Кеше бигрәк кадерсез

Кеше бигрәк кадерсез

«Безнең гәҗит»нең 5нче февраль (2014) санында «Судьяның да хөкем итү җае бар» дигән бик эчтәлекле язма чыкты. Күп укучылар өчен бу яңалык булса, минем өчен яңалык түгел. Минем сигезенче дистә яшәү гомеремдә безнең рус дәүләтендә гадәти күренешкә әйләнеп беткән проблема. Кемдә акча күп, кемнең югарыда йонлач куллары бар, ничек яшәгәннәр, шулай яши бирәләр. Әле күпләре, горурланып: «Безгә закон не почем», – дип, ачыктан-ачык күкрәк киереп, үзләренең начар эшләрен эшли бирә. Бездә хокук сакчыларының күбесе бер гаепсез кешене кулга алып, аның кайдалыгын беркемгә әйтмичә, айлар буе үзләренең изоляторларында җәзалап, имгәтеп, үзләренә кирәкле мәгълүматны алып, кул куйдырып, эшне прокуратурага һәм судка тапшыра. Шулардан соң гына полициянең эш күрсәткечләренә йомгак ясала, орден-медальләр һәм башка ташламалар бүләк ителә. Ул сорау алуларда кыйнап үтерелгәннәрне юкка да чыгарырга мөмкиннәр, чөнки ул кешеләрнең кулга алынганын туганнары да, дуслары да белми (закон буенча алар тоткарланган кешеләрнең туганнарына бер тәүлек эчендә хәбәр итәргә тиешләр).

Менә бер танышларымның малаен кулга алып, атна-ун көн изоляторда тотып, кабыргаларын сындыралар, хәле авырайгач, больницага алып китәләр, аннан алып кайткач, тагын кыйнап, үзләренә кирәкле мәгълүматка кул куйдырталар. Кешенең бит яшисе килә. Шуны белгәч, «передача»лар китергәләдек. Ә анда атна буе хәбәрсез югалган туганнарын очраклы гына ишетеп килгән кешеләр. Аларның балаларын: «Әйтмәсәң, әти-әниеңнәргә дә наркотиклар ташлап, аларны да төрмәгә утыртабыз», – дип куркытканнар. Бала алар таләбенә буйсынырга мәҗбүр була. Шулай итеп, ил буенча миллионга якын тоткын, шул ук күләмнән дә артык адвокатлар, судьялар, прокурорлар, аларның туганнары җилкәсендәгеләр туенып ята. Рәхәт бит, эш күрсәткечләре дә бара. Әгәр тоткыннарны гаделлек белән хөкем итсәләр, бәлки, ярты төрмә бушап калыр иде, күбесенең сроклары аз булыр иде. Ә бездә кеше үтереп керәләр, күп акчалы туганнары булса, ярты сроктан чыга да. Миллионнар, миллиардлар урлаган кешеләрнең бик сирәге генә күз буяр өчен утыртыла.

Моннан алты ел элек 19нчы май көнне Казанга барганда Яңа Чишмә районындагы Утяшкино авылына җитәрәк биш кеше авариягә эләгә. Алда утырган ике ир кеше шунда ук, артта утырган хатынымның 50 яшьлек сеңлесе биш көн үткәч, ә җиде айлык бала бер айдан соң үлә. Бары шул баланың әнисе генә бик күп җәрәхәтләр белән исән кала.

Авария булган урын ярылып ята. ЮХИДИ хезмәткәре өлкән лейтенант. Кем гаепле булуы турында сорагач, күзен дә йоммый, безнекеләргә күрсәтә. Ә чынлыкта «ГАЗель» йөртүче рульдә йокыга китеп, сигез метр юлны аркылы чыгып, теге машина өстенә менгән. Без ЮХИДИ хезмәткәреннән схемасын, протоколын сорагач, «Мин аны тикшерүчегә җибәрдем»,– ди. «Аның бер нөсхәсе безгә бирелергә тиеш, машиналар урында булганда, безгә дә ясап бир алайса», – дигәч, «Минем үлчәргә метр да, бланка да юк», – ди. «Әйдә шоферга медосмотр үткәрик, аек икәнлеген исбатлыйк», – дидек. «Без инде үткәрдек, мәгълүматларны җибәрдек», – ди. Ә үзе теге шофер янына җибәрми безне. Ул «ГАЗель» йөртүче бер бизнесмен улы икән. Шул үзенең дусларына хәбәр итеп, алар Яңа Чишмә полициясе белән сөйләшеп, безнекеләрне гаепле калдырырга булганнар. Моны соңыннан гына белдек әле. Шулвакыт без авария булган урынны телефонга төшереп алдык.

Яз көнендәге вакыйга икенче язга кадәр сузылды. ЮХИДИ схемасын судта гына күрдек. Схема бөтенләй безнең телефондагыча түгел. Кыш буена 6-7 тапкыр судка чакырдылар. Дүрт-биш машина белән төялеп, Чаллыдан, Әлмәттән, башка шәһәрләрдән киләбез. Безнең 15-20 кеше икәнне күрәләр дә судны кичектерәләр. Йә шаһиты чирләгән, йә адвокат. Шулай итеп, соңгысында бер машина белән генә килдек. Схема турында сүз чыккач, үзебезнең телефонга төшереп алган фотобызны күрсәттек. Шуннан соң гына суд «ГАЗель» йөртүчесен гаепле итеп танырга мәҗбүр булды, ләкин суд карарын укымады. Тик ул йөртүче бер ел да утырмады – чыгардылар.

Дүрт кешене үтергән кешене яклаган судья ничек тыныч йоклый ала икән? Үлгән кешеләр аның төшенә кереп, куркытып уятмыйлар микән? Гаепле кешеләрне яклап, ничә миллионнар эшли икән?

Хәйдәр САБИТОВ.

Әлмәт шәһәре.

Комментарии