- 28.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №25 (27 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Акча эшләү сәясәте
Бу язманы укыгач, ачуым килде. Укытучы Фәния Габдуллинаның бер гаебе юк. Монда сәясәт бик зур. Лариса ансат кына акча эшләргә уйлаган. Хәзер бит нинди юллар белән булса да, акча эшлиләр! Бер яшь пар гаилә корды, балалары туды, кыз фатирында яшиләр, ир беркайда эшләми, торыр урыннары кысан. Хәйлә табалар, имеш, бала авыру, шулай халыктан акча җыялар. Хәзер бит ул модада. Миллионнан артык акча җыеп, шуңа коттедж салалар, шунда яшиләр. Безнең халык бик ярдәмчел бит. Балалары зур инде,10 яшь! Бик матур малай, авыру түгел, булмасын да – теләмим.
Ни өчен ул укытучыны гаепләргә? «Дальний» полиция бүлегендәге гаугадан соң безнең халыкны бөтенләй юкка чыгардылар, бу мәкаләдә дә гел урыс фамилияләре генә бит. Нишләп безнең халык үз сүзен әйтә алмый? Бу судта да дөреслекне яклап чыгарлык халкым булмадымыни соң? Эльвира сеңлем, нишләп үзләреннән дә катырак тормадыгыз? Ул судьяларның үзләрен судка бирергә кирәк.
Хәзерге укытучыларны бик хөрмәт итәм, балалар бакчадан ук тәртипсез, үзсүзле, тыңламыйлар. Укытучы балага «2»ле куйса да, шунда ук ата-анасы кычкырышырга килеп җитә. Башта балаңны, үзеңне бел син, ата-ана! Бер кеше дә үзенә «Мин кем соң?» дип сорау куймый, ә кешене тикшерәләр. Бигрәк тә бай балалары, гади халык алай итеп йөрми, эшли, яши, балалары да акыллы. Әмма шул хәрәм акчалы кешеләрнең үзләрен дә кеше дип әйтеп булмый, балаларын да.
Фәүзия ЗАРИПОВА.
Казан шәһәре.
«Во имя чего»… яки таяк ике башлы ул!
Хөкем гадел булдымы дигән соравыгызга җавап бирәм, юк, ул карар гадел түгел! Судья В.Багданова үз сүзен сүз итү өчен генә тартып-сузып чыгарган аны яисә Лариса Павлова артында ниндидер көчләр тора. Максатым ул көчләрне ачыклау түгел. Безнең кебек гади кешегә ул куркыныч та. Лариса ханым үзен бик батыр тота. Алла сакласын!
42 ел мәктәптә укыткан, шуның 24 елын урта мәктәп директоры, 4 елын директор урынбасары булып, укучыларыбыз тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен, бөтен көчемне вә акылымны, гомеремне биргән кеше мин.
Фәния Бариевна да инде 30 ел укыткан. Шул вакыт эчендә ул укучылары, аларның әти-әнисе белән конфликтка кермәгән. Укучылары аны ярата, аларның әти-әниләре хөрмәт итә, хезмәттәшләре дә аның чын укытучы икәнен таный. Абруйлы укытучы, сабыр! Сережаның әнисе Лариса ханым бөтенесен сызып ташларга тели. Монда бөтен «эш»не ул оештыра. Аңа җиңәргә кирәк. Ул гына дөресен белә һәм сөйли, имеш. Газиз улын бу «эш»кә катнаштыра, ел буе Фәния Бариевнаның, укытучылар коллективының теңкәсенә тия. Суд эшендә кече яшеннән үк катнашып, Сережа кем булып үсә? Сезнең үзегезгә үкенергә туры килмәс микән? Таяк ике башлы бит ул.
Укытучыларны «бандит шайкасы» дип мыскыл иткәне өчен, Лариса ханымның үзен судка бирергә кирәк түгелме? Ул улына дөрес тәрбия бирәме?
Фәния Бариевна дөрес әйтә: укытучы укучы корбанына әйләнгән. Гайре табигый нәрсә бу. Педагог галимнәргә монда эш чыгып тора әле: укучы нинди кагыйдәләргә таянып укырга һәм үз-үзен тотарга тиеш? Дисциплинаның нәрсә икәнен белмәгән укучыны ничек тәртипкә чакырырга? Хәзерге мәктәптә укучыларның җаваплылыгы мәсьәләсе хәл ителмәгән. Мәктәпне тәмамлаганчы укучы ни теләсә, шуны эшләргә мөмкин: тәмәке тарта, аракы эчә, наркотик куллана, сүгенә, җиһазларны боза, бала таба, өйләнә…
Әнә нинди акыллы японнар да 5 яшькә кадәр генә балаларына ни теләсә, шуны эшләргә рөхсәт итә: әйбер ват, телевизорны сүт, туздыр, әти-әниеңнең колагын бор. 6 яшь тулгач, үзен боргычлый башлыйлар. Ә бездә?..
Их, Дума БДИга рөхсәт биреп ялгышты. Балаларны чын кеше итеп тәрбияләүгә игътибар бирәсе иде безгә. БДИ балаларның балалык рәхәтен, ата-аналарның тынычлыгын алды. Уку елы башланып отчетлар биреп бетерүгә БДИ дип тотыналар, ел буе шуңа гына әзерләнәләр.
Мәктәптә балага яхшы тәрбия биреп була. Мин җитәкләгән мәктәп «Укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирү бердәмлеге» проблемасы өстендә эшләде. Хәзер без укыткан укучылар әти-әни, әби-бабай булдылар. Мин сөенәм: бүгенге Күн балалары тәртипле, Аллага шөкер. Аларны без укыткан һәм тәрбияләгән әти-әниләр, әби-бабайлар тәрбия кыла. Алга китеш бар.
Фәния Бариевна кебек белемле, тәҗрибәле укытучыларны сакларга һәм якларга кирәк.
Уку йортларына хәзер барысы да керә: булдырганы да, булдырмаганы да. Әнә шул булдыра алмаганнар төрле галәмәтләр «ясап» яталар инде. Бу очракта яхшылык белән яманлык тарткалаша.
Мәктәп балаларын нигә «массовкаларга» алып барырга? Эльвира Фатыйхова белән тулысынча килешәм. Балаларны тәрбияви чараларга йөртергә кирәк. Совет чорында без балаларны Брест, Мәскәү, Волгоград, Ульян өлкәсе, Казан, Болгар, Зөягә… йөрттек. Табигатькә, эзтабар походларына чыга идек. 1966 елның җәендә мәктәп эзтабарлары Күндә туып-үскән революционер, Мулланур Вахитовның дусты һәм көрәштәше Минһаҗ Гайнетдин улы Әллиев-Коновның патша сакчыларыннан качып, 1911-13 елларда мөгаллимлек иткән Биектау районы, Яңавылга бардылар. Мишә елгасын тикшерделәр. Өлкән сыйныф укучылары Г.Камал театрына йөри иде.
«Марс» колхозына 100әр гектар бәрәңгесен, чөгендерен алып бирә иде укучылар. Авыл хуҗалыгы бригадасында укучылар эшләп хезмәт хакы ала иде. 10 сыйныфны тәмамлаганда егетләр һәм кызыксынып укыган кызлар трактор йөртү таныклыгына ия була иде. Шул чакта тракторчы булган ир-атлар әле дә «Марс» агрофирмасында эшли.
Хәзер күп кеше бай нәселдән булуын, «зәңгәр канлы» икәнлеген күрсәтергә тырыша. Ни кызганыч, совет мәктәбе уңышларын себереп түктеләр. Аның урынына Көнбатыш үзе дә баш тарткан БДИны керттеләр. Инде берәм-берәм нәтиҗәләрен күрәбез: БДИдан куркып балалар үз-үзенә кул сала, укытучы укучы корбанына әверелә, БДИга барганда автобуслар фаҗигага эләгеп, укучылар, укытучылар зыян күрә, мәктәптә белем һәм тәрбия бердәмлеге юк, балалар роботка әверелә…
Җансыз компьютерга түгел, бәлки, күзеннән нур бөркелеп торган укытучы каршына утырып имтихан бирсә иде бала. Дөньяда үзгәрми торган кыйммәтләр бар. Хөрмәтле ата-аналар, укытучылар! Сез риза түгел ич бүгенге мәктәптән. Ник дәшмисез? Болай барса, бетәбез бит. Урыслар әйтмешли, «во имя чего»?
Рәшидә ГАЛӘВИ.
Питрәч районы, Күн авылы.
«Укытучылар – суд залында» (11 апрель, 2012 ел) һәм «Укытучылар суд залында – 2» (16 май, 2012 ел) язмаларына кайтавазлар ,

Комментарии