Сәрхуш милләт

Эчүчелек илебезнең аерылмас “дустына” әверелде. Русияне башка дәүләтләр арасында күрсәтүче “тамга” булып формалашты. Яки чит илләрдә бу елан агуы рус милләтен танытучы бер “бренд” буларак кабул ителә.

Бүген иң авырткан як шул: безнең халкы да сәрхушләр агымына кушылды. Яшәү рәвешен, үз-үзен тотышын, киенүен һәм эстрадасын кабатлап, үзебезчәгә әйләндереп тормыш итәргә өйрәнүенә сүз әйтеп булмый инде. Ни дисәң дә, һәр адәм баласының үз укытучысы, юл күрсәтүчесе була. Кеше ялгызы гына ныклы фикердә булып, язмыш сукмагын сайлый алмый. Аңа бер “гид” кирәк.

Эчү бездә дин буенча тыелган. Шуңа да ислам таләпләренә буйсынып гомер иткән татар кешесенең акылын ничәдер дистә ел эчендә спирт белән “юып” ыргыта алуларына ышанасы килми.

Булган бит шундый вакытлар: Хрущевның ватандашлары авыллары белән исереп, койма төпләрендә тәгәрәшеп ятканда, безнең татар ир-атлары гөрләтеп, рәхәтләнеп җир җимертеп тормыш иткән. Хәмернең “х” хәрефен дә ишеткәннәре булмады. Аның каравы, хәзер спирт чишмәсе татар иленә дә ага башлады. Инде хакимият үзе кардәшләренең аңын томалаучы “Татспиртпром” дигән аракы кранын ачып җибәрде.

Дәүләт халкының хәмердән үлә баруын күрепме, бу өлкәне тәртипкә салырга тырышып карады: инде ничә ел спиртлы эчемлекләрне зәңгәр экраннардан рекламалау иртәнге 6дан кичке 10га кадәр тыела. Төрле учреждениеләрдә аларны эчкән һәм тарткан өчен штраф чәпәргә керештеләр. Кибетләрдә 18 яше тулмаганнарга әлеге агуны сатуны тыйдылар. Тик берсенең дә нәтиҗәсе күренми. Рекламаны тыеп та, кинофильмнарда геройларның “Старый мельник” сырасын рәхәтләнеп чөмереп утырганнарын күрсәтү, белмим, нәрсәгә китерер?! Ә инде 13 яшьлек балаларның кибетләрдән бернинди проблемасыз аракы кыстырып чыга алуын беркемгә дә исбатлыйсы юк.

Канун ул кәгазь буяу өчен генә яхшы. Ә чынлыкта исә бар нәрсәне акча хәл итә. Әгәр ришвәтне пөхтә итеп бирә алсаң, руслар әйтмешли, “хоть родиной торгуй”, беркем бернәрсә әйтмәячәк.

Һаман да шул татар авылларын телгә алмый булмый. Кемнән, күпмегә “суррогат” яки “самопал”ны алырга була икәнен урамда теләсә кемнән белеп була. Мәсәлән, үзем Әгерҗе районы Исәнбай авылындагы хәлләр белән яхшы таныш. Г. апа яки К. гаиләсенең ай саен тикшерүләрсез сәүдә итү өчен кайсы участок инспекторына күпме акча “төрткәненә” кадәр мәгълүматым бар. Тик мин статист та, икътисадчы да түгел. Саннар белән башка кешеләр шөгыльләнсен. Ә менә төннәрен бакча артыннан ялган аракы төялгән “КамАЗ”ларны үз күзләрем белән күргәнем бар. Бүген үк кемнәрнең шушы эш белән шөгыльләнгәнен, исем-фамилияләрен, хәмернең кайдан килүен, нинди бәядән икәнен әйтә алам. Тик моны белеп кенә ни файда? Бу сатучыларга берни дә булмаячак. Чөнки кирәкле кешеләргә ай саен ярыйсы гына хезмәт хакына өстәмә кереп бара.

Исәнбайлылар да, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре дә, район хакимиятендәгеләр дә бу законсыз гамәлләр турында хәбәрдар. Берсенең дә беркая да тыкшынасы килми. Тормыш шулай җайлашкан инде. Кеше өчен кеше кайгырмый хәзер. Эчеп үлгән икән, шуннан ни? Эчмәсен иде, кем аның авызына көчләп салган. Халык шулай фикер йөртә.

Бер-ике ел элек булган хәл искә төшә. Т. абый мал суйдырган иде. Аңа ярдәмгә дип, авылдагы бер атказанган укытучының И. исемле улы да килгән булган. Эш беткәч, “гореф-гадәт” буенча хезмәттәшләр тамак чылатып алганнар. Бар да яхшы, бөтенесе дә канәгать калган. Тик менә икенче көнгә шул И.ның үлеме турында авыл буенча хәбәр тарала. Ә моңа сәбәпче булып Т. абыйның сыйлаган хәмере тора. Анысы исә кыш көне тәрәзәсе юу өчен кулланыла торган “Незамерзайка” ише, составында спирт булган бер сыекча булып чыга. Хәзер кибеттән аракы алып торасы да юк, гаражыңа кереп, бераз “фикер” йөртеп кенә алырга кирәк. Ә моның ахыры хәерле тәмамланмаячагы беркемне дә борчымый. Кемгә хаҗәт инде ул бер авыл баласы? Хәзерге дөньяда акча өчен анасын да сатарга әзер милләт!

Шушы барлык бәла-казаларда аракы җитештерүчеләрне генә гаепләү дөрес булмас иде. Моңа үзебез сәбәпче булдык. Татар хәмерне гаиләсенә үзе кертте. Авылдашларын, кардәшләрен, ватандашларын исертеп баеган милләттәшләребез буа буарлык. Аларны РФ Дәүләт Думасыннан гына эзлисе түгел, күршеләргә күз салуыбыз да җитә.

Аннары акылы томаланган, айный алмаган халык белән идарә итү хакимиятнең үзенә кулай. Чөнки өенә кайтып, диванга сузылып ятып, сырасын чөмерә-чөмерә футбол караган ир-атны бернинди проблема да борчымый. Нишләп әле бәяләрне көн саен күтәрмәскә? Электр энергиясе өчен түләүне дә нигә арттырмаска? Каршы дәшүче юк бит. Халык “Рубин”ның чемпион калуы, “Ак барс”ның кубок алуы белән бәхетле. Яшьләре төне буе урамда “Кулер” эчеп, бер-берсе белән сугышып, “бери от жизни все” дигән лозунгны тормышка ашыра.

Менә шундый “милли проект” бара илебездә. Милләтебез харап була бит, җәмәгать. Шунысы күңелне сыкрандыра.

Рәсим ХАҖИЕВ

Этнең дә җаны бар

Кеше үзен кайчакта дөнья патшасы дип уйлый. Аннан да көчлерәк, зирәгрәк җан иясе юктыр дип саный. “Дөнья патшасы” булгач, аның, әлбәттә, гади җан иясенә караганда, вазифасы, йөкләнгән эшләре дә күп була. Әмма “дөнья патшасы” моны еш кына оныта.

Элек-электән үк кеше йорт хайваннары белән бергә яшәгән. Этләрне дә бит дүрт аяклы дус, йорт сакчысы дип атаганнар. Бу – буш сүзләр түгел.

Ә хәзер урамда этләр өере белән йөри. Кем гаепле? Кешеләр үзгәргәнме? Әллә хайваннар үзләрен дөрес тота белмиме? Миңа калса, гаеп кешедә. Ничә ел сиңа хезмәт иткән, дус булган йорт сакчысын урамга, язмыш кочагына чыгарып ташла инде син! Уенчык булса бер хәл. Әле бит яраткан уенчыгыбызны да ташларга жәллибез! Ә этне берничек тә уенчык белән чагыштырып булмый! Ул бит җан иясе. Аның әйтергә теле булмаса да, безнең кебек үк йөрәге, күңеле, туганнары бар бит! Күзләре дә мөлдерәмә булып тулып тора. Әгәр туйдыра икән, асрамаска иде, һичьюгы, берәр танышыңа бирергә кирәк. Юк, кешеләр моннан да җиңелрәк ысул тапкан – урамга чыгарасың да шуның белән шул. Әгәр һәр кеше йорт хайванын шулай урамга чыгарып ташласа, урамнар эт белән тулыр иде.

Кешегә эт ташланган очракларны да күп ишетергә туры килә. Еш кына ул этне “котырган” дип атыйлар. Әйе, котыргандыр да. Тик нәрсәдән? Чыгарып ташлаган хуҗасына җыелган нәфрәтен, үчен, каргышын ул бүтән кешегә чыгара. Нәкъ Чыңгыз Айтматовның “Плаха” әсәрендәгечә. Анда Акбара исемле бүре балаларын авылның Базарбай исемле кешесе урлый. Вакыт үткәч, авылдашы Бостонның күптән көтелгән нарасые туа. Әмма бәхете аны тиз ташлап китә. Акбара үчен нәкъ менә Бостоннан ала: аның баласын алып китә. Бостон бүрегә атам дип, үз нарасыена ата. Бер уйласаң, бу очракта Бостонның гаебе юк, ләкин бүре баласын урлауда барыбер кеше гаепле бит.

Бердәм дәүләт имтиханы буенча инша яздык, анда да шушы ук тема. Кешенең эткә мөнәсәбәте, аңа чын кешегә кебек каравы чагыла анда. Автор этен шулхәтле ярата ки, “Синең дә бит күңелең, йөрәгең бар”, – дип эндәшә аңа.

Кеше үз-үзенә чокыр казый. Ә берәр көнне шунда үзе килеп төшмәс диеп, кем әйтә ала? Моны булдырмас өчен, бер-беребезгә генә түгел, безнең белән гомер иткән дүрт аяклы дусларыбызга да мәрхәмәтле булырга, хөрмәт белән карарга кирәк. Шул очракта урамдагы эт өерләре дә кимер, хайваннар өчен приютлар да булмас.

Алинә МИҢНЕВӘЛИЕВА.

Балык Бистәсе районы.

Брежнев вакыты сагындыра

Телевизор карыйм, газеталар укыйм да уйга калам. Кемдер белән акча, байлык туплый. Түрәләр чит илне баетып ята. Безнең ил бернәрсә дә эшли белми икән, дигән фикергә киләсең. Дару, сөт порошогы, хәтта техник әйберләр дә чит илдән кертелә. Санасаң, исең китәр. Грипптан саклану өчен, битлек тә чит илдән керсен әле… Ул битлекне үзебездә генә тегә алмыйлармыни?! Алалар, әлбәттә. Кешеләргә эш урыны булыр, эшсезләр саны да кимер иде. Эш белән тәэмин итә алмагач, нигә студентларны укытып торырга соң?!

Бездә җитәкчеләрне кайгырткан, аларны баетыр өчен чыккан законнар гына эшли.

Яшь парларга бигрәк тә кыен. Өйләнешәләр. Торыр урын юк. Ул ипотека дигәннәренә дә һәркемнең көче җитми. Өйләнешкәч, хатын бала белән утыра, гаиләне бер ир туендыра. Аның акчасы нәрсәгә җитсен?! Хатыны әле генә югары уку йортын тәмамлаган та булса, аңа бала акчасы да түләнми. Болар законмы? Уйлап карагыз әле. Шул бер керемне өчкә бүлгәч, ипотекага түләргә кала микән? Яшьләргә дип эшләнгән йортларны акчасын кая куярга белмәгән байлар сатып ала. Бу күчемсез милеккә әйләнә.

Брежнев вакытында тулай торак дигән урын бар иде. Өйләнешүчеләргә шуннан бер бүлмә бирделәр. Шул чакларны сагынабыз.

Яшьләр киләчәксез, дип әйтергә яратабыз. Киләчәкне шулай көтәләрме? Яшьләр бик башлы хәзер. Бу эшсезлек тарихка кереп калыр әле. Брежнев вакытында бер генә дә эшсез кеше юк иде. Бөтен рәхәт гомер аның чорында булган икән.

Әлфия МАДЪЯРОВА.

районы, Юртыш авылы.

Мода белән бергә

Хәзер телевидение, радио һәм интернет китап укуны кысрыклап чыгара бара дигән стереотип яши. Чыннан да, ике таныш очрашса, китап уку, әсәр геройларының язмышы турында кызып-кызып бәхәсләшми, ә телевизордан ишеткән яңалык яки интернетта кемнәр белән аралашуы турында гәпләшә.

Арабызда китап җене кагылганнар бетә бара дип уйлый идем. Күптән түгел Казанга баргач, бәхеткә, әлеге стереотипны өлешчә генә булса да җимердем. Шәһәрдә булган саен китап кибетенә керми калганым юк.

Бауман урамында урнашкан китап кибетендәге атмосфера ук укучыны җәлеп итә торган. Сатучылар рәхәтләнеп татарча сөйләшә, сорауларга җавап бирә, укучыга кирәкле китапны үзләре тәкъдим итә. Мине биредә китапларның арзан булуы сөендерә. 25-30 сумга менә дигәнне сатып алырга була. Студент, укучы халкы өчен отышлы инде бу. Сатучылар әйтүенчә, кибеткә студентлар да, танылган шәхесләр дә, олы яшьтәге кешеләр дә керә икән. Китапны үзләренә укырга сайлаучылар да, бүләккә бирергә дип алучылар да бар, ди. “Укучылар булмагач, татар китапларының киләчәге юк”, – дип, лаф орулар юкка икән. Болай булса, җир йөзеннән китаплар юкка чыкмас, дигән фикергә килдем.

Шул ук Бауман урамында урнашкан “Дом книг” кибетенә дә керми калганым юк. Монда инде татарча китаплар очратып булмый, шулай да рус язучылары белән беррәттән, югары киштәләргә чит ил язучыларының әсәрләре дә менеп “кунаклаган”. Тик монда уртача калынлыктагы китапларның бәясенә күз төшкәч, чәч үрә тора. Иң арзаны – 180 сум тирәсе. Ни өчен бәяләрдә җир белән күк аермасы соң? Югыйсә татар китаплары да шундый ук кәгазьдә басыла, бизәлеше дә чит илнекеннән бер дә ким димәс идем. Әллә хикмәт әсәр эчтәлегендәме? Алай дисәң, бөек Тукай, Такташларыбызның үлмәс әсәрләре яңа гына “шытып чыккан” рус язучысының студент язмаларыннан кай җире белән калыша икән? Сатучы кыздан китапларның сатылуы турында сорашам. “Бездә бәя югары дип тормыйлар, алалар. Мәшһүр классикларыбыз белән беррәттән чит ил язучыларына да сорау зур. Кайберәүләр аларны укыр өчен дә алмый, хәзер өйдә затлы-затлы китап тоту модада бит, башкалар алдында мактаныр өчен алалар”, – дигән җаваптан соң бөтенләй аптырашта калдым. Китапны да мода буенча алып буламыни? Димәк, Пушкин заманындагы француз китапларын җыю модасы бүген дә яши икән. Шунысы кызык: модадан чыккач, ул китаплар нәрсә булып хезмәт итәр соң?

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Арча районы, Мөндеш авылы.

Комментарии