштерүенең 1100 еллыгын Русиядә һәм Татарстанда бәйрәм итү тантаналарын оештыру комитетлары җитәкчеләренә Мөрәҗәгать.

Хәбәр ителгәнчә, шушы бәйрәм көннәрендә 71 чара үткәреләчәк икән. Бәйрәмгә 32 илдән кунаклар килүе көтелә. Төрле дәрәҗәдәге Конференцияләрдә чыгышларыгыз татар телендә ике сүз – «хөрмәтле депутатлар» рәвешендә, абынгандай туктап калмасын иде. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында ике конфессия әһелләренең әдәплелек сабаклары укытулары хәтта Федерация Шурасы дәрәҗәсендә карала икән әле.

Әдәплелеккә кагылышлысында, мәгълүм ки, республикабызда Русия Ислам Университетында һәм Болгар Ислам Академиясендә татар теле читләштерелгән, булачак дин әһелләребез татар телендә гыйлем алудан мәхрүм ителгәннәр, урыс телле дин әһелләре буларак әзерләнәләр. Шушы вәзгыять үзгәрмәсә, вәгазь – «проповед»ка, сөйләүчесе – «проповедник»ка, догабыз – «отче наш»ка, мәчет әһелләре – «прихожане»га, мөслим-мөслимәләребезне «братья и сёстры»га әйләндерәчәкләр. Безгә, инде картаеп килүче сугыш чоры балаларына, йә, Раббым, үз илемдә, үз җиремдә, үз телемдә вәгазь ишетергә насыйп итсәң иде, дип, Раббыбызга ялварырга кала. Шул ук вакытта Аллаһыбыз безгә дә, сезгә дә аңлап гамәл кылыр өчен акыл биргән, сөйләр өчен, гыйлем алыр һәм таратыр өчен тел биргән. Шулай булгач, югарыда искә алынган 71 чараның берсе итеп РИУда да, Болгар Ислам Академиясендә дә татар телендә укытуны кертү сүздә генә түгел, гамәлдә дә гаделлек, үз телеңне үзең ихтирам итү бәйрәме булыр иде.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе

Комментарии