- 30.01.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №05 (31 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Татарстанда татар телендә генә сөйләшергә куркыта торган заманнар җитеп килә. Дөрес, республикада татар теле дәүләт теле санала әле үзе, тик шулай да татарча сөйләгәнеңне урысчага да тәрҗемә итеп бару кулайрак булыр – шулай ук дәүләт теле булган урыс телен кимсетмәс өчен. Югыйсә, Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенә таккан кебек, «экстремист» ярлыгы тагып куюлары ихтимал.
29нчы гыйнвар көнне, өч сәгатьтән артыграк барган суд утырышыннан соң, әнә шундый фикер туды. Казанның Вахитов районы суды прокуратураның БТИҮгә бирелгән «экстремистик эшчәнлек алып баруга юл куймаска» дигән кисәтүен дөрес дип тапты.
Иҗтимагый үзәккә мондый кисәтү узган 2017нче елның 18нче октябрендә ясалган иде. Прокуратура иҗтимагый үзәкнең эшчәнлеген тикшергән һәм документларын фәкать татар телендә генә алып баруын ачыклаган. Татар иҗтимагый үзәгенең җыелышларын татар телендә уздыруы һәм беркетмәләрне татарча язуы шик уяткан ягъни, ризасызлык тудырган. Республикада ике дәүләт теле булуы исләренә төшкән. Ике дәүләт теле ул – шул телләрнең берәрсен кулланып эш итәргә ярый, дигән сүз дә бит, тик прокуратура анысын игътибарга алмаган. Элмә такталарда, урам атамаларында, башка оешмаларның документациясендә, республикада уза торган төрле чараларда икетеллелек законының бозылуын исәпкә алмаганнар, ә менә Татар иҗтимагый үзәгенең татарча сөйләшүеннән шикләнеп, кисәтү ясаганнар. БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев менә шул кисәтүне судка шикаять иткән иде дә инде.
Беренче ике суд утырышын, яңа документлар барлыкка килү сәбәпле, кичектерделәр. Сүз уңаеннан, беренче утырышта Фәрит Зәкиев утырышны татар телендә уздыруны сораган иде – әлеге дә баягы икетеллелек турындагы закон нигезендә. Тик аның гозерен канәгатьләндермәделәр, судлар урыс телендә узды.
Икенче утырышта Фәрит Зәкиев БТИҮнең башка оешмалар белән хезмәттәшлек итүе турындагы документларын, эш планын алып килеп күрсәтте. Республикада иҗтимагый оешмалар күп: атом-төш коралына каршы оешма, урыс иҗтимагый оешмасы һ.б. БТИҮ аларның һәрберсе белән элемтәдә тора, уртак чаралар уздыра. Алар белән эшли торган эш планнары да урыс телендә язылган, билгеле. Ә бөтен кеше дә татар телен белә торган үз оешмаларында беркетмәләрне ни өчен урысча да тутыру зарур соң? Тиешле җирдә тикшереп бара алсыннар өчен, дияр идең, моңарчы тикшергәннәр бит, каршылык тумаган. Әллә хәзер татарча белә торган «тикшерүчеләр» беттеме, шуңа документацияне ике телдә дә алып баруны таләп итәләрме икән – бу сорау ачык калды.
Документларны татар телендә алып бару гына әле экстремистик эшчәнлек алып баралар дигән шиккә нигез була алмый – БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев та, аның ягыннан килгән дүрт шаһит тә шул сүзләрне кабатладылар. Шаһитлар арасында Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин да бар иде. Ул үзе дә заманында БТИҮ рәисе булып торган кеше, бүген дә оешманың эшчәнлеге белән кызыксынып тора. «Алар кабул ителгән устав нигезендә эшлиләр, шуннан тайпылмыйлар. Оешманың эшчәнлегендә бернинди экстремистлык та юк», – дип сөйләде ул судта.
Судья Евгения Зыбунова һәр шаһитка дә бер үк сорауны биреп чыкты: БТИҮнең Чаллы бүлекчәсе эшчәнлеге турында нәрсә әйтә аласыз? Чаллы бүлекчәсе прокуратура кисәтүендә дә чагылыш тапкан. Хәтерегездә булса, әлеге бүлекчәне Чаллы шәһәр суды узган ел экстремистик оешма дип тапкан һәм эшчәнлеген туктату турында карар кабул иткән иде. Фәрит Зәкиев бу оешманың үзләренә катнашы булмавын әйтте: «2016нчы ел ахырында Чаллыда яшәүче гражданнар җирле татар иҗтимагый үзәген оештырырга булган. Без моны элеккеге (җитәкчесе Рафис Кашапов булган. – Авт.) оешма дип аңладык һәм аларга оешырга рөхсәт бирдек». Рафис Кашапов та судка килгән иде, тик ул шаһит буларак чыгыш ясамады, утырышны тыңлап кына утырды.
Прокуратура БТИҮгә кисәтү ясаганда тагын бер нәрсәне телгә алган иде, ул – иҗтимагый үзәкнең депутатларга «татар телен Русиядә бердәнбер дәүләт теле итәргә кирәк» дигән эчтәлектәге мөрәҗәгате. «Бу артык эмоциональ мөрәҗәгать булды», – дип кенә әйтеп үтте аның турында Фәрит Зәкиев. Эмоцияләрнең нәрсәгә китереп җиткерүен күрдек инде менә.
Барлык шаһитларны тыңлаганнан, документларны өйрәнгәннән соң (БТИҮ Түбән Новгород дәүләт университеты белгечләре тарафыннан чыгарылган психологик-лингвистик бәяләмәне дә судка тапшырды, анда «БТИҮ кәгазьләрендә экстремистик чаткылар юк» дип язылган. – Авт.), суд карар чыгарды: прокуратура кисәтүен үз көчендә калдырырга. Татар иҗтимагый үзәгенә икенче тапкыр «экстремистик эш белән шөгыльләнмәгез» дип әйтү булды бу. Фәрит Зәкиев карарны югары инстанцияләргә шикаять итәчәген белдерде. Шикаять итәргә кирәк, чөнки иртәгә, сәбәп табып, бу карарны «шөгыльләнмәгез» дип кенә калдырырга да мөмкиннәр. Шуңа таба бара да кебек инде…
Фәнзилә МОСТАФИНА
P.S. ТИҮгә ярдәм өчен:
Карта Сбербанка 4276 8620 2063 7668
р/с 40817810562197163442 отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО СБЕРБАНК г. Казань Татарча сөйләшү – куркыныч?,

Комментарии