Авылларны ничек җанландырырга?

Авылларны ничек җанландырырга?

«Фәлән авылда бер сыер заты калган, аның да сөте юк, чөнки бозауларга тора»... Мондый хәл, сәер булса да, сирәк күренеш дип булмый, авыл халкы эре малны бетерде, чөнки мал асрарга җай калмады. Үзгәртеп кору җилләре авылны тәмам бөлдерде: тирә-юнь чәчүлек җирләре ятлар кулына күчте, бала-чага мәктәпне тәмамлауга читкә китү җаен карый. Урта яшьтәге берничә гаиләне исәпләмәгәндә, авыл саен әби-сәби генә, туйлар юк, оланнар тумый, мәктәп ишегенә амбар йозагы эленгән, авылда нинди дә булса үсеш билгеләре күренми. Хәзерге вакытта авыл кешесенең 20 сутыйлап үз җире бар, шунда бәрәңгесен утыртып, тегесен-монысын үстереп көн итә. Ләкин бу авылның тотрыклы киләчәген тәэмин итәрлек байлык бирә алмый. Бәрәңге үстерү дә ансат түгел: аны, кайберәүләр өйрәткәнчә, язын җиргә сибеп, өстенә салам түшәп ансат кына үстерер идең – җәен көчле җилләр исә, туздырып бетерүе бар. Колорадо корты да яман, җәй буе утырткан бәрәңгеңне шуңардан саклап торырга, аз дигәндә 2-3 тапкыр агуын сиптерергә кирәк. Утауны, төбен өюне әйткән дә юк. Ә иң кыены бакча сөрдерү: элек, колхоз тракторы кырларда чәчүләр беткәч, шәхси хуҗалык бакчаларын бушлай сөреп чыга иде. Бу бер бәхет булган икән, халык аны шушы тракторлар юкка чыккач кына аңлады.

«Нишләргә соң?» соравы белән соңгы 25 елда ныклап шөгыльләнмәү кыйммәткә төште: иң эре авылларда да кешеләр яртылаш диярлек кимеде.

Ә сорау ачык кала: авылны ничек күтәрергә, андагы тормышны ничек тотрыклы, халкына социаль, матди, физик, рухи яктан үсеш китерерлек итәргә? Авыл кешесендә бүген акча юк, акчасыз орлык юнәтеп булмый, аны чәчәргә трактор сатып алуны әйткән дә юк. Җире юк, авыл халкына бүленгән җир читләр кулында. Ә җирне кайтарырга кирәк, авыл тирәсендәге җир шушы авыл кешеләренең яшәү чыганагына әйләнергә тиеш. Голландиядә, мәсәлән, 1 гектар җир 3,5 млн сум тора икән. Җир шарындагы сугышларның күбесе җир өчен, үз җиреңне югалту ахмаклык бит ул. Авыл кешесе җирне сөрергә, чәчәргә, уңыш җыеп, терлек, кош-корт асрап, шуның хисабына яшәргә тиеш. Әгәр авыл кешесенең үз җирендә эшләп, керем алып яшәр өчен эшләргә теләге булса, нинди эшләр белән шөгыльләнә алыр иде ул? Баксаң, эш төрләре шактый икән.

1. Кәҗә асрау. Кәҗә сөте ана сөтенә тиң, аның белән яңа туган сабыйны аякка бастырырга була диләр, иммун системасын торгыза, аллергиядән дәва, һ.б.

Сөте белән мәктәп, балалар бакчаларын тәэмин итү, кәҗә сөтен оланнарга эчерү, авылда авыруларга сатуны оештыру, сыр ясап кибетләргә тарату. Әйтеп үтәргә кирәк: сөткә йомырка сарысын туглап балага эчерсәң, иммун системасы да ныгый, бала таза-сау булып үсә. Бик файдалы, чиста ризык.

2. Сыер асрау. Сөтен саву, сыр, эремчек, каймак, файдалы эремчек суын ясау. (Эремчек суы организмны эчәк рагыннан саклый, дисбактериозга каршы яхшы чара, эчәк флорасын торгыза).

3. Колмак үстереп, хуш исле ипи пешереп сату. (Кибеттәге коры чүпрәдә дистәләгән химик катнашмалар бар, ул ясалма чүпрә. Колмак чүпрәсе – кешегә кирәкле матдәләргә туендырылган файдалы чүпрә).

4. Бозау симертеп ит сату, колбаса (кулбаса), казылык ясауны җайга салу.

5. Сыер, бозау итеннән консерва ясау.

6. Пилмән, мантый, башка ит ризыкларын әзерләп сату.

7. Бавырсак пешереп сатуга чыгару (3 айга кадәр саклана).

8. Каз-үрдәк үстереп сату. Аны ашатыр өчен бәрәңге үстерү.

9. Каз мендәрен әзерләп сату

10. Каклаган каз сату.

11. Тавыклар асрап, йомыркасын сату.

12. Тавык ите (бройлер) сату.

13. Каз, үрдәк, тавык итеннән колбаса ясап сату.

14. Теплица ясап, яшелчә үстереп сату. Яшелчә консерваларын әзерләп сату.

15. Аерым технология белән ел әйләнәсендә җиләк (клубника) үстереп сату.

16. Аерым технология белән гөмбә үстереп сату.

17. Тегү-чигү цехын ачу. Ашъяулык, сөлге, мендәр тышларын чигү, киемнәргә милли бизәкләр белән рәсем төшереп сату.

18. Сарык асрап, итен сату.

19. Сарык йонын язып, юрган сыруны җайга салу.

20. Умартачылык эшен җайга салу. Бал сату.

21. Кешеләргә бәрәңге агулау, койма тоту, башка кирәк-ярак хезмәт күрсәтүне җайлау.

22. Дару үләннәрен җыеп, киптереп, сату.

23. Мунча себеркесе ясап сату.

24. Бизәкле тәрәзә йөзлекләре ясап сату...

Татарстанда хөкүмәт крестьянга тернәкләнергә ярдәм бирә үзе: кош-корт, мал алганда чыгымнарның бер өлешен каплый, сарай төзетергә кирпеч алуга, сыер саву аппаратына, һ.б. субсидия бирә. Авылларга газ, су кергән, урамнарга асфальт түшәлгән. Алай да үсеш юк: яңа гаиләләр артмый, сабыйлар тумый.

Мәрҗәни исемендәге тарих институты хезмәткәрләре татарлар арасында сорашулар үткәргән һәм шуны ачыклаган: татарлар өчен акча беренче урында торучы нәрсә түгел икән, бәлки шуңа, авылларда кешеләр үзе җитештергәннән калганны (әйтик, бәрәңге яисә кабак, суган) сатарга атлыгып тормый. Ә менә татарның икенче сыйфаты да бар: ул гомер-гомергә авыррак эшләрне күмәкләп эшләгән: бура бурату, өй күтәрү, урман кисеп ташу... Бүген авылда хатын-кыз үз гаиләсендә казлар асрап рәхәтен күрергә атлыгып тормый, белә: мәшәкате күп. Ә менә шушы эшне күмәкләп башкарсаң? Әйтик, чиратлап каз көтүен көтсәң, ашатсаң, соңрак бергә-бергә йолкып, урнаштыруын да бергә кайгыртсаң? Андый чакта эш җиңелрәк, авырлыгы әлләни сизелмидер. Авылдашлар белән еш очрашып күрешеп торулар да күңеллерәктер, хәзерге вакытта күршегә кереп хәл белү дә бетеп бара бит!

Эшләрне оештыру бәлки шул чакта отышлы – әгәр берләшмә иң элек үз кирәген кайгыртса, артып калган продукциясен читкә яисә дәүләткә сатса, бигрәк тә җитештерелгән продукциягә «кулланучылар» төркеме дә булдырса. Ник соң бу эш кыен булырга тиеш? Авыл Сабан туена ничаклы кеше җыела, шулай ук якташлар җәмгыяте, милли автономияләр бар, мәчет әһелләре... Алар бар да авыл кешесе җитештергән продукцияне рәхәтләнеп кулланучыга әверелергә мөмкин, бары тик эшләрне уйлап оештырырга гына кирәк. Ә инде кешеләрдә үзара «партнерлык» мөнәсәбәте булганда һәркем эш уңышлы барсын өчен тырышачак, авыл, шундагы кешеләр тормышы бу кешеләрнең үз кулларында булачак. Бу, минемчә, бүген үлеп баручы авылларга җан кертердәй бердәнбер юл. Бер үк вакытта хөкүмәт авылларны төзекләндерүдә ниндидер эшләр башкара. Әйтик, яңа өйләр төзи, алардагы шартлар шәһәр фатирындагы кебек булса, ял көннәре дә каралган булса, эш хакы шәһәрдәгенекеннән ким булмаса, ник кайтмасын кеше авылда яшәргә? Кайтмаска сәбәп юк, авылларыбыз да үсеш алып китәр иде кебек.

Фирдәвес ГАЛИЕВА

РЕДАКЦИЯДӘН: авторыбыз бик четерекле мәсьәлә күтәрә. Дөресен әйткәндә, кайбер тәкъдимннәр теориягә генә кайтып кала кебек. Әйтик, шул җитештерелгән продукцияңне сату проблемасы. Бу нисбәттәән сәүдә шома арадашчылар кулында, алар синнән бик арзанга сатып алып, кыйммәтле базар тота. Күпчелектә ул безнең халык та түгел... Бүген дәүләт тә бу нисбәттән артык кайгырмый, ә авыл үлеп бара. Бу бик кызганыч.

Кыскасы, авылны яшәтү өчен кемдә нинди тәкъдимнәр бар: киңәшләшик, бәхәсләшик.

Комментарии