Энә кадәр булса да дәлил кирәк

Энә кадәр булса да дәлил кирәк

Татарстаныбыз, дип горурланып сөйләсәк тә, җитешсезлекләребез дә юк түгел. Шуларның берсе – «Сугыш чоры балалары» дип аталучы буынга мөнәсәбәт. Зәй районы, Аксар авылы ветераны Салих ага Зиннәтов кичергән авырлыклар аерым бер очрак кына түгел бит. Шуңа без үзебез дә, гомумән сугыш чоры балаларыннан торучы Аксакаллар Шурасы, республикабызның Дәүләт Советына шушы елның 17нче маенда: «…инде сугыш ахырында туганнар да сигезенче дистәне тутыра. Ел саен кими барабыз. Шуңа сездән, канун кабул итүче оешмабыз буларак, «Сугыш чоры балалары» атамалы канун чыгаруыгызны таләп итәргә мәҗбүрбез…» – дип, кабат мөрәҗәгать иттек. Җавабын да алдык. Хикмәт, канунның кабул ителүе-ителмәве Госдумага бәйле икән. Госдума карар чыгарса, Дәүләт Советыбызның да шуңа таянып карар кабул итүе ихтимал. Госдума «онытса», безнекеләр дә исләренә төшермәячәкләр булып чыга.

Шул ук вакытта Иркутск, Амурск, Новосибирск, Мурманск, Тверь һәм башка 20ләп өлкә («донор» Татарстан да җанландырып торучы өлкәләр бит әле болар) үзләренең «норматив акт»ларын кабул итеп, сугыш чоры буыны балаларына ай саен 400дән 900 сумга хәтле акчалата ярдәм күрсәтәләр икән. Союздаш күршебез Беларусь һәм төрки кардәшебез Казахстанда да сугыш чоры балаларына ташламалар каралган. Германиянең 1925-1945нче елларда туган гражданнарының «кәрзиненә» ай саен 50 000 (рубль белән чагыштырганда) сум чамасы акча салуы да хакимиятебезгә мәгълүмдер. Без «дөя»гә өметләнмибез инде. Әмма Раббыбыз барыбыз өчен дә бар иткән табигый байлыктан энә кадәресе генә булса да өлеш чыгарсалар, һич югында түрәләребезнең Бөек Җиңү көннәрендә әйткән сүзләренең ихласлыгына энә хәтле булса да дәлил булыр иде.

Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре

Комментарии