Соңгы кыңгырау: чиләк-чиләк компот, шпаргалкалар, мәхәббәт аңлату...

Соңгы кыңгырау: чиләк-чиләк компот, шпаргалкалар, мәхәббәт аңлату...

Бу атнада мәктәпләрдә Соңгы кыңгыраулар чыңлады. Һәр кешенең күңелендә кала торган көннәрнең берсе бу. Төрле еллардагы чыгарылышлар белән элемтәгә кереп, заманында аларның Соңгы кыңгыравы ничек узганы, имтиханнарга ничек әзерләнгәннәре турында сораштык, хатирәләрен яңарттык.

«УКЫТУЧЫГА БҮЛӘККӘ – ЭНҖЕ ЧӘЧКӘЛӘРЕ»

Динә КАМАЛЕТДИНОВА, шигырьләр һәм җырлар авторы, «Безнең гәҗит»кә даими язучы (1965нче елгы чыгарылыш):

– Ул елларда урта мәктәп 7 класс кына иде. Аны тәмамлаганда хәзерге кебек зурлап бәйрәм уздырулар юк инде. Имтиханнар бирдек тә шуның белән шул. Без 7не тәмамлаган елны 8нче класс керттеләр, ул ирекле иде, кемдер укыды аны, кемдер юк. Мин 9-11нче классларны үзебезнең авылда – Буа районы, Иске Суыксуда кичке мәктәптә укыдым. Укытучыларыбыз бик көчле иде. Шул мәктәптә алган белем белән, бернинди өстәмә әзерлексез, университетка кердек бит! Мин бүген дә оныгыма математика, физикадан өй эшләрен эшләшәм. Тик укытучылар кире бора, җавабы дөрес, ләкин чишү ысулы дөрес түгел, дип әйтәләр икән.

11не тәмамлау бик матур булып истә калган. Имтиханнарны әйбәт кенә бирдек. Класска кереп утырасың, барып билет аласың, аны ачып карыйсың да, җавабын беләсең икән, әзерләнергә утырып тормыйсың, шундук сөйли башлыйсың. Бөтен фәннән шулай имтихан тапшырасы иде, барысын да «бишле»гә бирдем. Татар теленнән ирекле темага һәм телдән имтихан иде. Рәхәтләнеп яздым, мин иншаларны да шигырь белән язып ташлый идем.

Үзебез чыгарылыш кичәсе оештырдык. Анда инде армиядән әйләнеп кайткан егетләр дә бар иде. Компотлар кайнатып, аны чиләкләр белән елгага алып төшеп суытканыбыз истә. Безнең вакытта Соңгы кыңгырауга акча җыешу юк иде. Чәчәкләр дә каян килсен инде. Ул вакытта әле йорт җирендә чәчәк үстерүче дә юк иде бит. Егетләр сиреньнәр йолкып төшәләр иде инде. Ә үзебезнең балалар үсеп җиткәч, Соңгы кыңгырауда укытучыга бүләк итәргә кирәк дип, урманга энҗе чәчәккә йөриләр иде. Кызым Гөлнара белән улым Рафаэльнең таңнан торып, мотоциклда урманга энҗе җыярга барганнары хәтеремдә. Алар алып кайткан энҗе чәчәкләренең кайберләре тамырлы иде, тәрәзә төбенә утырттым, әле дә үсеп утыралар.

«БЕР АЙ КАЗАНДА ЙӨРГӘЧ, КАБАТ МӘКТӘПКӘ КАЙТТЫМ»

Фәнис КӘЛИМУЛЛИН, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (1991нче елгы чыгарылыш):

– Мәктәпне тәмамлаучы апаларга, абыйларга «боларга рәхәт инде, шәһәргә китәләр» дип кызыгып карап торган чаклар була иде. Үзебезнең укып бетерер вакыт җиткәч, күңелгә бер рәхәтлек керде: «менә без дә мәктәпне тәмамлыйбыз, хәзер без дә Казанга, башка шәһәрләргә чыгып китәбез, зур кешеләр булабыз, аннан соң сагынышып кына күрешербез» дигән уйлар белән яши башладык. Бала вакытта, чыгарылыш класс кызларының елаганын күреп, «болар нишләп елый икән инде, котылалар бит!» дип уйлый идек. Ә үзебезнең Соңгы кыңгырауда җиз кыңгырау тавышын ишеткәч, күңелләр тулды.

Имтиханга шпаргалкалар язу модада иде. Ул апалардан калган шпаргалкаларны да, моның кирәге чыгачак, дип саклап торулар дисеңме... Аларны кайларга яшереп алып керергә икән дип, бер-беребездән сорашу дисеңме... Шпаргалка язуның, бер уйласаң, уңай ягы да булган: аны язганда барыбер башка нәрсәдер кереп кала икән. Дөресен генә әйткәндә, шпаргалкаларны күп әзерләсәм дә, кулланырга туры килмәде. Әзерлегем көчле булгандыр инде. Мин болай начар укымадым. Аларны чыгарып куллана да алмый идем, чөнки имтихан бирергә кергәч, калтырата, тотылсаң – беттең, белгән хәтлесе белән ерып чыгып булыр, дип уйлап, имтиханнарны әйбәт кенә биреп чыкканымны хәтерлим.

Без сигезьеллык мәктәптә укыдык. Нәкъ без авылдан чыгып китәсе елда мәктәп унъеллык булып ачылды. Сигезне тәмамлаганнан соң Казанга чыгып китеп, берәр айдан кире әйләнеп кайтучылар да булды. Шулар арасында берсе мин үзем идем. Бер ай Казанны әйләнеп йөрдем, аннары сагына башладым да, өр-яңа таш мәктәп ачылды, ник ике ел рәхәтләнеп шунда укымыйм соң әле дип, яңадан мәктәпкә кайттым.

«БЫЕЛ БЕЗНЕҢ ГАИЛӘДӘ ӨЧ ЧЫГАРЫЛЫШ»

Фәнисә ШӘКҮРОВА, укытучы (1991нче елгы чыгарылыш):

– Мәктәпне тәмамлаганга быел 31 ел икән инде... Соңгы кыңгырауга укучы формасыннан – ак алъяпкыч, кара күлмәкләрдән бардык. Табигатьтә ни чәчәк атып өлгерә, шуны тотып килгән идек: сирень, шомырт, лалә, урман чәчкәләре. Соңгы кыңгырау көнне кич клубта дискотека булганын хәтерлим. Имтиханнар беткәч, чыгарылыш кичәсеннән соң гына табигатькә чыктык, таң каршыладык. Табигатькә чыгып киткәнче, мәктәп ашханәсендә укытучыларыбыз белән кара-каршы утырып чәй эчтек. Тәмлүшкәләрне үзебез пешереп алып бардык – укытучылар да, укучылар да.

Быел безнең «кызу» ел. Бер улым 11не, икенчесе 4нче классны тәмамлый. Үзем дә 4нче классны чыгарам. Чыгарылыш класслар чәчәккә, шарларга, бүләкләргә, ресторанга, табигатькә акча җыйды. Егет кешегә бәйрәмгә әзерләнү җиңелрәк тә, очсызрак та. Макияж, прическа, маникюр кирәкми. Ак күлмәк, костюм-чалбар, ботинканы яңарттык һәм егет кеше бәйрәмгә әзер. Ә үзем чыгара торган 4нче классның әти-әниләре кафеда аниматорлар белән бәйрәм оештыралар, фотоальбом эшләттеләр.

Безнең чор балалары нечкә күңеллерәк, хислерәк иде. Соңгы кыңгырауда укучылар елап шешенеп бетәләр иде. Бүгенгеләр «Котылабыз!» дип торган кебек. Менә улымнан: «Мәктәптән чыгып китәсең киләме?» – дип сорыйм, «50гә 50», – ди. Мәктәп тормышы күңелле, тик БДИлар нервыга тиеп тора.

«ИМТИХАННЫ НИЧЕК БИРӘСЕН РАМАЗАНОВТАН СОРАГЫЗ...»

Ризат РАМАЗАНОВ, җырчы (2008нче елгы чыгарылыш):

– Мәктәпнең нәрсәсен хәтерлисең инде аның: әни беренче класска җитәкләп, чәчәк күтәреп алып барды, әти «выпускной»дан үзебезне күтәреп алып кайтты (көлә). Шаярам, шаярам. Яшьтән җырлап йөргәч, мин үзем укыгандагы бөтен Соңгы кыңгырауларны хәтерлим. Төрлесе булды, чәчәк исенә аллергиядән аңын җуеп егылган ике метрлы 11нче класс егетләрен дә күрергә туры килде.

Үзебезнең Соңгы кыңгырауга әзерлек белән параллель рәвештә имтиханнарга әзерләнү дә барды. Безгә иң беренче мәҗбүри БДИ эләкте. Әйбәт кенә бирдем. Рус теленнән «3»ле, математика «пачти» «5» булды. Минем бервакытта да математикадан әллә нәрсә эшләгәнем булмады. Бездән соңгы чыгарылыш класс укучылары укытучыбыз Гүзәлия ападан: «Математиканы ничек бирербез инде?» – дип сорыйлар икән. Гүзәлия апа: «Менә мин ничә ел БДИга әзерләп, Рамазановның бер тапкыр тактага чыгып, бер мисал эшләгәнен күргәнем булмады. Миңа «өчле»лек булса да бер эш эшләп бирмәде, әмма имтиханда ничектер бөтен эшләрне эшләп, бөтен биремнәрне күчереп алып чыккан иде. Ничек әзерләнгәндер, аннан сорагыз», – дип әйткән. Клубка чыккач, малайлар сорыйлар: «Ризат, син ничек бирдең соң, ничек бирдең?» Минәйтәм, бернәрсәсе дә юк инде аның (елмая).

Соңгы кыңгырауга килгәндә, концерт карарга әти-әниләр, авыл халкы җыелды. Виталий Агаповның «Кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайта мине уйларым»ын, башка җырларны җырлаганда күңел тулды. Аннары класс белән табигатькә киттек, палаткалар корып, шашлыклар пешереп матур гына утырдык. Мәктәпне тәмамлаганга ун ел булгач, классташлар белән очраштык. Мәктәп янына туя агачлары утырттык, безнең чыгарылыш дип язып куйдык. Мәктәптә шундый матур традиция бар.

Мәктәпкә, класска бүләкләр алып калдырдык, әлбәттә. Әмма алай күп акча җыешмаган идек. Авылда бөтен кеше дә хәлле түгел бит инде. Хәзер бигрәк күп җыешалар. Әле бер дустымнан ишеттем: Сабада балалары бакчадан чыгучы ата-аналар 2500әр сумнан җыешалар диме шунда. Балалардан башка гына ресторанда утырасылар, ди.

«ХЫЯЛЫМ ХАКЫНА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕННӘН БАШ ТАРТТЫМ»

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА, журналист (2017нче елгы чыгарылыш):

– Олы Кайбыч урта мәктәбен тәмамладым. Район мәктәбендә бик яратып укыдым дип әйтә алмыйм. Авыл мәктәбен бетереп, безне районга йөреп укырга мәҗбүр итәләр, дигән ниндидер бер эчке үпкәм бар иде мәгариф системасына. Ә менә авылым Кошмандагы мәктәпне бик ярата идем, мине формалаштырган мәктәп шунысы булды, нигез белемне шунда алдым.

Соңгы кыңгырауның сценариен кино рәвешендә эшләдек. Имеш, фильм төшерәбез. Бала чак, аннары үсмерлек чорыбыз, әти-әниләребезгә рәхмәт өлеше, аннан соң укытучыларыбызга «Оскар» тапшырдык. Татарча өлешенә бик зур игътибар бирдек. Безгә кадәр район мәктәбендә русча монтаж популяррак иде. Вальс өйрәндек. Биергә егетләр җитми иде, бүтән класстан алып тордык. Хәтта «минем белән бие әле!» дип, егетне үзебезгә эзләп йөрергә туры килде (көлә). Дус кызым белән икәү үзебездән ике класс кечерәк егетләр белән вальс әйләнгән идек. Аннары аның белән биегәне миңа мәхәббәт тә аңлатты әле.

Бәйрәмгә артык күп акча җыймадык. Баерак әти-әниләр, ничектер зурдан кубып, җидешәр мең җыешмакчылар иде. Авыл җирендәге кеше өчен бу коточкыч зур сумма бит инде. Калган әти-әниләр тагын бер сөйләшеп, сумманы күпкә азайттылар, һәм бу дөрес карар иде.

Дөресен генә әйткәндә, мәктәпне тизрәк тәмамларга теләдем, чөнки алда – «Алтын каләм», аннары журналист булу хыялы иде. Яшь журналистларның «Алтын каләм» фестивале чыгарылыш кичәсе көненә туры килде. Моны белгәч, башта еладым. Әмма мин матур күлмәк киеп, классташлар белән җыелып саубуллаша алмаячакмын, дип еламадым. Район күләмендәге чыгарылыш кичәсе булгач, анда бөтен җитәкчелек килгәч, мине «Алтын каләм»гә җибәрмәүләре бар, дип еладым. Әти-әниемә рәхмәт, хыялымны аңладылар. Абый эшеннән сорап, «Алтын каләм»нең соңгы көнендә мине «Волга» яшьләр үзәгеннән алып, авылга алып кайткан, шул ук вакытта макияжга, чәч ясатырга да өлгерткән иде. Шулай итеп, мин бер сәгатькә чыгарылышка кайтып килдем. Бер сәгать басып тору өчен 8 мең сумга күлмәк, 600 сумга калфак алдым. Үзем аттестат алам, үзем уйлыйм: хәзер «Алтын каләм»дә газета чыгаралардыр, кем беләндер очрашу бара, ә мин белми калам, җиңмәм инде... Саубуллаштым да туп-туры «Волга»га киттем. Үкенмим. Хыялым өчен чыгарылыш кичәмне корбан иттем. «Алтын каләм»дә гран-при яулап, үзем теләгән уку йортына кердем.

Фәнзилә МОСТАФИНА сораштырды

Комментарии