Рәхмәт Илшат Әминовка!

Рәхмәт Илшат Әминовка!

Акыл сатучылар булган, алар бар, әле һаман да булып торалар. Кешеләргә карата изге ният белән әйтелгән сүз, файдалы киңәш бирүчеләр булганда, рәхмәтләр әйтеп, аларны тыңлыйсы килеп тора. Кемгә дә булса аталып әйтелгән явыз ниятле сүз булса, андый сүз кешене нәфрәтләндереп, ызгыш чыгарырга мөмкин бит. Әнә югарыдан килгән зур түрә Мизулинаның әйтүе буенча, Русия составындагы милли республикаларда яшәүче барлык халык та рус милләте булып саналырга тиеш икән, ләбаса.
Элек мондый сүзләрне Жириновскийдан әйттерәләр иде. Аның әйткәннәре тора-бара барысы да диярлек үтәлеп барылып, милләтләрнең Русия Конституциясендә язылган миллилек хокуклары юкка чыгарылып бетерелде дисәк тә була торгандыр. Шулар арасында Аллаһы Тәгаләнең үзе тарафыннан бирелгән милли телләрне бетерү өчен мәктәптә балаларга үз ана телләрендә укуларның тыелуы белән берничек тә килешеп була торган түгел. Русия Конституциясендә мондый хокук барлык милләтләргә дә бирелгән. Милләтләрнең үзләре белән сөйләшеп тә тормыйча гына, төптән уйланып бетерелмичә кабул ителгән законнар махсус рәвештә, милләтара ызгыш чыгару өчен шулай эшләнәме икән дип уйландыра.
Илдәге гадәт буенча, Русиядә яшәүче башка милләтләрнең хокукларын чикләүгә багышлап әйтелгән сүзне бу милләтләрнең үзләре арасыннан кем дә булса башлап әйтергә тиеш була. Республикалардагы Президент атамасын бетерү турындагы сүзне Чечня Президенты үзе әйткән иде. Русиядә яшәүче барлык милләтләрнең дә урыс милләте итеп каралуы турындагы сүзне беренче мәртәбә Дагстан Республикасыннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Султан Хамзаевтан ишеттек. Мондый ялгыш ниятле караштагы Дәүләт Думасы депутатлары үзләре язган Конституцияне үзләре дә белмиләрме икән әллә дигән фикергә киләсең. Төп Законда язылган законнарның үтәлүе һәркем өчен мәҗбүри. Конституциядә бирелгән миллилек хокукларын яклап әйтүчеләрне, «милләтара ызгыш чыгаручылар» дигән сылтау белән, җавапка тарту очракларын ничек аңларга?
Югарыдан безне кыерсытып әйтелгән сүзләр булганда Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, «7 көн» тапшыруын алып баручы Илшат Әминов еш кына андый гаделсезлекләр белән әйтелгән сүзләргә карата үз фикерен кыю итеп әйтеп тора. Шушы кыюлыгы өчен аңа зурдан-зур рәхмәтләребезне белдерәсебез килә. Мизулина белән булган очракта да үзебезнең халык фикерен ачыктан-ачык итеп әйтеп бирә алды ул.
Алдагы көннәрдә дә андый ялгыш фикерләр яңгырамас дип әйтеп булмый, бу очракта һәрвакыт үз фикеребезне әйтеп бара алсак иде. Без бит Русия Конституциясе кысаларыннан чыкмыйча гына, анда язылган хокукларыбызның үтәлүен телибез. Һәр кешегә үзенең хокукларын белү кирәклеге турында язып та торалар ич.
Рәфкать ИБРАҺИМ, 
Казан шәһәре

Комментарии