И туган тел

Халыкның: «Кытайга булса да барып белем ал!» – дигәне бүгенге көнгә дә бик туры килә. Моңа мин Рабит Батулланың юбилей кичәсендә булып кайтканнан соң тагын бер инандым.

Кытайдан килгән татар егетләренең саф татар телендә, әдәби телдә сөйләшүләренә, моңлы итеп җырлауларына сокландым. Казанның татар яшьләре өчен оялып утырдым. Батулла әфәнде Кытайга барып, хөкүмәт җитәкчеләре белән сөйләшүләр үткәрү нәтиҗәсендә татар мәктәпләре ачуга ирешелде, дип сөйләделәр. Ә үзебездә ачылган татар мәктәпләрен саклап та кала алмыйлар. Шулай булгач, татар телебезне дә Кытайга барып өйрәнергә кала инде. Әле татар әдәбияты, татар культурасы авылда, андагы мәктәпләр татарча белем бирү аркасында азмы-күпме яши иде. Хәзер дәүләт имтиханын русча бирәсе булгач, авылларда да урыс телендә укытуга күчеп баралар. Безнең яшьләргә татар теле кирәкми, аларда ашау, тормыш итү өчен кайдан ничек акча юнәтү кайгысы. Бала вакытта ана теленең кирәген әле аңлап бетермиләр. Эштә, укуда, тормышның бөтен өлкәсендә дә рус теле кулланганлыктан, анысы мәҗбүри. Әти-әни дә татар телен баласына өстәмә йөк итеп кенә карап, аның тормышын җиңеләйтергә тырыша. Дәүләт тарафыннан икенче тел итеп кулланылышка кертелмәсә, аны кем генә үз иреге белән өйрәнеп утырыр икән? Татар теле укытылмаса, шагыйрьләребезне, язучыларыбызны югалтачакбыз. Татар теле ихтыярига калдырылса, без 10-15 елдан татар мәдәниятын да, йолаларын да, әдәбиятын да югалтачакбыз. Ул вакытта үкенергә, кабат бу ялгышны төзәтергә туры киләчәк. Моңа юл куйган ил җитәкчеләрен гаепләячәкләр. Рус телен укытмыйлар, дип, Русия Балтыйк буе илләрен гаепли. Ә үз илендә яшәгән халыкның үз телендә белем алу хокукын кысуларын ничек аңларга, кемне гаепләргә? Татарстанда яшәгән һәр милләт татар телен белергә тиеш. Татарстанда яшәгән марилар, удмурт, чуашларга да үз телләрендә укытуны тәэмин итәбез, ә нигә соң алар да татарча өйрәнмәскә тиеш ди? Гомер буе татарлар арасында яшәгән урыслар нигә татарча белми, алар башка милләтләрдән аңгыраракмы әллә? Татарча укыган мари, удмурт кызлары Балтачта эшли. «Ярый әле татарча укыганбыз, монда эшли дә алмас идек», – диләр.

Татарстан җитәкчеләре, Президентыбыз, министрлар милләтне юкка чыгаруга юл куймаслар, анда киләчәкне алдан күрә белә торганнар эшли, дип өметләнергә генә кала.

Ә менә Татарстаннан сайланган депутатлар арасында татар теленә, РФ Конституциясенең 68нче маддәсенә төкереп тә бирмәүчеләрнең исемлеге билгеле булды. Менә алар: Ирек Богуславский, Морат Гаделшин, Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина, Фатих Сибагатуллин, Александр Сидякин, Айрат Фәррахов, Ринат Хайров, Айрат Хәйруллин, Равил Хөснуллин, Валентин Чайка. Бу депутатлар Татарстанның, Дәүләт Советы чакыруын да, закон проектына каршы тискәре бәяләмәсен дә аяк астына салып таптаган була инде. Иршат Минкин – битараф, Марат Бариев, Ирек Зиннуров, Ольга Павлова һәм Юрий Синельщиков тавыш бирүдә катнашмаганнар, димәк, курыкканнар. Бу депутатлар – урыс белән яшәп, урыслашкан, кайсы баеп бетеп, ана теленә төкереп караучылар, яки халык мәнфәгатен кайгыртырга тиешле булып та үз вазыйфаларын үтәмәүчеләр. Ә нәрсә өчен генә түләнә икән соң аларга хезмәт хакы?

40 ел укыткан пенсионер укытучы Әлфия ЗАКИРОВА,

Казан шәһәре

Комментарии