Зур бүләк

Беркөнне почта тартмасыннан газеталар алып кердем. Карыйм, арада миңа таныш булмаган «Безнең гәҗит» дигәне дә бар. «Каян килгән соң әле бу?» – дим. Укып чыктым, ошаттым мин моны. Бик эчтәлекле, мәгънәле язмалар язганнар. Шулай да кемнең бүләге булыр? Озак баш ватарга туры килмәде. Рәсимә кызыма телефон аша әйткән идем, ул аңлатып бирде. Рәсимә кызымның якын дусты, минем дә якыным – Чаллыда яшәүче журналист Наилә Вилданова миңа бүләк итеп яздырган икән. Бик шатландым. Рәхмәтемне газета аша да җиткерәсем килде. Бу газетага киләчәктә үзем дә мәкаләләр җибәрергә ниятлим әле. Урын табылыр бит. Шәт.

Рәсимә МӘГЪСУМОВА,
Чирмешән районы, Бәркәтә авылы

Комментарии