- 27.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №43 (25 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Күп еллар катнашучылардан буларак, үткән-беткән бит инде, ни өчен искә алырга, дип, Хәтер Көненә карата әйтүчеләрне ишетергә туры килә. Искә алмас идек, мәгәр телсез, динсез калып, муеныбызга «русский» язмалы муенчак тагып, милләт буларак юк булуыбыз көн кебек ачык булмаса. Ә юк булу ул төрлелеккә көйләнгән кешелек дөньясы күзлегеннән караганда да җинаять, ахмаклык. Халык үзенең ахмаклыгы аркасында юкка чыга, дип кисәткән хәтта бер миллиардтан ары халкын кытай язучысы Лао Шэ «Записи о кошачьем городе» атамалы әсәрендә.
ТИҮгә акыллы кеше йөрми, юләрләр алар, дип әйтүчеләр дә юк түгел. Русия Думасында телебезне яклыйсы депутатыбыз да, тел өчен көрәш бары тик 90нчы ел калдыклары булган берничә бабай юләрлеге рәвешендә, дип әйткәнне мәгълүмат чаралары дөньякүләм таратты. Әйе, «акыллылар» элек тә булган. Алар кулына эләккән дилбегә илә чыбыркы 17нче елгы түнтәрештән соң шул дәрәҗәдә «акыллы» итте ки, бүген ата улны, ана кызны аңламас дәрәҗәдә. Телләребез төрле. Ә «юләрләр», шул ук Гаяз Исхакилар, исән калырга, татарлыгын сакларга тырышкан халкы өчен чит илләрдә гәҗит-журналлар чыгардылар. Бүген дә «акыллылар» – түрдә, «юләр»ләрнең кайсы – төрмәдә, кайсы – сак астында, кайсы – исемлектә, дип әйтсәк, ялгышмабыз, мөгаен. Халкына 40тан артык әсәрен бүләк иткән әдибебез Айдар Хәлим дә кыл өстендә.
Нигә сез Хәтер Көнен Ирек мәйданында үткәрмисез? Казанның караңгы бер почмагында качып-посып кына үткәрәсез, диючеләр, минемчә, ТИҮне кайда теләсә – шунда Хәтер Көнен үткәрерлек дәрәҗәдә көчкә ия, дип уйлыйлар. Бу мөмкин, әгәр Хәтер Көненә килгән 500 кешегә тагы аз дигәндә 500 мең кушылса. Шул вакытта хакимият тә үз юньсезлегенә үзе чик куяр иде. Мәгәр елга бер мәртәбә үткәрелгән чарага 7 миллион татардан барлы-юклы 70 кеше килә икән, бу мәсхәрәне күпләрнең күрүләренә караганда күрмәүләре хәерлерәктер дә.
Җәмәгать, хәзер халык җыеп, урам буйлап йөрер заман түгел, проблемаларны тыныч кына, килешеп-сөйләшеп хәл итәргә кирәк, дигән фикер дә бар. Ошбу фикер иясен кочып алып «әп» итәсе дә бит, үткән 20-25 ел дәверендә шул рәвешле яшәп, проблемаларның берсе генә булса да хәл ителгән булса. Киресенчә, артканнан арта гына бара.
Хәтер көненә бер үк кешеләр йөри, күпчелеге картлар, диючеләр бар. Сүзең хак, кардәш, картайдык. Әмма өметсез шайтан. Ә без –адәми зат. Йөрдек һәм йөриячәкбез. Сүнеп барган учакта көл катламы ни дәрәҗәдә калын булса да, астында берничә чаткы калуы шарт. Шул вакытта өмет бар, өмет сүнми. Шәхсән үзем шушы фикердә. Без, «90нчы ел калдыклары», бер генә көн булса да ирекле илебездә яшәп кала алсак, бетмәс-төкәнмәс болыт астыннан, ниһаять, кояш чыккандай булыр иде.
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Без 90нчы еллар калдыклары түгел,

Комментарии