- 29.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №30 (25 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Татарстанда Сабантуйлар гөрләде, дип шауладылар, мактандылар. Минем үземнең соңгы елларда бу бәйрәмгә барганым юк. Никтер күңел тартмый. Сабантуйны яхшыртабыз, күңеллерәк итәбез, дип, татар халкына бөтенләй дә хас булмаган әллә ниткән уеннар кертеп бетерделәр. Җитәкчеләр дә: «Бездә күп милләт яши, шулай итәргә кирәк, болай итәргә кирәк», – ди. Хәтта Сабантуйны да «интернациональный» бәйрәм дигән булып, яхшатланалар. Бәйрәмнең күп өлешен урыс телендә алып барырга тырышалар.
Элек Казан шәһәрендә Сабантуй җиде урында уза иде, хәзер аны ике генә урынга калдырдылар. Алга түгел, гел бетүгә таба барабыз (татар теле кебек).
Эт өрә тора, бүре йөри тора, дигән кебек, телевизорны ачсаң, «праздник плуга» турында сөйлиләр. Җәмәгать, бу турыда күпме яздылар да, әйттеләр дә, юк, аңлашылмаса да аңлашылмас икән. Сабантуйны алып баручыларның башларына түбәтәй киеп, урысча сөйләп торулары бер дә күңелгә ятмый шул. Эх, элеккеге Сабантуйларына җитми инде.
Салих МИҢНЕГӘРӘЕВ,
Минзәлә шәһәре
Комментарии