- 27.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Татарстан мәгарифендә бик тә сәер күренешләр күзәтелә. Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тарафыннан, татар гимназияләренең башлангыч сыйныфларында татарча укытырга, дип катгый таләп куелса да, укытучы коллективлары моңа каршылык күрсәтә. Беркайда да татарча укыту оештырылмый, аның урынына мәгариф хезмәткәрләре күз буяу белән генә шөгыльләнә. Әйтик, министр таләбеннән соң, яз башында Чаллыдагы 2нче татар гимназиясенең 3а сыйныфында математиканы татарча укытуга күчергәннәр иде. Укучылар 4а сыйныфына күчкәч, янә урысча белем бирәләр.
Ата-аналар ризалыгы белән әлеге гимназиядә татарча укытулы өч 1нче сыйныф (б, в, д) ачылырга тиешлеге апрель аенда билгеле булды. Улым Илханны 1д сыйныфына алдылар. Май аенда узган ата-аналар җыелышында 1д сыйныфы җитәкчесе Ә.Сәгыйтова: «Барлык фәннәр дә татарча укытылачак», – диде. Шул вакытта бер генә баланың ата-анасы моңа каршылык белдерде. Киресенчә, кайбер ата-аналар: «Элек татарча укып, институтларга кердек әле», – дип, укытучыга теләктәшлек күрсәтте.
Җәй башында узган икенче ата-аналар җыелышыннан соң Ә.Сәгыйтова: «Математиканы бәлки татарча укытырбыз», – дип, минем белән әңгәмә корып алды. Мондый сөйләшүләр башка ата-аналар белән дә оештырылгандыр, дип уйлыйм.
Август азагында узган җыелышка мине чакырып та тормадылар. Шул җыелышта 1д сыйныфы җитәкчесе, моңарчы әйткән сүзеннән кайтып: «Фәннәрне урысча да укытачакмын», – дип белдергән. Һәм сентябрь аеның беренче көненнән үк укучыларга урысча-татарча белем бирә башладылар. Ягъни урысча укыта да, кайбер җөмләләрнең татарчасын әйтеп бара. Аерым фәннәр тулысынча диярлек урысча укытылды. Сентябрь башында узган ата-аналар җыелышы, гомумән, татарча укытуга каршы агитация формасында барды. Укытучы: «4нче сыйныфта математика, әйләнә-тирә фәннәреннән урысча контроль эш булачак», «мониторинг урысча узачак» һ.б., – дип, ата-аналарның котын алды. Югыйсә, министрның: «Татарча укыган балаларга киләчәктә контроль эш татарча төшереләчәк», – дигән сүзе бар.
Шул җыелыштан соң гимназия директоры Ф.Әюповага 1д сыйныфында татарча укытмауларын әйттем. Директор миңа: «Без ике арбада утырабыз, ошамаса, икенче мәктәпкә китегез!..» – дип белдерде.
Министрга хат язгач, сентябрь уртасында министрлыктан 2нче гимназиягә тикшерү комиссиясе килде. Элеккеге министрлар вакытында андый комиссияләрнең эше концерт карауга һәм өчпочмак-бәлеш ашауга гына кайтып кала иде… Ә бу комиссия чынлап торып тикшерү уздырды. Аннан элегрәк комиссия 29нчы, 54нче татар гимназияләрендә дә булган. 54нче гимназиядә укучыларның татарча белү дәрәҗәсен тикшергән. Сыйныфта бер генә бала: «Татарча аңламыйм», – дип кул күтәргән. Комиссия 2нче гимназиядә дә сыйныфларны күреп чыкты. Шуннан соң булган сөйләшүдә комиссия башлыгы, министр урынбасары И.Мөхәммәтов беренче сыйныф укытучыларына үтенеп тә, катгый итеп тә: «Татарча укытыгыз», – дип әйтте. Чөнки гимназиянең статусы да татар. Балаларның барысы да татарча аңлый, аралашулары гына урысча.
Туган телдә өзлексез белем бирелсә, балалар ике-өч атнада татарча сөйләшә башлаячак. Әйтик, Советлар вакытында да, 2000нче еллар башында да шәһәрләрдә фәннәрдән татарча укыту бетерелгәч, урысча белмәгән меңләгән татар баласы урыс телле мәктәпләрдә укыды. Татарчасын аларга бер укытучы да аңлатып тормады, ягъни балаларга татарча-урысча белем бирелмәде. Урысча укытып, алардан бик тиз арада урыс телле балалар ясадылар.
Мәгариф министрлыгы комиссиясе киткәннән соң, 1д сыйныфында урысча-татарча укытуның татарча өлеше бераз артты, ә тулысынча урысча укытылган дәресләр урысча-татарчага күчерелде. Бу ярымчара белән килешмичә, «татарча укытмыйлар» дип, тагын министрга яздым…
10нчы ноябрьдә Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Р.Хәлимов, идарә белгече Н.Миначева, 2нче гимназия директоры Ф.Әюпова мине һәм 1б сыйныфында укучы Айгизәнең әтисеД.Шәйхетдиновны бер сәгать ярым буе 1нче сыйныфларда татарчалы-урысча укыту белән килешергә үгетләде, безне ничек тә күндерергә тырышты. Сүз ахырында Ф.Әюпова: «Укыту ничек бара, шулай калачак», – диде. Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Р.Хәлимов та безнең алдыбызда директорга татарча укыту таләбе куймады. Гимназиянең рейтингы төшәргә мөмкин, дип кенә борчылды. Татарча укытканнан гимназиянең дәрәҗәсе ничек төшәргә мөмкин икән?
Минемчә, татар гимназияләрендә татарча укытмау коррупциягә дә бәйләнгәндер, чөнки гимназияләргә балаларны законсыз тест-имтихан аша уздырып алалар. Мондый гамәл ата-аналардан ришвәт алу өчен шартлар тудыра. Тест уздыручы психологларның ришвәт алуы турында бик күп сүзләр йөри. Узган уку елында 2нче гимназиянең әзерлек курсларында балаларын укыткан (4800 сум акча түләп) ата-аналардан да: «Баланы укырга кертергә акча әзерләп куйдык инде», – дигән сүзләр килеп ирешкән иде. Әгәр татарча укырга теләгән барлык балаларны «тест-имтихансыз» гимназиягә укырга кабул итә башлыйлар икән, ришвәтчелеккә урын калмый бит. Коррупциянең институтлардан мәктәпләргә күчүе турында еш язалар хәзер.
Ришвәтчелектән тыш, мәгариф тармакларында алдашу, ялган статистика белән эш итү дәвам итә. Әйтик, хәзерге вакытта 2нче гимназия җитәкчелеге: «Өч 1нче сыйныфта барлык фәннәрне дә туган телдә укытабыз… Илхан укыган 1д сыйныфында бөтен фәннәр дә татарча укытыла. Барлык дәреслекләр дә татарча», – дип, татар җәмәгатьчелеген алдау юлына басты («Ватаным Татарстан», №171, 13.11.2015). Әллә ата-ана үз баласының мәктәптә нинди телдә укып кайтканын белми, дип уйлый микән алар. Балаларын беренче сыйныфка кертергә дәгъва кылучы «әти-әниләрнең нибары 19ы гына татарча укытуны сорады», – дигән сүзләре дә ялган. Чынбарлыкта, гимназиягә татарча укырга керергә 36 бала язылды. (исемлеге миндә бар). Тест аша уздырып, аларның бер өлешен әлеге уку йортына кабул итмәделәр. Гимназия җитәкчелегендә теләк булган очракта, биш 1нче сыйныфка да татарча укырга теләгән балаларны тупларга була иде. Мәсәлән, 90нчы елларда укучыларны 2нче гимназиягә татарча укырга бөтен шәһәрдән махсус автобуслар белән йөрттеләр.
Министрлыкта эшләүче мәгариф хезмәткәрләренә дә ышанып бетеп булмый. Май азагында милли мәгариф идарәсе башлыгы Л.Әхмәтҗанова:
– Безгә татарча укытуга каршы бик күп хатлар килә, – ди.
– Күрсәтегез әле берәрсен – дигәч, күрсәтә алмады.
Республикада татарча укыту бөтенләй диярлек калмагач, кайдан андый хатлар килергә мөмкин?
2000нче еллар башында, татар мәктәпләрен урысча укытуга күчергәндә, ата-аналар: «Балаларны татар телендә укытмагыз», – дип хатлар язмады, имзалар җыймады. Ә менә укытучыларның ата-аналардан: «Баламны урысча укытырга риза», – дигән гариза җыйганнары миңа билгеле. Хәзер дә мәгариф хезмәткәрләре тик ятмый. Әйтик, министр татарча укыту буенча ныклап эш алып бара башлагач, Чаллының 2нче татар гимназиясендә фәннәрне туган телдә укытуга каршы имзалар җыю күренә. Моны укытучылар, минемчә, астыртын рәвештә, урысча укыту яклы берничә ата-ана аша оештыра.
Республикадагы авыл мәктәпләре дә, укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре инициативасы белән, урысча укытуга күчерелде. Бер авылда да ата-аналар: «Балаларны урысча укытыгыз», – дигән шигарь астында туган телгә каршы көрәш алып бармады. Әле БДИ да кермәгән иде, укытучылар «ата-ана теләге»нә сылтап, башка сәбәпләр уйлап чыгарып, үз һәм авыл балаларын урысча укыта башлады. Мәсәлән, мәгариф хезмәткәрләре бер авыл мәктәбен, «балалар башка авылдагы урыс мәктәбенә китәргә мөмкин», – дип коткы таратып, урысча укытуга күчергәннәр. Бер кешенең: «Күрше авылга баламны укырга илтәм», – дигән сүзен күпертеп, бөтен авыл халкы фикере итеп күрсәткәннәр. Аннары шул ялганны тикшерергә килгән журналистларга да сөйләгәннәр. Югыйсә, социологик тикшерүләр буенча, күпчелек ата-аналарга беренче чиратта уку йортының якын булуы мөһим.
Әлбәттә, якындагы авылда урыс мәктәбе булса, анда баласын илтүче берничә кеше табылырга мөмкин. Андыйлар Советлар вакытында бөтен районга бер-ике була торган иде. Моны сәбәп итеп, ул вакытта татар мәктәпләрен урысча укытуга күчермәделәр бит.
Күрше Удмуртиядә Советлар вакытында ук удмурт телендә белем бирүче мәктәпләрне урысча укытуга әйләндергәннәр иде. Хәзер анда «Буран әбиләре» генә удмуртча сөйләшә. Татар укытучыларының татарча укытуга каршылыгын туктатып, милли мәгарифне торгыза алмасак, безнең милләтне дә шундый язмыш көтә…
Язманы шушы урында тәмамлаган идем. 16нчы ноябрь көнне 2нче татар гимназиясенә чакырдылар. Д.Шәйхетдинов белән бардык. Милли мәгариф идарәсе башлыгы Л.Әхмәтҗанова, «Яңа Гасыр» телеканалыннан һәм «Ватаным Татарстан» гәҗитеннән журналистлар килгән икән. Рәхмәт министрга, гимназияне контрольдә тота. Шул ук вакытта урысча укытуны актив яклаучы берничә ата-ананы да җыеп алганнар. Сентябрь аенда И.Мөхәммәтов җитәкчелегендә комиссия килгәч тә, шундый ата-аналарны китерткәннәр иде. Татарча укыту яклы ата-аналардан бары тик икебезне генә чакыралар.
Утырыш вакытында урысча укыту яклы ата-аналар: «Безнең балаларны татарча дәреслекләр белән татарча укыталар», – дип алдарга тотынды. Өйрәтеп куйганнар, күрәсең. Әмма сөйләшә торгач, ялганнары бик тиз ачыкланды. Элегрәк 1д сыйныфына баласын татарча укытырга ризалык биреп китергән бер ана: «Кому нужен этот татарский», – дип тә әйтеп салды. Бу хәлне укытучының татарча укытуга каршы алып барган агитация нәтиҗәсе дип бәялим.
Татарча укытуны яклап, шул уңайдан галимнәрнең фикерен дә китереп, «Ватаным Татарстан» гәҗите журналисты Сәрия Мифтахова үз фикерләре белән уртаклашты. Сыйныфларны тикшереп йөргәндә, 1нче сыйныфта татарча аңламыйм, дип бер генә баланың кул күтәрүен дә әйтте.
Гимназия директоры Ф.Әюповадан өстә әйтелгән 4а сыйныфында математиканы кабат урысча укытуга күчерелү сәбәбен сорадым. Директор: «Ул сыйныф балаларын узган уку елында математикадан бераз татарча укыттык. Хәзер алар татарча әйбәт белә», – диде.
Идарә башлыгы Л.Әхмәтҗанова: «39 татар гимназиясе арасында 2нче гимназия иң әйбәте», – дип белдерде. Үзе дә Түбән Камада татар гимназиясендә белем биргәндә урысча-татарча укыткан икән. Тәнәфестә балаларның татарча аралашканнарын да ишеткән, имеш. Мин гимназиягә ике ай дәвамында көн саен диярлек килеп йөрим, татарча аралашкан балаларны күргәнем юк.
«Яңа Гасыр» телеканалыннан Чаллыдагы корпункт директоры, хәбәрче И.Әюпов (гимназия директорының ире) килеп интервью алып йөрде. Үзеннән-үзе: «Мондый вәзгыятьтә әлеге утырыш турында массакүләм мәгълүмат чараларында дөрес мәгълүмат чыгармы, министрга чынбарлыкны объектив чагылдырган хәбәр килеп ирешерме?» – дигән сорау туа.
Тәлгать ӘХМӘДИШИН.
Чаллы шәһәре.

Комментарии