Әйдә, барыйк, бәке карыйк

«Безнең гәҗит»нең 4нче санында (24 гыйнвар, 2018 ел) Зөлфәт Зиннуровның «Ярымай бәке беркемне дә кимсетми » дигән мәкаләсе басылган иде. Аның бу уңайдан социаль челтәрләрдә бирелгән интервьюсы татар халкы, мөселманнар арасында зур шау-шу уятты. Мин бу мәкаләгә рәсми җавапны Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте бирер дип көткән идем. Ул җавап булмады, аның каравы тарихны «яхшы белүче» акыллыбашларның фикерләре күренә башлады. «Безнең гәҗит»нең 6нчы санында (7 февраль, 2018 ел) Ютазы районы, Байлар авылыннан Земфира Мөхәммәтшинаның фикере мине бигрәк тә аптырашта калдырды. Үзем дә фикерләремне шалтыратып җиткергән идем, алар күренмәде. Шуның белән бу хакта инде оныткан да идем, күземә Зөлфәтнең тагын бер интервьюсы чалынды. Ул хаталанганын таныган, һәм мондый әйберләр белән шаяртмаска кирәк икән, дип, күңеленә салып куйганын әйткән. «Аллага шөкер, яклап чыгучылар да күп булды», – ди. Һәм кемнәр яклаган дисез? Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары бу гамәлгә толерантлык күзлегеннән карарга кушалар икән. Инде шул дәрәҗәдәге дин әһелләре динебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз белән сәүдә итә, алыш-биреш уеннары уйный башладылар. Нинди толерантлык турында сүз булырга мөмкин? Нигә аларга ярыйбыз дип, үз кыйблабызны югалтабыз? Кемгәдер ярарга тырышып, ниләр генә эшләмибез. Нигә ул «толерантлык» аларга кагылмый. Инде хәзер чиркәүгә барып (тәүбә, тәүбә), чукынасы гына калдымы? Ә мин надан башым белән алардан рәсми җавап көтеп торам тагын. Беркатлы халык шул без. Һәрдаим безне алдап торалар, «колакка токмач эләләр», ә без ышанабыз. Чөнки тәрбиябез шундый.

Соңгы вакытта Диния нәзарәтенә, гомумән, кәнәфидә утырган, «тигез урында калкуырак күренгән» дин әһелләренә карата зарлар күбәя башлады. Алар инде халыктан аерылып, үз дәүләтләрендә яши бирә. Һәрхәлдә, аларның кылган кайбер гамәлләре моңа ачык мисал булып тора.

Мин бу хакта үземнең «Чалмалы түрәләр» дигән мәкаләмдә язган идем инде. Анда сүз Буа шәһәре мәдрәсәсе җитәкчесе Рәшит хәзрәт Маликовны эшсез калдырулары турында иде. Нәрсә булган, дисез? Ул әле бүген дә эшсез. 4 айдан бирле акча алганы юк, хәтта элек эшләгән көннәре өчен дә. Аптырагач, Буадан 30-40 чакрымдагы авылларга йөреп, дәресләр бирергә мәҗбүр икән. Гаиләне ашатырга кирәк бит. Хатыны яшь бала белән декрет ялында утыра. Әнисенең пенсиясенә яшәп яталар. Диния нәзарәтендә шундый җансыз кешеләр утыра микәнни? Мөфтиебез кая карый? Телевизордан матур сүзләр сөйләп, һәр чыккан гәҗит-журналларда сурәтеңне бастырып кына халыкны үз артыңнан ияртеп булмый ул. Хәер, бу аларга кирәкми дә ахры. Күзәтүләр шуны күрсәтә. Гомумән алганда, ислам динендә сурәт ясату, фотога төшү, портрет элү хупланмый да бит әле ул. Безнең әти-әниләр әйтәләр иде: «Сурәт җан сорап торыр. Аның белән бик мавыкмагыз», – дип. Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәткә дә соравым бар. Нигә сез, хөрмәтле хәзрәт, ачу саклап, үч тотып яшисез? Рәсүлебез Мөхәммәд (г.в.с.) өч көннән артык үч саклап йөрмәскә кушкан. Вәгазьләрегез бик матур яңгырый, ә кылган гамәлләрегез капма-каршысын күрсәтә.

Гомернең бер авыр мизгелендә, хатынымның абыйлары янып, йортсыз калгач, ярдәм сорап мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Күбесе булышты, Аллаһның рәхмәте булсын. Ә бер очрак мәңгегә күңелдә калды.

Ярдәм сорап кердем мин имамга,

Алдап йөртте, булыр-булыр, дип.

Искә төште совет чиновнигы, –

Аермасы – чалма икән бит.

Ә Зөлфәтнең талантын мин үзем бик хөрмәт итәм. Тик аның кылган бу гамәлен хупламыйм. Бәкене теләсә нинди формада, теләсә кайчан ач та, коен, кыш озын бит. Әмма хач ману көнендә бәкеләр ачып коену, төрле флешмоблар үткәрү, кешене соңгы юлга озатканда кап-карага төренүләребез мөселманнарга хас күренешләр түгел. Нигә шулай кыланырга? Кемгәдер ярыйбыз дип, телебезне кыскартканда да, без толерант халык, дип, күкрәк киереп тордык һәм торабыз. Павел Шмаковтан үрнәк алсак, бер дә артык булмас иде. Безнең өчен тырышып йөреп, әхлакый һәм матди зыян күргән бу иптәшкә рәхмәттән башка бер сүзем юк. Афәрин! Безнең куркакҗан, битараф, оятсыз түрәләребезгә үрнәк өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән шәхестер инде ул.

Бер язгач, Земфира Мөхәммәтшинаның кайтавазына карата да фикеремне белдерим инде. Татарларда тын суы алу дигән гадәт бар, ди ул. Салкын суга чумып, тын суы алу гомер буе әниләрдән килгән гадәт, ди. Белмим, ул нинди гадәт турында әйтәдер, әмма урысларны хач ману көнендә бәке тишеп, тын суы алу дигән йола юк, гомердә дә булмаган. Мин күп кенә татар язучылары, классик әсәрләр белән таныш кеше, әмма бу хакта укыганым да, ишеткәнем дә юк. Таң суы алу дигәне бар. Таң атканчы коелардан, бәке, чишмәләрдән алалар. Ул төрле авырулардан өшкереп дәвалау өчен кулланыла. Аның үз шартлары бар. Су алучы кеше тәһарәтле булырга тиеш, аерым догасы да укыла. Суның өстен чиста тастымал белән ябып, бәйләп куялар. Безнең әнкәй бу эшләрне бик җиренә җиткереп эшләде. Кагыйдә буларак, авылда берничә карчык болай итеп өшкерүнең серен белә иде. Хәзер алар да бик сирәк инде. Әмма бу йоланың хач ману көне белән бернинди дә бәйләнеше юк. Хач ману көнендә бер-ике татар кешесенең бәке ачып, коенып чыгуын татарда булмаган гадәтләргә кайтарып калдырмыйк инде. Земфира ханым әле тагын болай ди: «Зөлфәт ярымай рәвешендәге ике бәке ясасын. Берсен муллалар килеп өшкерсеннәр. Ай рәвешендәге бәкегә кереп чуму күпкә яхшырак». Ул моны киләсе елда хач ману көнендә эшләргә куша. Земфира ханым, сез пәйгамбәрләр вазыйфасын үз өстегезгә алмагыз инде, йөге бик авыр булырга мөмкин бит.

Бу язмамда күтәрелгән мәсьәләләрнең дөрестән дә барлыгын танып, чаң сугарга вакыт. Хөрмәтле дин әһелләре, тарихчылар, галимнәр, әйтегез үз сүзегезне! Халык белсен, бигрәк тә яшь буын өчен кирәк бит болар. Интернетка куегыз, газета-журналларга языгыз. Югыйсә соңга калуыбыз бар. Инде болай да бик күпне югалттык һәм югалта барабыз.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии