Мин дә рәнҗим!

Әнисә Хәмидуллинаның «Президент ишетсен иде!» (30 май, 2012)язмасыннан соң мин дә кулыма каләм алдым. Әнисә ханым, рәхмәт, бар сугыш ятимнәренең йөрәк әрнүен әйтеп биргәнсең.

Чынлап та, һич аңлашылмый: нигә сугышта үлеп калган әтиләребезнең гомере бәяләнми? Алар 20-25 яшьтә сугышка китеп, шунда үлеп калган бит. Безнең гаиләләребез, халкыбыз тыныч яшәсен дип гомерен биргән. Ә аның өчен аларга ни белән җавап бирәләр? Үзләрен оныттылар, чөнки сугышта үлгәннәрне искә алу көне дә юк. 9 Май да үлеп калганнарның балалары өчен түгел, исәннәр өчен генә бәйрәм. Үзебезне белгәннән бирле 9 Май – канлы яшь түккән көнем. Чит илгә барып, акчаларын кая куярга белмичә йөрүчеләр һәлакәткә очраса, аларга миллионнар бирәләр, исән ветераннарны бал-майда йөздерәләр, аларның оныкларына да фатирларны мәҗбүри бирделәр. Әле 9 Майга 5әр мең сум акча бирәбез дип язганнар иде. Аларга акча кирәк, ә сугыш ятимнәренә кирәкми! Бирсеннәр, күпсенеп әйтү түгел, әмма ятимнәрдән көлгәннәренә күңел рәнҗи. Билгеле, әтиләребез рухы да рәнҗидер. Рәнҗешләре ил өстенә төшмәс дип кем әйтә ала? Әтиләребез гомере хисабына яулап алынган тыныч тормышта Аллаһы Тәгалә биргән җирне дә сатып алырга, суны да исәпләп кенә тотарга калдык. Һичьюгы сугыш ятимнәренә бирер акчалары юк икән, пенсиябезгә азрак өстәсәләр, йә коммуналь хезмәтләргә түләүдән азат итсәләр, бераз күңел булыр иде.

Безнең дә күп яшисе калмады. көнендә булса да, безне искә алырлар дип көтәбез. Безнең дә йөрәкләр таш түгел, көлмәгез, мыскыл итмәгез ятимнәрне! Моны бөтен сугыш ятимнәре сүзе дип кабул итеп, президентларыбызга барып җитеп, алардан җавап ишетсәк иде.

Дания ИДРИСОВА.

Тукай районы, Түбән Суыксу авылы.

Комментарии