Нибары бер «Мизгел»

Нибары бер «Мизгел»

Безнең арада татар теленә гомере буе игътибар белән караучылар, телне кадерләп яшәүчеләр бар. Чаллыда эшләп килгән «Мизгел» клубы җитәкчесе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Чаллы бүлеге әгъзасы Замирә ханым Ларичеваны мин шундый шәхесләрнең берсе дип саныйм. Ул һөнәре буенча журналист, күпмедер вакыт КАМАЗның татар радиосында эшләде. Ә моннан егерме ел элек яшьләр үзәге каршында «Мизгел» татар яшьләр клубын оештырды.

Без Замирә ханым белән «Мизгел»нең шушы күркәм юбилее һәм мондый милли оешмаларны саклап калуның җиңел булмавы турында сөйләшеп утырдык:

Замирә ханым, «Мизгел»нең оешып эшли генә башлаган чаклары хәтердә әле. Ул вакытта Чаллыда «Азатлык» кебек сәяси-иҗтимагый татар яшьләр оешмалары бар иде, әмма сәясәткә катнашмаганы, татар мәдәниятен, телен үстерү белән шөгыльләнгәне бер «Мизгел» генә булгандыр.

– Без беркайчан да сәясәткә кермәдек, әмма җыр-бию белән генә дә шөгыльләнмәдек. Без теләсә нинди темага татарча сөйләшүчеләр идек. Наркомания, җинаятьчелек, заманның куркыныч чирләре, әдәбият-мәдәният, матбугат, гореф-гадәтләр, милли йолалар, милли костюмнар… Башыннан азагына кадәр татар телендә уза торган чараларыбыз иң актив татар яшьләрен үзенә җәлеп итте. Бүген дә шулай бу. Клубка йөрүче яшьләр үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр, аларда бик кирәкле сыйфат – милләт мәнфәгатьләренә битараф карамау формалаша. Һәм мин ишетеп, белеп, сөенеп йөрим – безгә йөргән яшьләрнең барысы да тормышта үз урыннарын таба.

«Мизгел»нең тагын бер максаты – татар егетләре һәм кызлары өчен танышу, дуслашу урыны да ул. Психологлар әйтүенчә, бер-берсен яхшырак белү өчен парлар нинди дә булса эшне бергә эшләп карарга тиеш. Безнең «Пар канат» проекты нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Бер-берсен ошатып йөргән егет белән кыз әлеге проект буенча нинди дә булса уртак эш башкарып карыйлар.

– «Мизгел»нең тагын бер мөһим юнәлеше бар бит әле – ел саен яшүсмерләр өчен татар телендә эшли торган ял лагеры оештырасыз.

– Лагерь узган җәй 16нчы мәртәбә булды. Балалар Чаллыдан гына түгел, күрше районнардан да җыелды. Лагерь оештыру – бик җаваплы эш. Татарча яхшы белгән тәртипле әйдаманнар табарга, лагерь башланганчы, аларны җыеп өйрәтергә, укытырга кирәк. Лагерьны кызыклы итеп оештырудан тыш, аны хәвеф-хәтәрсез үткәреп җибәрү турында да уйларга туры килә. Мәшәкате күп. Лагерьны быел оештыра алмавыбыз бик кызганыч.

– Ә шулай да нигә оеша алмады ул?

Күңел төшенкелеге комачаулагандыр, дип уйлыйм. Эштә дә проблемалар килеп чыкты. Лагерьның программасын татар телендә төзеп, Казанга Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына җибәргән идем, аны бездә татарча укучы юк, дип урысча аңлатмасын сорадылар. Инде боларын җиңеп тә чыгар идең, лагерь дәвамында килеп хәлеңне бер тапкыр да сораучы булмый. Әти-әниләргә татар лагеры ни дә, урысныкы ни. Аннары без – татарларга бер күңелсез күренеш тә хас бит әле ул, күбебез баланың ялын оештыру өчен акча кызганабыз. Кыскасы, бүген әти-әниләргә дә берни кирәк түгел.

– Ә балаларга?

– Ни гаҗәп, балаларга кирәк! Алар татар мохитендә яшәп, күпмедер дәрәҗәдә уянып, үзгәреп, татар теленең кирәклеген, тел белүнең байлык, өстенлек булуын тоеп кайтып китәләр.

Өстенлек, дигәннән, күптән түгел сез оештырган «Чәк-чәк» бәйрәмендә булырга туры килгән иде. Шунда гармун уйнаган җирдә тынгысызланып басып торган егеткә күзем төште. Иптәшләренә ияреп җырлыйсы да, биисе дә килә моның, әмма татарча белми. Гаиләсендә бөтенесе татарлар икән, ә аны өйрәтмәгәннәр. «Үпкәлисеңме?» – дип сорыйм сүз уңаеннан гына. Әлбәттә, үпкәли…

– «Чәк-чәк» бәйрәмендә 11 уку йорты катнашты. Педагогия көллияте, төзелеш, автомеханика, медицина көллиятләре… Кайсыларында егетләр генә, кайсыларында – гел кызлар. Җеп тә эрләделәр, чәк-чәк тә пешереп карадылар, шәмаил ясау тәртипләрен өйрәнделәр, җырладылар, биеделәр… Татарчалары да, урысчалары да менә дигән. Бу уку йортларында эшләүче татар теле укытучыларына бик рәхмәтлемен. Гомумән, татар теле укытучылары – телне саклаучы зур бер армия ул.

Замирә ханым, шулай да була: бик билгеле татар язучыларының балалары, оныклары татарча белми. Сез дә өч бала анасы бит. Оныкларыгыз да бар. Гаиләдә татарча сөйләшәсезме?

– Әлбәттә. Әтиебез урыс милләтеннән булса да, безнең балалар татар мәктәбендә укыдылар. Ирем (мәрхүм, урыны оҗмахта булсын) өйдә безнең татарча аралашканга беркайчан да каршы килмәде. Үзе дә татарча белә, шәһәр җирендә балалар үстергәндә татар теленә зуррак игътибар бирергә кирәклеген аңлый иде.

Ата-ана телен белмәү – зур фаҗига ул. КАМАЗда эшләгәндә урыслашкан удмурд хатыны сөйләгән гыйбрәтле хәл хәтердә. Әниләре авырып киткәч, болар – алты бала, алты туган бергә җыела. Үлем түшәгендә әниләре, үзе сизмәстән, удмурдчага күчә. «Без әнинең соңгы сүзләрен аңламадык», – дип сөйләгән иде ул. Уйлаган кешегә бик аяныч хәл – алар әниләре белән тиешенчә хушлашып та кала алмаганнар!

Замирә ханым, бүген «Мизгел» кебек милли клубларга ихтыяҗ бармы?

– Ихтыяҗ бар. Без әле бу яшьтә балалар, яшүсмерләр күңелендә үз милләте, туган теле белән кызыксыну уята алабыз. Иң мөһиме – әти-әниләрдә моның зарурлыгын аңлау булсын иде, дип телим мин һәм милли клубларга, гомумән, теләсә нинди милли башлангычка югарыдан игътибар кимемәсен. Югыйсә, булганны югалту бик тиз ул…

Әңгәмәдәш – Ризидә ГАСЫЙМОВА,

Чаллы шәһәре

PS. Язма әзерләнгән арада, Замирә ханым сөенеп шалтыратты: Казанның «Җәй» республика үзәгендә Чаллының милли «Мизгел» лагеры белән яңадан кызыксынганнар. «Бу лагерь эштән туктарга тиеш түгел» дип әйтүчеләр дә булган. Әлбәттә, тиеш түгел!

Комментарии