Мин дә күрдем ул кырны…

«Безнең гәҗит»тә 2018нче елның 19нчы санында (9 май, 2018 ел) басылган «Рухи яу кырында күргәннәрем» дигән язмадан соң туган фикерләремне язарга булдым.

Тирән йокыга талган хәлдә, татарның үткән тарихында казына торгач һәм бүгенге вәзгыятенә анализ ясый-ясый, «Безнең гәҗит»тә Ярулла Насыйбуллин сурәтләгән рухи яу кырына мин дә килеп эләктем бугай. Сурәтләгән вакыйгаларга 3 ел вакыт үтсә дә, андагы үзгәрешләр татар кавеменә бер адым да уңай якка үзгәрмәгән икән. Милләтнең уллары һаман шулай мәрткә киткән килеш яшәп ята. Галимнәр, язучылар, музыкантлар, артистлар, академиклар, профессорлар, рәссамнар төркеме тыныч йокыда. Бу төркемнән юристлар гына «власть структура»сындагы район, шәһәр башлыклары, министрлар, көч структуралары төркеменә, ягъни «служилые татары» төркеменә күчкән. Һәм миңа алар арасындагы сөйләшүләрдән аңлашылганча, бу төркем битләрен элеккечә куллары белән томаламыйлар икән. Чөнки алар Аллаһы Тәгаләнең бар нәрсәне дә күреп-белеп торуына һич тә ышанмый. Моны аларның эш нәтиҗәләре күрсәтеп тора – татар кавеменең тамыры корып бетеп бара. Балаларга беркайда да ана телендә укый, яза, сөйләшә алмаслык мохит тудырылган, димәк, берничә елдан татар теле беркайда да яңгырамаячак! Алар шуңа ирешү өчен бар көчләрен куя. Әнә, «ТИҮ»* дигән оешманы, без дә башка кавемнәр белән тигез хокуклы, дигән өчен пыр туздырганнар. Әле аның белән канәгатьләнмичә, 250 мең сум штраф та салганнар! Шулай итеп, Яруллин язмасында искә алынган «бер төркем» юк ителгән. Әнә «президент» атамасын да юкка чыгарганнар икән. Татарларга басым ясарга җирлек булсын өчен, чиркәү яндыручылар, газ магистрален шартлатучылар, «вахабитлар», тагын әллә нинди төркем исемнәре уйлап табып, уянырга кирәк, дип, күзләрен ачучыларны зинданнарга олактыралар. Барысы да имештер «экстремист», «террорист»… Аннан хәзер аларның газаплаулардан әрнеп ыңгырашулары гына ишетелеп тора. Өйдә калган туганнарының, әтисез калган балаларның, хатыннарының чарасызлыктан, җәберләүләрдән сызланулары еракларга ишетелә. Ә өлкән яшьтәге агайлар-бабайлар, йөрәкләре әрнеп, ялгыз булса да пикетка чыксалар, пенсияләрен тартып алып штраф салалар. Ярулланың иң зур төркем дип атаган – кәкрәеп, бөкрәеп мәрткә китеп, үзләренең мәктәп директорлары белән кочаклашып йоклап ятучы укытучылар төркемен бераз азайтканнар. Мәктәпләрдән меңәрләгән татар теле укытучыларын куып чыгарганнар. Калганнарына да башка дәрес укытучыларына караганда ике өлеш авыр шартлар тудырылган. Билгеле, шулай эшләгәндә калганнары үзләре китәр! Бер директор карышып маташкан ди дә, аңа каршы бөтен көч структуралары бердәм булып, эшенә аяк чалып, судларга тартканнар, анда төрле штрафлар белән җәзалаганнар, ди. Теләктәшлек күрсәтергә бер генә директор, укытучы шул судларның берсенә дә килеп тә карамаган. Гәрчә ул директор үзе татар булмаса да, татар теле өчен көрәшеп өч дистә судлар аша үткән.

Депутат, министр һәм кеше хокукларын якларга тиешле оешма кешеләре турында әйтәсе дә юк. Аларга татар теле кирәкми, күрше кавем теленә генә сүз тидерелмәсен, Аллам сакласын! Тагын бер яңалык шул – татар телен саклау, үстерү өчен югары даирәдәгеләрдән бер төркем оештырылган, ди. Тик нигәдер аларның тавышлары беркайда да ишетелми, эшләре дә күзгә күренми. Ә мәктәпләрдә татар баласы күрше кавем телендә белем алуы дәвам итә.

Язмада татар кешесенең президент булырга мөмкинлеге турында сүз чыккан иде. Татарда вәзгыять шундый инде хәзер, аны берничек тә «недопустят»! Үткән тарихтагы Сөембикә-ханбикәне күрше кавемгә коллыкка биреп җибәрү дә, татарларның, үзара килешә алмыйча сугышып, дәүләтне югалтулары моңа дәлил. Ул дәвердә дә тирә-яктагы мәрткә киткән татарлар читтән генә карап торганнар ич!

Шуларны уйлый-уйлый неондерталецлар фаҗигасе искә төште. Аларның безнең көннәргә кадәр яши алмаганнарының сәбәбен галимнәр ачыклаган. Тормышларын җайлар өчен, аучылык, терлекчелек, балыкчылык, игенчелек белән шөгыльләнмәгәннәр. Бер-берсе белән төркем-төркем булып сугышканнар. Әсирләрен тау куышларында учакта пешереп ашаганнар. Инде аз санлы калгач та, берсен-берсе ашап (самоедство), тарих битләреннән бөтенләй югалганнар. Бу хәлләрне галимнәр тау куышларында фәкать итләре кырылган кеше сөякләре табылуын һәм башка тормыш рәвешләрен өйрәнеп шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Хәзер татарлар тормышына күз салсаң, тирә-ягыңа әйләнеп карасаң, гәҗит-журналлар укысаң һәм дә төрле кешеләр белән аралашып, шундыйрак нәтиҗәгә килгәнеңне сизми дә калырсың. Татарга ерак калдымы неондерталецлар фаҗигасеннән?

Кем соң татарны президентсыз калдыра? Киләчәге турында уйлана башлаучыларны зинданнарга ташлый, үз телендә укырга мөмкинлек бирми? Дөрес – «служилый татар»!

Шуларны уйлый-уйлый, «Безнең гәҗит» янәшәсенә килеп җиттем бугай. Кулына ике байрак тоткан Илфат Фәйзрахманов бүген алҗыган хәлдә, байраксыз басып тора. Янәшәсендә байрак тотарга җөрьәт иткән ярдәмче юк. Үзенә һәм ярдәмчеләренә булган янауларга, «служилый татар» басымнарына никадәр түзеп тора алсын соң? Артындагы татар язучылары да күзләрен йомып, мәрткә киткән килеш, күрше кавем оешмасына табан юнәлеш эзлиләр. Мәрткә киткәннәрне уятырга теләп талпынып караучылар да «иноагент»ка әйләндерелеп, шыпырт кына сөйләшкәләп, качып- посып яшеренеп калганнар.

Без самоедлармы, әллә башкача аталып, бер-беребезне юк итү юлы белән яшәүчеләрме?

Шундый уйларым белән, татар кешесе булып, самоедка әверелгәнче дип, әле йөрәк тибүе туктамаган гәүдәмнән чыгып, ниндидер башка әйбергә әверелеп, чиксез галәмгә очып киткәнмен…

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

*Юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлеге туктатылып торылган оешма

Комментарии