Тукайның «булдыклы» хакиме сериясеннән…

Тукайның «булдыклы» хакиме сериясеннән…

Җәйге ялларым да узып бара. Яллардан соң районының бик күп «китекләрен» аерым-аерым язармын дип вәгъдә иткән идем. өлкәсенә һәм киләсе санда тагын бер китапханәче язмышына тукталганчы, килгән хатларга һәм интернет сәхифәбездәге аңлатмаларга игътибар юнәлтик.

«Тукай «батыр»ының кулын кем кашыр?» (№28, 17 июль, 2013 ел)язмасыннан соң шалтыратулар да, хатлар да җитәрлек булды.

Бер хатта сүз Иске Дөреш мәдәният йорты җитәкчесе Янирә ханым хакында бара. Аның элек кайда эшләүләре, эреле-ваклы гөнаһлары искә алына. Ташкичү авылындагы мәдәният йорты мөдиренең дә авылда нәрсәләр сатып көн күрүе, клубның мәктәпкә күчүе хакындагы сүз таралуы, бәйрәмнәрдә дә Мусабай Заводтан килеп шулар концерт куюы, үзләренең берни әзерләмәве сөйләнә. Кыскасы, саный китсәң бик күп…

Хат болай дип тәмәмлана:

«… Сезгә авызыгызны үлчәп ачарга кушкан хатын Җәмилә Ризванова булган. «Тимур һәм аның командасы» дигәнне ишеткәнегез бардыр инде. Җәмилә, Янирәләр әнә шул бер командада. Район мәдәният бүлеге мөдире А. Җәббаровага шуны әйтәсе килә: үз кул астыгызда эшләүчеләрне контрольгә алып надан, берни эшләмәүче хезмәткәрләрне эштән азат итәргә кирәк. Ә эшләүчеләргә юл ачылсын иде… »

Билгеле сәбәпләр аркасында бу хатның авторын сер итеп калдырабыз. Ә мәдәният өлкәсе Тукай районында, чыннан да, коточкыч авыр хәлдә. Аны аерым язармын.

Тагын бер хатка күз салыгыз.

Эльвира, сеңлебез!

Газетада басылган мәкаләгезне авылыбыз белән тетрәнеп укыдык. Иң яратып укыла торган, гадел, үз сүзен курыкмыйча әйтә торган газетадан журналист килү шатлыклы гына булырга тиеш кебек тә бит…

Тарихка бары тик яхшы яктан гына кереп калырга тиешле Иске Дөреш авылына бу язмаган күрәсең. Бер тычкак сыер бөтен көтүне б.клаган кебек, пычрак күңелле кешеләр аркасында барыбызның бердәм рәвештә шундый хурлыкка калуыбызга ышанасы килми.

Китапханәгә йөреп, иң күп күләмдә китап укучы булганга, барлык китап укучылар, авылдашлар исеменнән мин язам. Китапханәнең мәктәпкә күчерелүенә каршы булып, барыбыз да кул куйдык, имзалар җыелды. Колхоз беткәннән соң авыл бер мескенләнеп калса, китапханә беткәч, бөтенләй нуры югалды.

Безнең мәдәният йорты директоры булып саналучы Янирәгә сорау бирәсем килә: күрше Мусабай Завод авылыннан куылып, безнең авылга килеп урнашуыңа ике еллап булдымы әле? Шушы ике ел эчендә клубны ничә тапкыр ачтың икән, беләсе килә. Анда да синең нинди хәлдә йөрүеңне яшьләр күрми дисеңме? Пәрәнҗә дәрәҗәсенә җитәргә сиңа ай-хай ерак әле. Үзең әйткәнчә, күтәреп алып сузып салудан башкага ярыйсың микән…

Илсөяр апа, Гөлсинә апалар ничә еллар буе гаиләләре белән ремонт ясаганда, кайда идегез соң сез? Күктән төшкән кебек кыланасыз. Хәер, Мөслимдә коттедж салу белән мәшгуль булып күрми калуыгыз да бар. Инде авылыбызда иман иңдерүче, азан әйтүче малайга да акча урлаган дип нахак бәла ягучыларга әйтер сүзем юк.

Таулы Дөреш авылында мәчет каршында таш сын куйдыручыга – Иске Дөреш авылында гөрләп эшләп торган китапханәне бетерүченең үзенә дә һәйкәл куйдырмыйча булмас ахырысы. Шулай тарихка кереп калсак кына инде!

Безнең авыл өчен янып-көеп йөрүче, олыны олы итеп, кечене кече итә белүче, бөтен гайбәтләрдән өстен Гөлсинә апага исәнлек-саулык, ә сезнең газетага уңышлар теләп, бөтен авылдашлар исеменнән

Фәйрүзә ГАЛИМУЛЛИНА.

Газетага хат юлламыйча, интернет сәхифәбездә аңлатма калдыручылар да булды. Аларын да күрсәтми булдыра алмыйм. Тик алар үз исемнәрен күрсәтергә курыккан булса кирәк. Әлеге аңлатмаларны укыгач, шул ук «Тимур һәм аның командасы» әгъзалары бер-берсен яклашып язып ятмый микән, дигән уй туа.

МИН 24. 07. 2013, 16:58:

Исәнмесез хөрмәтле редакция!
Сүзне нидән башларга да белмим… Гәҗитегездәге бу язманы бүген генә укып чыгып хәйран калдым! Үзем шушы авылныкы мин. Йә Ходай, кешеләрнең нинди дә булса рәисләрне гаепләгәнен гәҗитегездән укып, нишләп мондый кешеләрне урыннарында тоталар икән, дип аптырый идем. Бүтән мондый язмаларга ышанмаска дип, үз-үземә сүз бирдем, чөнки бу язмада ялган бик күп иде… Журналистның «профессиональлеге» дә аптырашта калдырды: бу яки «неопытный» журналист инде, яки ялланган! Гафу итегез шундый сүзләрем өчен, ләкин минем башымда башка фикер туа алмый! Һәрхәлдә, аның берьяклы гына фикер йөртеп, хөкемне дә үзе чыгарып куюы аңлашылып тора! Аның бу кешене, гомумән, белми торып, хөкем чыгарырга нинди хакы бар?! Халык хөкеменә куйсын ул аны! Минемчә, әгәр аның урынында Искәндәр Сираҗи яки Эльмира Флүн булса, алар мондый сафсатага юл куймаслар иде…

Ярый, сүзем язмадагы ялганнар турында. Иң беренче күзгә очрап, мине шок хәлендә калдырганы: Равис абыйның мәктәп баласын кыйнап даны чыккан! Белмим, Гөлсинә ханым ни сөйләгәндер, әмма мин Равис абыйдан да бала җанлырак кешене белмим! Укытучым турында мондый сүз ишетү мине, чынлап торып, аңгырайтты! Равис абый эшкә килгән көннәрдә без аның бүлмәсеннән дә чыкмый идек! Хезмәт укытучысын малайлар бигрәк тә ярата иде, хәтта без, кызлар, сыйныфташларыбыз аның янында гына йөргәч, көнләшә идек… Ул безне үртәп шаяра иде, бәлки, шул гадәте Гөлсинә ханым авызыннан «кыйный»га әйләнгәндер, монысына менә ышанам.

Нигә автор башка журналистлар кебек үк, авыл халкының сүзенә бераз колак салмаган соң? Авыл халкыннан да яхшырак белүче юк бит кемнең кем икәнен! Әлбәттә, язмаган ул аны, чөнки Гөлсинә ханымның чын йөзен барысы да ачып бирерләр иде! Бу хатынның ялганчы һәм скандалистка икәнен авылда белмәүче кеше юктыр да. Равис абый ничек аның белән сүзгә килергә жөрьәт иткәндер, белмим. Чөнки бу ханымга кырын күз белән генә карасаң да, скандал белән бетәчәген барысы да белә.

Имзалар турында. 90%? Әлбәттә. Чөнки күп кешенең авызыннан ишеттем (бигрәк тә укытучыларның), бу ханымны мәктәпкә төшерәселәре килми. Чөнки мәктәптә бер «яулыклы» җиткән инде, анысы да күпләрнең чәчен агартты. Монысын да мәктәпкә төшереп утыртсаң, мәктәп көлгә очар иде! Имзалар җыелуның икенче сәбәбе: Гөлсинә ханымнан авылда күп кеше курка, чөнки «сихерче» дигән исеме чыккан… Монысы инде, әлбәттә, сафсатадыр, әмма кешеләр аннан барыбер курка иде. Тагын мондый сүзләрне дә шәхсән үзем ишеткәләдем: «Гөлсинә имза җыеп йөри иде, аның сөйләп торганын тыңламыйм дип куйдым да җибәрдем, тизрәк күземнән югалсын өчен». Теле-телгә йокмаган гайбәтче бу хатынны авылда күпләр сөйми. Мәктәптәге яулыклы белән (Гөлчәчәк Хәлиуллина анысы) шул Гөлсинә ханым – бер авылга ике «горе»! Э. Фатыйхова мәктәпнең ябылмаганын язган, ул мәктәпне яптырмас өчен күпме укытучы көч куйды! Аның турында нигә язарга иде?! «Эх» та итмичә 17 укытучыны эшсез калдырмакчы идегезме сез, журналист апа? Аларның һәрберсенең өчәр баласы бар бит! Әллә бу мәктәпне яптырам, дип юләр сатып йөргән Г. Хәлиуллина эшеме? Бу язмагыз мине чыгырымнан чыгарды!

Чын дин юлыннан йөргән кеше авыл буенча гайбәт сатып та, зарланып та, гайбәт сөйләп тә йөрми ул. Бөтен республикага скандал да ясамый. Ходаем, авылымны бөтен республикага хур итте бит, адәм көлкесе! Бу эшне юньләп тикшермичә, газетага бастырган кеше ни уйлаган? Авыл халкын нигә әзрәк тыңламаган? Тәрәзәләрне үз акчасына куймаган ул ханым, моны бөтен кеше белә!

Кыйнамаган да аны Равис абый, язмадагы Гөлсинә ханымның ялганнарының күп булуы шуңа ишарәли! Дөрес, бу ызгышны кеше күрмәгән… Әмма мин шуны тәгаен беләм: Равис абый мондый адымга бара алмас иде, ә Гөлсинә ханымның арттырып сөйләшергә яратуын Иске Дөреш урамында уйнап йөргән сабый да белә. Кеше таный белгән чагымнан үк аптырый идем инде мин ул хатынга, нишләп яулык ябып, Алла дип сөйләп йөри икән бу дип. Мөгаен, ул башка Аллага табынадыр, мөселманнарныкына түгел.
Тагын сорау: ни өчен журналист мәктәптә җыештыручы гына иде дип язган? Ә бит ул көнне икенче катта балалар (анда укытучы да булгандыр инде) кино карап утырганнар, җыештыручы апа аңа моны әйткән бит!

Мин дә әле япь-яшь кенә, 20 дә юк… Әмма укытучымны шулай мәсхәрәләүләренә йөрәгем сыкрый. Инде бу кадәр пычракны ничек юып бетерерләр. Мин, китап сөюче буларак, китапханәгә йөри идем, әмма ул 10 килүемнең берсендә генә китапханә ачык була иде! Анысында да, керсәң, Гөлсинә ханым өзелмичә телефоннан ләчтит сата, без китапны үзебез алып, карточканы тутырып, чыгып китә идек. Кайчакларда, тузга язмаган нәрсәләр сөйләп баш катыра, ә кайбер керүләрдә, анда гомумән үзе булмыйча, малае яки кызы утыра иде. Шунысын да әйтергә кирәк: ызгыш булганчы, Гөлсинә ханымның малае, үзен китапханәгә эшкә алырга үтенеп, Равис абый янына килгән булган. Билгеле инде, авыл җирлеге башлыгы баш тарткан, чөнки бу егетнең исем-фамилиясен үзгәрткәнлеген белгәч, сәерсенгән ул. Бәлки, әле шуңа үч итеп ялган сөйләп йөридер бу егетнең әнисе. Шәхсән үзем ул егет янына китап алырга мәңге бармас идем, әнисенең анда эшләве дә ошамый иде чөнки.

Тагын бер нәрсә: язмада язылган күп кичәләрнең китапханәдә үткәрелгәнен ишеткән юк, әмма гөнаһына кермим, табын әзерли иде ул анда, чыннан да. Ә менә Тукайның юбилеена багышланган кичәләрне үз өстенә алганына ачуым чыкты, чөнки аны без, мәктәп балалары әзерли идек, татар теле укытучысы Люция Әнүр кызы җитәкчелегендә! Һич булмаса, Гөлүсә апа әзерли иде аны! Чабатованың сценарий әзерләгәне булмады клубта!

Инде язып та бетерерлек түгел, ә бит язмада шаккаттырган әйберләр күп. Күпме язсаң да, ышанмаслар кебек, чөнки журналист та бит Гөлсинә ханымның авыз сүзеннән ерак китә алмаган!

***

Үземнең ялганчы, «неопытный» яки ялланган булуымны белү әз генә дә борчуга салмады, чөнки исемен яшереп пычрак аткан укучыбызның аңлатмасында моңа бер генә дәлил дә күрмим. Шулай да аңлатманың кайбер өлешләренә үз карашымны языйм әле.

«Мәктәп баласын кыйнап даны чыккан» дип язылмаган язмада, ә нәкъ менә җитәкченең үзеннән бу сорауга комментарий алынган! Ягъни мәсәлән, ачыклык кертелгән.

Гөлсинә ханымның гайбәтче булуы турында да күп язган укучыбыз. Шул ук вакытта үзе, аннан-моннан ишеткәннәрен дә язарга онытмаган. Нәкъ менә шул аннан-моннан ишеткәннәр гайбәт була да инде, «япь-яшь» укучыбыз. Алга таба Гөлсинә ханымның «скандалистка», «сихерче» булуы турында язгансыз, аларга тукталып тормыйм. Гайбәтнең ни икәнен аңлаттым шикелле.

Ә мәктәпкә килгәндә, анда җыештыручыны гына күрдем. Нәрсә күрдем – шуны яздым. Мәктәбегез турында язарга килмәдем, ә нибары шундагы ватык тәрәзәле кабинетка илтеп атылган, урындык белән ишеге терәтелгән «яңа китапханә»не күрергә теләдем. Ә икенче катка менеп, кайда, укучыларыгызны карыйм әле, дип йөрүнең кирәге дә юк иде.

Укытучыларыгыз күп көч куйгандыр мәктәпне саклап калуга, булдырганнар. 21 балага 17 укытучы булганда, амбразурага күкрәгең белән ташланырсың, билләһи. Алайса 17 укытучы гаиләсе ач кала ич! Сезнең мәктәпне яптыру максатым юк иде, аны болай да ябачаклар, чөнки берничә бөртек бала өчен шундый зур бина тотып яту… Алар башка район балаларыннан нәрсәсе белән аерыла? Башкалар ничәшәр чакрым йөреп укый бит әле.

Тәрәзәгә килгәндә… Аны үз акчасына куйган дигән сүзне кем әйтә, яңадан эзләп табып укыгыз. Автормы? Әллә ул кемнеңдер комментарие итеп бирелгәнме?

Гөлсинә апаның малаен авыл җирлеге башлыгы исем алыштырганга китапханәче итеп куймаган, шикләнгән дисез. Гафу итегез, бу урында рәхәтләнеп көлдем. Сез цивилизациядән ераграк яшәгәч, бәлки, сездә исем алыштыру – шикләнерлек гамәлдер, ләкин… Революциядән алынган – Люция, «Да здравствует мир»дан чыккан – Дамир, Владимир Ильич Лениннан килгән Вилләрне алыштыручылар минем танышлар арасында да бик күп һәм бу шикләнерлек гамәл дип санамыйм.

«Равис абый кыйнамаган ул хатынны» – сез анда булдыгызмы?!
Кыскасы, сезнең аңлатма да журналистны гаепләү, пычрак ату, гайбәтчеләрне гаепләп гайбәт сөйләүдән ары китә алмаган. Игътибарыгыз өчен рәхмәт, «опытный» (тәҗрибәле дип тәрҗемә ителә) укучыбыз. Исемегезне дә язсагыз, киләсе командировкаларымның берсендә сезнең фикерне дә исәпкә алып язар идем дә, ләкин «Тимур һәм аның командасы» исемләп сөйләшми бугай.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии