- 28.07.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №30 (26 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Салаватның концертларында бервакытта да мәгънәсез җырлар җырланмады. Аның «Мин яратам сине, Татарстан» дип җырлавы гына да ни тора. Ул – татарның гимны. Ул җырны җырлаганда бөтен тән чемердәп китә. Аңлый, тыңлый белсәң.
Мин концертларга күп йөрим, олы яшьтә булсам да. Бары тик яхшы куелган, эчтәлекле концертларга гына йөрим. Анда бик затлы тамашачылар була.
Салаватны 27 еллап күзәтәм. Аның концертларына хәтта керә алмыйча калган кешеләр дә була иде. Үземнең дә килгән кунагыма аның концертын күрсәтим дип, бик ялынып кереп, баскычка утырып караганым булды. Соңгы елларда карарга теләгән кеше күрсен, дип, концертларын икешәр атна куя. Радик Юльякшин энекәш тә менә шулай Казанда икешәр атна концерт куеп карасын иде. Хәленнән килсә. Салават белән тиңләшү өчен әле аның яңадан туасы бар. Тапкан тагын үзенә чагыштырыр, ярышыр кеше. Әнә Тямаев белән ярышсын.
30 ел буена сәхнәдән төшмичә, атналар буена зал тутырып концерт куя алган тагын кем бар?! Шушы кешене Радик Юлъякшин белән бер дәрәҗәгә кую – бик түбән фикер йөртү ул. Радикның 10 тапкыр кабатлап, «чык миңа кияүгә» дип сикерүе матурмы инде?!
Әйе. Хәзер кайберәүләр шундый бер көнлек җырларны ярата. Чөнки өсләре бөтен, тамаклары тук. Әти-әни җилкәсендә бик рәхәттә яшиләр. Аны, заманча, диләр. Чикерткә кебек сикереп йөрү заманча буламыни ул?
Салават, Зәйнәп, Филүс, Ришатлар концертын карагыз. Кыш көне Фәттаховның туган көне уңаеннан куелган концерт менә заманча иде, ичмасам. Сокланып, карап туймаслык иде. Берсе дә сәхнәдә арлы-бирле сикермәде. Чөнки алар – Венера Ганиева шәкертләре.
Яңадан Салаватка әйләнеп кайтып язасым килә. Ул бик ярдәмчел, кешелекле. Илһам Шакиров бик зарланып, газетага үзе турында «хәзерге көндә мин бик бәхетсез кеше», дип язган иде. Салават аңа беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды.
Салаватның Казанда концертлары башлана. Аңа зур уңышлар телим.
РАВИЯ апагыз,
Казан шәһәре

Комментарии