- 28.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №34 (27 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бер газетадан укып утырам, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов: «Күп акчалар түгә-түгә, авыл хуҗалыгын саклап кала алдык», – дигән. Бу, билгеле, авыл хуҗалыгын аңламаган шәһәр кешесенә: «Вәт булдыра безнең Татарстаныбыз», – дип тел шартлатырлык. Ә чынбарлыкта ул «Алтын Башак», «Вамин-Татарстан», «Кызыл Шәрык» һәм башкаларның хәзер дә эшләп китә алмавы, банкротлыкка чыгуы һәм авыл халкын тезләндерүгә генә кайтып калды. Шул авылларны, миллионер колхозларны банкротлыкка чыгарып, авыл кешеләрен эшсез, хәерчегә калдырган түрәләрнең кайсы депутат, кайсы эре начальник – типтереп яшәп яталар, әле орденнар да такканнардыр. Таланган фермалар, складлар, ферма каркаслары гына калган җирләрдән үткәндә, болар күптән түгел генә мал-туар белән тулып, шаулап тора иде бит, дип моңсуланып китәсең. Мондый күренеш һәрбер авылда бар.
Азалак авылында биш ел көне-төне берничә мең сыерга исәпләнгән зур комплекс төзеделәр. Демократия җилләре исә башлагач, ул таралды. Хәзерге вакытта чүплеккә әйләнеп калды. Менә шуларны күз алдына китергәч, Марат әфәндегә сорау бирәсе килә. Алар нәрсәне саклап кала алдылар икән? Бәлки, Башкортстанны күз алдында тотадыр? Ул якларда авыллар, колхозлар бездәге шикелле таралмый дип әйтәләр.
Авыл халкын эшләми, эчә дибез. 30-40 яшьлек 2 метрлы ир-атларның кулларын богаулап куйгач, эшләргә эше булмагач, ул нишләргә тиеш соң? Элеккеге заманда бер ярлы гына абыйның унлап баласы булган. Авыл кешеләре, нишләп бала ташыйлар икән, дип гаҗәпләнә торган булганнар. Ул: «Ну, җәмәгать, нәрсә эшләргә: өйгә керсәң – ашарга, тышка чыксаң, эше юк. Тотасың да хатынга ябышасың», – ди икән бу. Ә хәзергеләр тоталар да шул исерткечкә ябышалар.
Хәтта СССР таркалуга да гаҗәпсенмәдек, чөнки АКШ планы буенча дип әйтеп килделәр. Гөрләп яшәгән колхозларны кем планы буенча юкка чыгардылар икән? Ә бит таралганчы, авыл халкында җиңел машиналар шәһәрнекенә караганда да күбрәк иде. Хайванын сатып, бер машина ала иде. Хәзер бер машина алыр өчен, бер көтү мал асрарга кирәк. Бер көтүгә нәрсә ашатып бетерергә соң?
Менә тагын авыл хуҗалыгын торгызабыз дип, күп миллиардларга исәпләнгән программалар булдыралар. Хәтта океан артыннан күп сөт бирә торган сыерлар да кайтардылар бугай. Ай-һай, андагы 40-50 литр сөт бирүче сыерлар бездәге тормышка яраклаша алырлармы икән?
Хәйдәр САБИТОВ.
Әлмәт шәһәре.
Комментарии