- 29.04.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №4 (апрель)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Балачак – кешенең алтын вакыты дип белми әйтмиләр. Шул чакның хатирәләре дә, вакыйгалары да, дуслары да гомерлеккә истә калалар...
Сүзем балачак дустым, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Габидуллин Наил Гомәр улы турында. Наил исән булса, быел аңа 75 яшь тулган булыр иде. Эх, 2023нче елның 3нче июлендә мәрхүм булды шул...
Наил 1949нчы елның 3нче октябрендә Әтнә районы Иске Өҗем авылында дөньяга килә. Әнисе Рәшидә апа барысы 5 бала таба: 1 кыз һәм 4 малай. Әнисе дә мөгаллимә. Әтисе Гомәр абый колхозда төрле җаваплы урыннарда эшли.
Наилнең балачагы безнең авылда, Иске Җогып авылында, әбисе Мәйсәрә апада узды. Иске Җогып малайлары белән Наил бергә яшел чирәмдә тәгәрәп уйнап үсте. Без аны үз авылыбыз баласы кебек якын иттек.
Башлангыч мәктәп ишек алды безнең уен мәйданчыгы иде. Мәктәпкә кадәр
Телевизор, телефоннар юк заманнар. Нинди генә уеннар уйнамадык, төрләрен дә санап бетергесез. Тәпәч ыргытып та, агачтан мылтык ясап солдат булып та уйнадык. Спорт белән дә шөгыльләндек, туп та типтек. Көрәштек тә, таяк та тартыштык. Чыныгып үстек, безгә аның өчен спортзаллар да кирәк булмады. Наил дәү гәүдәле, таза малай иде. Андыйлар турында төптән таза дияләр иде. Ул гел беренче яки икенчелекне алды.
Арабызда сугыш вакытында туган бердәнбер малай – Юныс безнең командир иде. Аның артыннан тезелешеп
Наилнең әбисе Мәйсәрә апа безнең өйгә каршы гына. Мәйсәрә апаның Крутушка санаториенда эшләгән улы гел посылка җибәреп торды. Наил белән әбиләренә еш керә идем. Мәйсәрә апа кергән саен өстәл артына чакырып утырта. «Габделбәр, Наил кырыена килеп утыр әле, сиңа да чәй ясыйм», – дип, чәйгә өч өрек салып ясый, төшен дә кесәгә салып куям. Шул чәйнең хуш исе әле дә күңелемдә. Мәйсәрә әби зур миченә ягып, табасын күмер өстенә куеп кабартма, коймак, күмәч пешерер, исләре бөтен ишек алдын тутырыр иде. Безне кыстый-кыстый ашатканы бүгенгедәй хәтеремдә. Кабарып пешкән камыр ризыклары искиткеч тәмле була иде. Җиләк-җимеш бакчалары да мул уңышлы. Мәйсәрә апаның тәмле, иртә карала торган шомырт агачында шомырты беткәнче Наил белән икәү генә булабыз.
Элек табигать безгә уйнау, үсү өчен бик яраклашкан булган икән. Табигать бер дә көйсез түгел иде. Урам уртасындагы чирәмдә арбаның ике көпчәге һәм ат тоягы эзе генә. Коеп яңгыр явып китә, артыннан елмайган шикелле салават күпере чыга. Без, барлык бала-чага, чирәм арасыннан аккан җылы яңгыр суында ялан тәпи чыпырдашабыз.
Наил туган авылы Иске Өҗем сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Урта белемне Яңа Кенәр урта мәктәбендә ала. Аны бик яхшы билгеләр белән 1967нче елда тәмамлый. Укытучы һөнәрен үзләштереп, беренче адымнарын Арча районы Югары Оры сигезьеллык мәктәбендә математика укытып башлап җибәрә. 1969-1971нче елларда армия хезмәтендә була. Ватан алдындагы бурычын үтәгәч, 1972-1976нчы елларда Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлый. 1977-1990нчы елларда Күңгәр урта мәктәбе директоры вазыйфасын башкара.
1978нче елда Фирая Барый кызы белән язмышларын бергә бәйлиләр, өйләнешәләр. Фирая Казан шәһәрендә туган, шулай ук Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлаган кыз була. Лаеклы ялга чыкканчы Күңгәр урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Наил белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр: 1 кыз, 2 малай. Барысы да югары белемле. Бүгенге көндә тормышта үз урыннарын табып, Казан шәһәрендә яшиләр.
1990нчы еллар... Бу чорларны һәркем яхшы хәтерлидер. Тынгысыз, үзгәрешләр вакыты. Әтнә авылы активистлары Әтнә районын кайтару өстендә эш алып бара. 1990нчы елның 25нче октябрендә Әтнә районы Арча районыннан аерылып чыкты. Район оешкач, Наил хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары һәм беренче секретаре вазыйфаларын башкара. 1992-1994нче елларда кабат үзенең яраткан эшенә – Күңгәр урта мәктәбенә математика укытырга күчерелә. 1994-2000нче елларда Күңгәр урта мәктәбе директоры, 2000-2006нчы елларда Әтнә районының РОНО мөдире, 2006-2018нче елларда кабат Күңгәр мәктәп директоры була ул. 2018нче елда 69 яшендә лаеклы ялга чыга. Наил үзе белән Күңгәр мәктәбендә 2010нчы елдан бирле укыткан Рафил Сибгатуллинга үз эшен тапшыра. Аның Күңгәр мәктәбенең данын төшермәсенә тулысы белән ышана.
Наилнең хезмәтен бәяләп бирелгән мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, дипломнар, күкрәк билгеләре бихисап.
Кайда гына эшләсә дә, үзен абруйлы җитәкче, оста оештыручы итеп танытты, яңалыкларны кабул итеп гамәлгә ашыра белде. Тирән белемле, эшкә бирелгәнлеге, кешелеклеге белән барлык хезмәттәшләренең, аралашкан кешеләрнең, авылдашларының ихлас ихтирамын яулады. Гаҗәеп талантлы, оста мөгаллим Күңгәр урта мәктәбен районда гына түгел, бөтен Республикада алдынгылар рәтенә бастырды. «Әтнә таңы» район газетасы, республика газета-журналларында Күңгәр урта мәктәбе турында язылган мәкаләләрне укып, дустымның уңышларына сөенә, куана идем.
Сөйләшергә, аралашырга рәхәт кеше иде ул: аның үзенә генә хас тәмле сөйләшүе, һәр әңгәмәне ялгап китеп күтәреп алуы әле дә истә. Наил белән очрашкач сөйләшеп сүзебез бетмәде. Балачак хатирәләрен сагынып искә алабыз. Хәзер кем кайда, кем исән, кем үлгән? Наилне тыңлап утыруы үзе бер рәхәт иде. Иске Җогыпта «Авыл көннәре», клубта берәр чара үтсә, килми калмады.
Наилнең әнисе Рәшидә апаның сеңлесе Рабига апа олы абыем Рөстәмгә кияүгә чыкты, шулай итеп Наил белән туганлык җепләре дә барлыкка килде. Рабига апа үзе генә тора алмый башлагач, Наил белән Фирая аны үзләренә алып китеп, карап, тәрбияләп соңгы юлга озаттылар.
Укытучының эше үзләренә ияреп өйгә дә кайта бит әле. Ничек өлгергәндер? Өйдә өч бала, хуҗалыкта терлек, кош-корт. Бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш, төрледән-төрле чәчәкләр гөрләп үсә, санап бетергесез башка йорт мәшәкатьләре.
Соңгы тапкыр Наилгә телефоннан шалтыратканда хатыны Фирая алды. «Наил косилка белән печән чаба, чакырыйммы?» – диде. Мин: «Юк-юк, бүлдермә эшеннән», – дидем. Ун көннән үлгән хәбәрен ишеттем. Бу кайгылы хәбәр йөрәкләрне тетрәндерде, миңа бик авыр булды.
Бу район өчен дә бик зур югалту булды. Кеше белән тиз аралаша, дуслары да күп аның. Аны соңгы юлга озатырга килүчеләр дә гаять күп иде. Район башлыгы Габделәхәт Хакимов үзенең бөтен аппарат хезмәткәрләре белән килде, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, бөтен авыл халкы да биредә иде. Шул кадәр халык катнашуы Наилнең районда нинди дәрәҗәле шәхес булуын раслый иде.
Наил белән Фирая пар канатлар булып 45 ел яшәделәр, алтын туйларын, 75 яшен дә билгеләп үтәргә насыйп булмады. Бик кызганыч...
Наил! Сине сагынып искә алам гел. Бар иде бит балачаклар, башларда гел уен гына, бер кайгысыз чаклар!..
Күңелләрдә калган югалтуны,
Сагыну катыш кайгы-сагышны –
Җиткерергә диеп шул хисләрне
Бу шигырь Наилгә багышлыйм.
Тыныч, сабыр, гадилеге белән
Сокландырды һәрбер кешене,
Һәркемгә дә ярдәм кулын сузды,
Хөрмәт итте олы, кечене.
Намус белән илгә хезмәт итте,
Дөреслекне һәрчак яклады.
Бик булдыклы, рәхәт кеше иде,
Һәр эшендә хөрмәт яулады.
Йөрәкләр буш, сагынабыз Наилне,
Күз алдыннан китми сурәтең.
Син һәркайда, һәркемгә үрнәк булдың,
Чын хезмәткә һәркемне өйрәттең.
Барыбыз да адәм балалары,
Кунак булып җиргә киләбез,
Гомер сизелми дә, мизгел кебек,
Бик тиз генә ташлап китәбез...
Бик вакытсыз киттең, яшәрлегең
Бар иде бит, Наил дустым.
Төштең дә югалдың, сагындырып,
Даның калды безнең арада...
Наил дустым! Караңгы гүрләрең якты, тар каберләрең киң, соңгы урыннарың оҗмахның түрендә булсын...
Сабиров ГАБДЕЛБӘР,
Арча районы, Яңа Кенәр авылы
Комментарии