Татар гимназиясе бинасыз

18нче татар гимназиясе әти-әниләренең, укучыларның һәм төрле елларда тәмамлаучыларның «Безнең гәҗит» басмасы баш мөхәрриренә мөрәҗәгате.

Хөрмәтле Илфат әфәнде! Гәҗит битләрендә безнең проблеманы яктыртуыгыз өчен Сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Иҗади уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

Гомумән алганда, белем йортыбызның 27 еллык тарихы бар. Иң әүвәл укыту гимназия сыйныфлары рәвешендә, 42нче мәктәптә 1987нче елда оештырылды. Моннан егерме ел элек, 1994нче елның 10нчы ноябрендә исә 18нче милли гимназия статусы бирелде.

Илдә оптимальләштерү җилләре искән чорда, 2008нче елда, уку йортыбызга ябылу афәте килеп тугач, мәрхүм Туфан Миңнуллин аша Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиевкә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Минтимер Шәрипович белән Туфан Абдуллович үзләренең ныклы, катгый фикерләрен белдереп, гимназияне ябылу шаукымыннан саклап калдылар. Игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын.

Бу юлы гозеребез – гыйлем йортын яңа биналы итү. Ничәмә-ничә еллар дәвамында Казандагы татар гимназияләре арасында уртак тормыш алып баручы әлеге белем учагы буларак, бердәнбер булып кала. Хәзерге көндә башлангыч сыйныфтагылар әүвәлге балалар бакчасы бинасында (Кол Гали ур.13а), урта һәм өлкән сыйныфларда укучылар 42нче гомумбелем урта мәктәбенең өченче катында белем алалар (Габишев ур.,27а).

Шуңа да карамастан, шушы мәсьәлә буенча рәсми оешмалардан әлегә уңай җавап алганыбыз юк. Безнең дә бит үз илебездә, үз җиребездә тигез хокуклы булып яшисебез һәм белем аласыбыз килә.

Ихтирам белән, Казан шәһәрендәге ГМБУ-18нче гимназия ата-аналары, балалары һәм аны төрле елларда тәмамлаган укучылары.

Комментарии