- 28.07.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №30 (26 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
(«Асылынсам, үлемемдә полицияне гаепләгез!» (2015, №43, 28 октябрь), «Сүз иреге – канунлы ирек ул» (2017, №13 (29 март))
Айгөл Закированы шундый уңайсыз хәлгә куючы бу бәндәне бик яхшылап бер тотып сүгәсе килә. Айгөл Закирова, Фәнзилә Мостафина – журналистиканың бөтен кагыйдәсенә, биш принципка туры китереп язучы каләм осталары. Укыйм да сокланам. Шушы Газимҗанов кебекләр аларның канатларын сындырмасыннар. Җәберләнгән, кимсетелгәннәрне яклаудан ваз кичтермәсеннәр иде. Ул Айратны яхшы гына куркытканнар да, сүзләрен кире алгандыр, дип уйлыйм. Калган гомереңдә башка беркайчан да алай эшләмә, үзеңне яклаган кешене, гомумән, кемне дә булса «йодрык астына» куйма. Янгул авылында яшәргә оят булсын. Айгөлдән гафу үтен!
Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхинага, вазгыятьне хокукый яктан ачыклаганы өчен, зур рәхмәт. «Сиңа ярдәм кулы сузарга уйлаган журналистны бутамаска кирәк булгандыр», – ди Зөбәйдә ханым. Хак сүзләр.
«Безнең гәҗит» кебек газеталар күп түгел, кадерен белергә кирәк.
«Кем Аллаһка якынрак – аның тормышы авыррак, ә кем ераграк – аныкы җиңелрәк булыр», – дигән Пәйгамбәребез (г.в.с) (Рамил хәзрәт Юныс вәгазеннән).
Әхтәм САТИЕВ-ҖАМАЛЫЙ,
Актаныш районы, Актаныш бистәсе
Комментарии