ХУРЛАНЫП ЯШИМ

«Безнең гәҗит»нең 21 сентябрь санында басылган «Чаллыда тентүләр узды» дип аталган мәкаләдә халкыбызның милләтпәрвәр уллары, татар халкының хокукларын яклап көрәшүче Рафис Кашапов белән Зиннур Әһлиуллиннарның өйләрендә тентү үткәреп, аларны өйдәге компьютерларын, язмаларын һәм ТИҮ идарәсендәге әйберләрен төяп алып китүләре турында язылган иде. Бу мәкаләне укыгач, хурлануымнан үземне кая куярга белмичә, йоклый алмый уйланып яттым. Әллә полиция, ФСБ, прокуратура хезмәткәрләренең башка эшләре юкмы икән?

Халкыбызның Конституциядә язылган гражданлык хокукларын яклап, үзебезнең гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне саклап калу өчен, ана телендә укуларны чикләп, татар мәктәпләрен яптыруга каршы митинглар үткәрүдә катнашып йөрү җинаять түгел, безнең өчен изге гамәл ул. Һәр кеше үзенең гражданлык хокукларын якларга хаклы, монда бер генә кеше хакында түгел, ә тулы бер халыкның хокуклары турында сүз бара.

Милли оешма җитәкчеләре кеше талап, үтереп, урлап яшәүчеләр түгел, ләбаса. Әнә шундый кешеләр белән күбрәк шөгыльләнсеннәр иде ул хөкүмәт органнарында эшләүче хезмәткәрләр.

Әгәр Конституциядә язылган законнар үтәлсә, бернинди митинглар да, каршылыклар да булмас иде. Бәлки безгә, киресенчә, шул законнарны үтәмәүче һәм үтәргә ирек бирмәүчеләргә каршы көрәш башларга кирәктер?!

Башкортстанда яшәүче дигән бер адәм, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен ял көне итеп үткәрүне тыю турында сорап судка мөрәҗәгать итә һәм җиңә. Күп миллионлы мөселман халкының изге бәйрәмнәрен юкка чыгаруда, бер адәм затының үтенечен хуплап чыга. Бу әле моның белән генә бетәчәк түгел, әлбәттә. Әле тагын әллә нинди судлар булыр бу турыда.

Тулы бер халыкның мәнфәгатьләрен яклауны сорап, судка яки хөкүмәт оешмаларына мөрәҗәгать итсәң, еллар буе йөрсәң дә теләгеңә ирешә алмыйсың. Урыс булмаган халыкларның хокукларын юкка чыгаруда, бер урыс кешесенең гариза язып судка бирүе белән, ашыгыч рәвештә, ул канәгатьләндерелә. Әгәр Дулов кебек берәр кеше, урыс халкының Рождество бәйрәмен ял көн итеп түгел, эш көненә әйләндерүен сорап судка бирсә, монда да аның үтенече канәгатьләндерелер иде микән? Үзебезнең туып-үскән җиребездә, хокуксыз халык рәвешендә яшәвебезгә хурланып, гарьләнеп яшим мин. Тиздән сайлаулар якынлаша. Кемнәргә тавыш бирүебезне аңлап эш итсәк иде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Казан шәһәре.

ХУРЛАНЫП ЯШИМ , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии