- 28.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №25 (27 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бакчада эшләп йөрим. Улым:«Әни, кара әле, синең яраткан казларың килә», – ди. Тезелешеп кайтуларын сокланып карап торырга яратам. Кыр казлары шундый матур итеп, төрле формага кереп очалар. Бер рәткә тезелеп, «Г» хәрефе ясап очып күздән югалдылар. Ничек шулай тигез бер сафта очарга була икән, Алланың рәхмәте? Көзен алар очып киткәндә күңелсезрәк була. «Исән-сау барып җитегез, хәерле юл сезгә!» – дип калам. Бабам: «Кыр казлары киткәндә, хәерле юл теләп, тәкъбир әйтеп озатыгыз», – дип әйтә иде.
«Әтнәдә язгы сугыш» (25 апрель, 2012 ел)язмасыннан җан тетрәнеп, тәнем чемердәп китте. Бабайның сөйләгәннәре, барыбызны да кисәткәне искә төште. Авылда шундый аяныч хәл була.
Сугыш башланасы ел. Язын кыр казлары килә. Ул елларда төркем-төркем казлар инеш буена килеп оялыйлар. Хәтта кешеләрдән дә курыкмыйлар, тиюче дә, куркытучы да булмый.
Авылның бер абзые беркөнне кыр казы атып алып кайта. Хатыны бик елый, жәлли, моны авыр кичерә, шулай да, пешерә. Хатыны һәм төпчек малае казны кызганып ашамыйлар. Гаиләдәге олырак ике малай белән абзый рәхәтләнеп утырып ашый. Ул ана каз була, күрәсең. Калган пары айлар буе абзыйның өй түбәсендә кычкырып, каңгырап йөри. Абзый бу тавыштан туя. «Бүген кичен монысын да тәвәккәллим, туйдым тавышыннан», – дип зарлана. Ләкин шул көнне районга киткән җиреннән кайта алмый, туры сугышка озаталар. Берничә айдан бер-бер артлы өйдә калган өч малай да сугышка китә. Хатыны өч кечкенә бала белән өйдә кала. Каз да тынычлана, күренми башлый.
Абзыйдан бер-бер артлы хатлар килә. «Окопта ятканда колак яныннан канаты белән бәрелеп бер кыр казы очып китте. Теге каз булдымы, әллә нишләп коелып төштем. Гел шул каз белән саташам», – дип хат саен искә ала.
Абзыйның соңгы хаты шулай тәмамлана. «Булмады инде, булмады, җан кисәгем, бәхил бул. Туган якларга кайтырга насыйп булмас инде. Теге чакта ниләр генә уйлап аттым икән шул кыр казын? Үзем генә дә ашамадым. Ике баламны да харап иттем, аларның исән-имин кайтуына ышанмыйм. Төпчегең кайтыр, Алла боерса. Бүген тагын төнозын шул каз белән саташтым. «Өчегезне дә минем язмыш көтә», – дип, төшемдә баш очымнан очып үтте. Гомерегез булса, карчыккаем, зинһар өчен, кыр казларына тимәгез, балаларга да әйт. Минем язмышны кабатламасыннар». Бу вакыйганы авыл картлары, бәлки, хәтерлидер дә әле.
Хәзер дә бик еш очрый андый язмышлар. Без аны аңламыйбыз, белмибез. Уйлап карасаң, бар кылган гамәлләребез, күргән кайгы-хәсрәтләребезнең сәбәбе бар.
Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.
Лаеш шәһәре.
Кыр казы каргышы ,

Комментарии