Президентыбызга ачык хат

Президентыбызга ачык хат

Хөрмәтле Рөстәм әфәнде!

Татар халкының фаҗигале үткәненә 2012 елда 460 ел булды. Милләтпәрвәрләр, үзләренең тарихына битараф булмаганнар һәрвакыт уйлана,аның язмышы турында борчылып яши. Соңгы вакытларда тарихыбызга караган китаплар, газета-журналларда тирән эчтәлекле язмалар, мәкаләләр күренгәли. Бу, әлбәттә, шатлыклы күренеш. Алар милләтебезнең үткәнен искә төшерә, аларга көч өсти. Билгеле булганча, үз халкының тарихын белмәгән кеше мактауга лаек түгел.

Күптән түгел Казан шәһәрендә яңа урам күрсәткечләре урнаштырылды. Эчтәлекләренә күз салсаң, алар фәкать инглиз һәм урыс телләрендә язылган (татар теле дәүләт теле булса да). Универсиада ярышлары үтәчәк биналарда элмә такталардагы язулар 3 телдә булырга тиеш бит! Мисал өчен, «Казан» халыкара аэропортында бу таләпләр үтәлгән ич! Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә урам күрсәткечләре, оешма исемнәренең элмә такталарында язулар ике дәүләт телендә дә язылуы каралган, ләбаса. Аларны тикшереп тору өчен Татарстан Министрлар Кабинетының аерым бүлеге бар.

Казан шәһәре башлыгы И.Метшин бу оешманың эшчәнлегенә игътибар итмиме икән?! Югыйсә, аның фәрманнарын, күрсәтмәләрен урындагы җитәкчеләр кирәгенчә үтәр иде. Әгәр бу хәлләр үзгәрешсез калса, чит мәмләкәтләрдән килгән кунаклар алдында йөзебез кызармасмы?!

Хөрмәтле Рөстәм әфәнде!

Бу мәсьәләне, кимчелекләрне Универсиадага кадәр төзәтәсе иде! Татар иленең Илбашы буларак, Сез дә боларга битараф түгелсездер дип уйлыйм.

Зинһар өчен, якын арада боларны уңай хәл итсәгез иде!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА, сугыш һәм хезмәт ветераны, сәяси репрессия корбаны.

Казан шәһәре.

Комментарии