Үттеме үтте булмасын иде

Көтеп алган Сабан туйлары да узып китте. Авылларда да, район үзәкләрендә дә аны матур, элеккеге традицияләрне дәвам итеп оештырырга тырышалар. Шулай да без – өлкәннәр исеменнән үзебезнең канәгатьсезлекне белдерергә хокукыбыз бар дип уйлыйбыз. Без инде өлкән буын вәкилләре, күбебезгә 65-70 яшь. Тормышта ачысын да, төчесен дә күргән буын.

Инде бу турыда газеталарда мәкаләләр дә дөнья күрде, ләкин уңай якка бер генә дә үзгәреш юк. Бу безнең районда гына түгел, күп районнарда шулай. Сабан туйларында хәзер өлкән буын вәкилләре – әби-бабайлар өчен бернинди уеннар үткәрелми. Көянтә-чиләк белән су ташу булсын, кашыкка йомырка салып йөгерү булсын, чүлмәк ватыш булсын – кыскасы, барлык уеннарда 18 яшьлек малай да, 40 яшьлек «давай» да, 65-70 яшьлек бабай-әби дә бергә катнаша. Бу ярышларны оештыручылардан: «Ник өлкәннәр үзләре генә катнаша торган итеп үткәрмисез?» – дип сорасаң, аларның җавабы шундый:

  1. Аерым оештырырга бүләк каралмаган өлкәннәр өчен.
  2. Безгә шулай югарыдан бергә үткәрергә кушылды.
  3. Канәгать булмасаң, аяк астында буталып йөрмә.

Хәзерге заманда өч-дүрт әби-бабайга бүләк каралмаган, адәм көлкесе. Бу өлкән буын вәкилләре яшьлекләрен искә төшереп, барыбер катнашырга телиләр. Арабызда яшьтән үк спортта катнашып үскәннәр дә бар. Халыкның бит күзе күрә, колагы ишетә: Сабан туйларында күпме бүләк кала, алар кая китә соң? Менә шул сораулар борчый безне.

Элеккеге Балтач район Сабан туйларын бүгенгедәй яхшы хәтерлибез әле. Микрофоннан белдерү: «Бабайлар йөгерешенә Куропаткин чыкты» (бу – аның кушаматы). Бернинди реклама да кирәкми, өч-дүрт бабай җыелышып, мәйдан уртасында бабайлар йөгереше үткәрәләр, аларга саллы бүләкләрен дә тапшыралар. Яки «Бабайлар көрәшенә Сибәгать бабай чыкты» (гомере буена фермада ат белән эшләгән, хәзер 70 яшенә җиткән). Аның янына өч-дүрт бабай җыела, берсе дә профессиональ көрәшче түгел, кайсы тракторчы булып, кайсы терлекче булып эшләгән. Көрәшәләр, бүләкләрен алалар, таралышалар. Хәзер шул бабайлар белән көрәшергә элеккеге елларда район Сабан туе батыры, Татарстан чемпионнары булып калган атказанган спорт осталары чыга, адәм көлкесе, валлаһи! Яки «Гәрәч Мөбарәге таяк тартышына чыккан», «Харис абый гер күтәрергә чыккан» һ.б. – өлкәннәр арасында үткәрелә торган ярышлар иде. Хәзер үттеме – үтте! Болай барса, Сабан туйларыбыз үз йөзен югалтачак.

ГОМӘР бабай,

Балтач районы, Норма авылы

Комментарии