Артистлар эшләгән, колхозчылар – юк?

Артистлар эшләгән, колхозчылар – юк?

«ТНВ» телеканалыннан «Таяну ноктасы» тапшыруын карап барырга тырышам. Әле менә соңгысының берсе балалар тәрбиясенә багышланган иде. Шунда олырак кына бер ханым бик төпле киңәшләр әйтте. Ата-аналар гаиләдә үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында бик матур итеп сөйләде.

Хәзер авылда да шәһәрдә дә әти-әниләрнең балаларын тәрбияләргә вакыты җитәрлек. Аны дөрес итеп куллана белергә генә кирәк. Ләкин күпләр мәктәпкә салына. Мәктәп тәрбияли, имеш. Бала бит мәктәптә 4-5 сәгать кенә була. Укытучы анда үз фәне буенча гына дәрес бирергә тиеш, ә балага тәрбия бирү анысы инде ата-ана бурычы. Бәлки, ата-аналарга телевизорны кимрәк карарга кирәктер.

Телевизор карау кешене боза. Анда ни генә күрсәтмиләр. 80-90 яшьлек артистларның акчалары өчен яшь хатыннары тарткалаша. 65 яшьтән узган икән инде, эшен бушатсын да, үзенең дачасында ятсын. Бер әрмән артистын ике яктан тотып, җитәкләп йөртәләр, аны авылга, саф һавага җибәрергә кирәк. Кем аңа яшь кызга өйләнергә кушкан?! Артистларга үлсә дә хөрмәт, чәчәкләргә күмәләр. Ә 30-40 ел эшләгән тракторчыны яки комбайнчыны – илгә икмәк ашаткан кешене, сыер савып, илгә сөт җитештергән савымчыны белүче дә юк. Артистларны мактап гәҗитләргә язалар, ә тракторчыны, сыер савучыны искә дә алучы юк.

Яшь гаиләләрнең яртысы аерылыша дип язалар. Болай барса, демографияне ничек итеп яхшыртасың? Яшьләргә тәрбия җитми. Матвиенко әйтмешли, әкренләп системаны эволюцион юл белән үзгәртергә кирәктер. Малаховка да исерек хатыннарны, тормыш төбендәге ирләрне күрсәткәнче, илне ничек итеп кризистан чыгару хакында әңгәмәләр оештырыргадыр?

Темалар күп. Әнә сугыш чоры ятимнәренә ташлама бирү турындагы закон проектын инде ничәнче тапкыр кире кага депутатларыбыз. Алар арасында бер генә сугыш чоры баласы да юк шул. Булса да, аның кадәр хезмәт хакы алгач, эндәшми торасыңдыр. Гади халыкны кайгыртучы юк. Ә бит Русиянең күп кенә төбәкләрендә сугыш чоры балаларына нинди дә булса льготалар бар. Дотациядә утырсалар да, җаен тапканнар. Безгә җиңелгән Германиядә дә сугыш чоры балаларына төрле ташламалар каралган дип беләм. Югыйсә, Президентыбызның киңәшчесе үзе дә сугыш чоры баласы бит инде, авырлыкның нәрсә икәнен белә торган кеше. Бәлки, аның сүзе үтмәсме?

С. ХАҖИЕВ,

Башкортстан, Бакалы район, Мирзаит авылы

Комментарии