«Төрмәдән чыккан кешене кабул итмәсәң, ул кабат җинаять кыла»

«Төрмәдән чыккан кешене кабул итмәсәң, ул кабат җинаять кыла»

Төрмәдән чыккач тормыш бармы? Иректә яшәүче моңа җавап эзләп әллә ни баш ватмаса, рәшәткә артында утыручы өчен еллар буе тынгы бирми торган сорау бу. Чөнки озак вакытлар ябылуда яшәгәннән соң, гадәти тормыш агымына кереп китү өчен күпме көч куярга кирәк булачагын аңлый ул.

Сер түгел, бездә халык төрмәдә утырганнарны өнәп бетерми. Андыйлардан куркалар, качалар, читләшәләр. Рәшәткә артыннан чыгучының эшкә урнашырга омтылып каравы да шактый четерекле проблемага әверелә – чөнки гадәттә эш бирүче, «авыртмаган башка тимер тарак булмагае», дип фикер йөртә һәм кире борып кайтара аны. Шундый шартлар булганда яңа гына иреккә чыккан кешегә нишләргә һәм кая барырга соң?

Русиянең башка төбәкләрендә әлеге сорау җавапсыз калыр иде мөгаен. Тик Татарстанда бу яктан мәсьәлә өлешчә хәл ителгән: Казан шәһәрендә илнең башка бер генә төбәгендә дә булмаган оешма бар. Ул – төрмәдән яңа гына чыкканнар өчен реабилитация һәм адаптация үзәге.

Үзәкнең җитәкчесе һәм оештыручысы – Азат Гайнетдинов кайчандыр үзе дә төрмәдә утырган кеше. Ләкин иреккә чыкканда дөньяга карашлары тамырдан үзгәргән була инде аның. Хәзерге көндә Азат әфәнде, шәхси төзелеш бизнесы китергән акчалар хисабына, «утырып чыкканнар»га ярдәм күрсәтә. Үзәкнең нәрсә белән шөгыльләнүен тулырак белү өчен аның җитәкчесе белән әңгәмә кордык.

– Азат әфәнде, мондый үзәкне оештырып җибәрүгә нәрсә этәргеч булды?

– Яшьлегемдә төрмәгә эләгеп, 2004нче елда иреккә чыктым. Ул вакытта Казан меңьеллыкка әзерләнә иде. Иске йортларны җимерәләр, кирпечкә бүләләр, төзелеш эшенә керештем. Акрынлап, төрмәдән чыккан танышларымны да эшкә җәлеп иттем, чөнки алар миңа шалтыраталар да киңәш сорыйлар: «Кая барырга, кем булып эшләргә, Азат? Эш юк, торыр урын юк», – диләр. Реабилитация үзәге оештырырбыз дигән уй башта да юк иде, үзеннән-үзе килеп чыккан әйбер бу. Башта аларны үземнең объектларда гына эшләтә идем, соңыннан башка оешмаларга да урнаштыра башладым. Универсиада алдыннан эшче көчләр күп кирәк булды, әйтик ташчылар, чөнки төзелешләр күп иде. Шул вакытта бу эш җитдирәк төсмер алды. Без шушы елны рәсми рәвештә теркәлеп, эшебезне югарырак дәрәҗәгә күтәрдек. Президентка да күрсәттек, иҗтимагый палатада да теркәлдем. Шулай бу эш җәмәгать эшенә әверелде. Әнә шул рәвешле башланып киткән әйбер иде. Безнең республикада ел саен 4500дән алып 5000гә кадәр кеше төрмәдән чыга. Тик җәмгыятьтә шундый мөнәсәбәт: кеше эшкә урнашырга килә, ләкин «графа наличия судимости» дигән әйбер бар, хөкем ителгәне булса, аны эшкә алмыйлар. Аннан халык зарлана: төрмәдән чыккан кешедә өмет юк, ул кабат җинаять юлына баса диләр. Чынлап та, статистиканы карасак, рецидивлар бик күп, республика буенча гына алсак та, 75 процент очракта хөкем ителгән кеше кабат төрмәгә кайта. Ә уйлап карыйк әле – ни өчен шулай? Чөнки төрмәдә утырганнарны эшкә алмыйлар, андыйларның хатыны, аерылып, башка кешегә кияүгә чыга, әниләре үлә, туганнары фатирларын үзләренә ала, алар урамда калалар. Аларны төрмәдә ашата, эчертә, саклыйлар иде, ә монда беркемгә кирәкмиләр. Эш белән көтеп тормыйлар, эш бирмиләр. Халыкны аңлап була. Болар кеше үтергән, талаганнар – ник бандитларны жәлләргә? Тик бу очракта таякның икенче башы да бар. «Зэк»ны гына гаепләп булмый. Моның асылын карарга кирәк. Төрмәдә утырганнарның 95 проценты җинаятьләрен исерек килеш эшләгәннәр. Ә исерек кеше үз гамәлләренә җавап бирә алмый. Халыкны эчертү буенча безнең илдә зур агитация бара дип саныйм. Телевизордан да шуны күрсәтәләр, кибеттә дә аракылар киштә-киштә тезелгән. Ник боларга каршы чыкмый җәмгыять? Кеше үтерүчене генә алыйк. Эчкәнсеңме-эчмәгәнсеңме, кешене үтергәнсең, димәк, бу зур җинаять. «Аны кылганда син исерек булгансың бит», дип акларга теләмим мин, чөнки беркемнең дә авызына мәҗбүри коймыйлар. Ләкин шул ук вакытта кешеләрнең холыклары бер төрле түгел бит. Кеше ялгышкан, бирелгән хөкем җәзасын үткән, иреккә чыккан. Зонага эләккәч, алар айный. Кайберләре, бәлки, киләчәктә авызына тамчы да хәмер капмас. Аларга туры юлга басу болай да авыр, ә без әгәр дә аларны җәмгыятьтән этәрсәк, алга таба да кимсетсәк, ярдәм итмәсәк, сез, «зэк»лар, безгә кирәкмисез дисәк, моның ахыры ни белән бетәчәк? Билгеле, алар кабат төрмәгә эләгү җаен караячак. Дөрес аңлагыз, мин җинаятьчеләрне якламыйм. Тик аларны гаепләп тә бетерә алмыйм. Бу хәл теләсә кем белән булырга мөмкин, телевизордан да ничә еллар буе түрә булган кешеләрне төрмәгә алып китүләре турында күрәбез бит. Һәр нәрсәне төбенә төшеп карарга кирәк кенә дип әйтәм.

– Үзәккә килгәннәргә нәрсәләр белән ярдәм итәсез?

– Безнең үзәккә барыр урыны булмаган егетләр килә. Бүгенге көнгә кадәр үзәк аркылы 350 кеше узды. Кемнәргәдер яшәү урыны, эш белән, кемнәргәдер юллык акча белән ярдәм иттек. Алар белән психологлар да эшли. Эш урыннары мәсьәләсенә аерым тукталасым килә. Килү белән аларга ике кагыйдәне җиткерәбез: аракы эчмәскә һәм эшләргә. Кызганычка, безнең әлегә Казанда төрмәдән чыкканнарны урнаштырырга тулай торагыбыз юк. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә дәүләт җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл ителә. Бер бина таптык, ләкин аны төзекләндерергә күп акчалар кирәк. Безнең Лаеш районының Хәерби авылында тулай торак бар. Күпчелеген шунда җибәрәбез. Алар фермада эшли. Кемдер терлек карый, кемнәрдер эретеп ябыштыру эше белән шөгыльләнә, икенчеләре котельныйда… Мин үзем чыгышым белән Хәербинеке. Хәерби хуҗалыгы җитәкчесе Радик Вафин 2000нче еллардан бирле төрмәләр белән эшләде. Төрмәләрне кәбестә, бәрәңге белән тәэмин итә иде ул. Минем төрмәдән чыгучыларны эш урыннары белән тәэмин итүемне белеп алгач, тәкъдим ясады – әгәр дә егетләрең бар икән, миңа эшкә килсеннәр, ди. Үзегез ишетеп беләсездер – хәзер авыл кешесенең бик эшлисе килми. Авылда яшәп, сыер да асрамый хәзер кеше – ялкауландылар. Ә бу авыл Казанга да якын урнашкан булгач, бөтенесе шунда китеп эшли. Авылда сыер савучы, мал караучы булып эшләргә кеше юк. Хәзер аның хуҗалыгын да эшчеләр белән безнең үзәк тәэмин итә. Шулай ук Мәскәү янына да вахта методы белән эшкә җибәрәбез. Ярдәм сорап килүчеләрнең күбесен физик көч сорый торган җирләргә урнаштырабыз, министр итеп урнаштырып булмый, билгеле.

Сезнең үзәк хатын-кызларга да ярдәм күрсәтәме?

– Хатын-кызлар белән дә эшлибез, ләкин әлегә ныклап торып түгел. Безнең аша берничәсе үтте, аларны эшкә урнаштырдык. Киләчәктә бу эшкә көчне күбрәк юнәлтергә ниятлибез.

Азат әфәнде, Хәербидәге халык төрмәдән кайткан кешеләрнең авылга кайтып урнашуына ничек карый соң? Ризасызлык белдермиләрме?

– Без егетләрне кич авылда йөртмәскә тырышабыз, аларның тәртип ягы контрольдә тотыла. Шул ук вакытта өйләнеп, авылда гаилә корып җибәрүчеләр дә бар араларында. Аннан соң безнең оешмага күп кенә гуманитар ярдәм килә. Әйтик, бер ипи заводыннан ай саен бер Газель печенье, прәннекләр бирәләр. Әле күптән түгел шуның бер өлешен авыл мәктәбенә керттек, шулай ук аларны балалар йортларына таратабыз. 4 ел дәверендә ел саен корбан чалып, итен мохтаҗ гаиләләргә өләшәбез. Балалар өчен мәйданчыклар эшлибез. Ягъни социаль якны карыйбыз. Без диюем – ул мин, ягъни Азат Гайнетдинов кына түгел. Командасы булмаса, Азат кем соң ул? Бер кеше түгел. Командасыз эшләп булмый. Ягъни безнең үзәкнең башкаларга да файдасы тия, шуңа ризасызлык белдергәннәре юк.

Реабилитация үзәгенә килгәч тә кабат җинаять юлына басучылар бармы?

– Теркәлгәннән соң без статистика алып барабыз, әлегә мондый күренеш бездә өч процент. Игътибар итегез: рецидив очраклары дәүләттә 75 процент, ә бездә – өч.

Киләчәктә шушы өлкәдә тагын нинди юнәлешләрдә эш алып барырга уйлыйсыз?

– 11 еллык тәҗрибәбезгә таянып, ИР, ягъни «исправительная работа» дигән әйбер кертергә кирәк дигән фикердә тукталдык. Әйтик, кеше үзенең срогын үтәп бетерергә ике ел калгач, аның характеристикаларын укыйбыз да, барысын да иләк аша уздыргач, гарантия хатлары язып, аны иреккә алып чыгабыз һәм эшкә урнаштырабыз. Бу ИР дип аталачак. Реабилитация чарасы буларак, бик әйбәт алым бу. Моны Югары мәхкәмәдәгеләр белән дә сөйләштек, алар да хуплый. Кеше үзе тоткын санала, ә үзе иректә. Мондый кешегә эшкә алучы минималь хезмәт хакы түләргә, ашау һәм тору урыны белән тәэмин итәргә тиеш була. Ике ел шушы рәвешле реабилитация үтү дәверендә кеше эшләргә дә өйрәнә. Ни өчен болай дип әйтәм, чөнки төрмәдәге тоткыннарның 40 проценты гына эшли – калганнары тик ята. Әйтик, кешегә 10 ел срок бирделәр, ди. Шушы вакыт эчендә ул эшләмичә, ашап тик кенә ятачак икән, ул шушы тормыш рәвешенә өйрәнәчәк һәм иреккә чыккач та аның эшлисе килмәячәк. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен без ИР вариантын тәкъдим иттек. Дәүләткә дә файдалы булачак бу. Үзегез уйлап карагыз: бер тоткынны ай буе төрмәдә тоту 30 мең сумга чыга. Бу – сезнең, минем салым акчаларыннан җыела торган сумма. Бер җинаятьче елына хөкүмәткә 360 мең сумга чыга дигән сүз. Ә шул ук вакытта җинаять эшләмәгән мәктәп баласына дәүләттән бер елга 30 мең сум бирелә. Монда гаделлек кайда соң? Татарстанда хәзерге вакытта төрмәләрдә 12500ләп кеше утыра. 360 мең сумга тапкырлагач, елына миллиардлаган акча чыга дигән сүз. Бу бит Татарстан эчендә генә! Ә Русиядә тоткыннарның саны 600 меңнән артык. Шулай булгач, безнең салым акчаларының ничәмә-ничә миллиарды аларга китә дигән сүз. Алар җинаять тә кылсын, без, савым сыеры урынына, аларны ашатып та ятыйкмы? Эшләп ашасыннар. ИР – әлеге уңайдан бик отышлы алым булачак. Чөнки тоткынның хезмәт хакыннан салым тотылып, дәүләт казнасына салынып барачак.

Сезнең үзәккә килеп эләгү өчен ниндидер критерийлар бармы?

– Дөрес сорау бирәсез. Бу язма чыкканнан соң, безгә: «Менә мин ике-өч ел элек утырып чыккан идем, эшкә урнаштырыгыз», – дип килүчеләр булыр, бәлки. Алдан ук әйтеп куясым килә – без әле генә төрмәдән чыккан кешеләр белән генә эшлибез. Берничә ел элек утырып чыкканнар бик четерекле була. Яки алар ниндидер җинаять эшләп өлгергәннәр һәм шул рәвешле безнең оешмага минус булып торалар, яки ул ялкау кеше. Чөнки эшлим дигән кешенең 3 ел буе эш табалмавына ышанмыйм мин. Дөрес түгел ул. Төп критерий шул – кеше төрмәдән чыккан гына булсын. Без ашыгыч ярдәм кебек – беренче ярдәмне күрсәтәбез. Кеше төрмәдән чыкты гына – киендердек, (кайбер оешмалар үзәкне киемнәр белән тәэмин итә), икенче берсе «продуктовый набор» бирә – аны тапшырабыз. Кешене эшкә урнаштырабыз. Төрмәдән чыгучыга «кармак» кына бирәбез без, ә «балыкны» ул үзе тота. Икенче критерий – эшли алырдай көче, сәламәтлеге булсын. Сәламәтлекләре какшаганнарны больницаларга йөртәбез анысы. Дәваландырабыз. Тик туберкулез белән авыручыларга, шулай ук инвалидларга ярдәм итәргә мөмкинлегебез юк. Чөнки бу һаман да торак мәсьәләсенә килеп терәлә. Аякка бассак, киләчәктә шәһәрнең читендәрәк төрмәдән чыккан авырулар, өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар өчен бер пансионат булдырырга теләгебез бар. Аларны ашатып, киендереп, картлыкларын, соңгы көннәрен тынычлыкта, караулы җирдә уздырырга телибез. Бу теләк тә киләчәктә тормышка ашар дип ышанам.

P.S. Хөкем ителгәннәрнең реабилитация һәм адаптация үзәге вәкилләре күптән түгел Казан шәһәрендә юл читен чистарту өмәсендә катнашкан. 61 кешедән торган төркем 2 чакрым озынлыктагы 6 гектар җирне чүптән арындырган. Азат әфәнде «егетләрне хезмәт белән берләштерәбез» дип сөйли. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик – үзәккә килеп эләккәннәрнең Азат Гайнетдиновка рәхмәте чиксез. Лаеш районының Хәерби авылында эшләүче «зэк»ларның ничек дөнья көтүләрен күрергә дип кайткач ишеттем мин ул рәхмәт сүзләрен. Газетабызның киләсе санында төрмәдән кайтканнарның язмышы һәм ни белән шөгыльләнүләре турында тулырак язма чыгачак.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии