- 28.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №34 (27 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бәяләрнең бертуктаусыз артып торуын күңел белән кабул итә алмасак та, берни эшләп булмаганлыктан, ризалашырга мәҗбүр. Шул исәптән, торак-коммуналь түләүләренә карата халыкның ризасызлыгын санга сукмыйча, яңа төрле түләүләр дә уйлап чыгарыла тора.
Элегрәк елларда фатир өчен түләүләрне үзең өчен кайда җайлырак булса, шунда түләп була иде. Аннары фатир өчен түләгәнгә дә түләү сала башладылар. Шулай да кайбер банклар белән килешү төзү сәбәпле, комиссиясез түләү мөмкинчелеге барлыкка килсә дә, озакламыйча алары да комиссия түләүләре алырга тотындылар. Аннары үзебезнең ЖКО кассасында, соңрак зур чиратта торып булса да, «Автоградбанк»та комиссиясез генә түләү дә озын гомерле булмады. «Кайда да булса фатир өчен комиссиясез генә түләп буламы?» – дигән сорауга: «Солдатский урамында була», – диделәр. Ул урам энергоинститут янында икән. Беренчедән, анда барып җитәр өчен, комиссия түләгәннән дә күбрәк итеп транспорт өчен түлисе булса, зур гына чиратта да торасы буладыр әле. Шулай булгач, фатир өчен комиссия түләмичә генә түләүләр белән саубуллашырга мәҗбүр ителәбез. Акча түләгән өчен дә акча түләтү – мәгънәсезлек булып чыга түгелме соң?
Әле шушы көннәрдә генә горгаздан килеп, газ чыгармыймы дип, сабынлы су белән майлап тикшереп киттеләр. 2-3 минутлык эш өчен 262 сумлык түләү кәгазе килеп тә җитте.
Советлар Союзында әйбер бәяләре тотрыклы булды. 30-40 ел буе куелган бәяләр үзгәрешсез кала бирде. Советлар илен таркатканнан соң, әйбер бәяләре атна саен да, ай саен да, ел саен да системалы рәвештә арта башлаган иде. Әле һаман да шулай дәвам итә. Бәяләр артудан кемгә файда була торгандыр, аңа карап хөкүмәтебез дә баемады кебек. Халыкка кирәкле берәр әйбер эшлисе булса, акча юклыгы сәбәп итеп куела. Менә тагын июльдән башлап, торак-коммуналь бәяләренең шактый гына зур суммага артачагы билгеле бит инде. 6-7 мең сум пенсия алып яшәүчеләр өчен бу фаҗига булып кабул ителә. Бәяләрнең бертуктаусыз артып торуы алдагы көннәрдә дә шулай дәвам итәр инде ул. Аллага тапшырдык.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии