Кырымтатарлар кайгысын кабат гади халык кына уртаклашты

Кырымтатарлар кайгысын кабат гади халык кына уртаклашты

18нче май – кырымтатарларны Ватаннарыннан сөрүне искә алу көне. Нәкъ 72 ел элек аларны, йөк ташу вагоннарына төяп, Үзбәкстанга һәм Казахстан белән Таҗикстанның Үзбәкстан чигендәге өлешләренә, Русиянең төрле төбәкләренә озата башлаганнар. Барлыгы 200 меңләп Кырым татары илләреннән куылган.

Беркем онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады дигәндәй, 18нче май көнне Казан шәһәренең Ленин бакчасындагы Сәяси репрессия корбаннары һәйкәле янында сөргенгә җибәрелгән кырымтатарларны искә алу чарасы уздырдылар. Татар конгрессына да, шәһәр хакимиятенә дә түгел – кырымтатарларга теләктәшлек белдерү кабат «Азатлык» татар яшьләре берлеге вәкилләренә һәм ТИҮ активистларына гына кирәк булып чыкты. Алар берничә сәгатькә сузылган урам җыены оештырырга булды.

ТҮРӘЛӘР МИЛЛИ ХИС КӨЧӘЮДӘН КУРКА?

Көннең икенче яртысында Казанның Бауман урамында яшьләр һәрвакыт шактый була. Студентларның, мәктәп укучыларының дәресләре беткән, кемдер бәлки эшеннән иртәрәк киткән – кыскасы, халыкка кытлык юк. Нәкъ менә шушы вакытны сайлап, кичке дүрттә «Азатлык» яшьләр берлеге вәкилләре яшьләргә, сөргенгә җибәрелгән кырымтатарлар турында сөйләп, үзенчәлекле байраклар таратырга булды. Аның бер ягына – Кырым, икенче ягына Татарстан байраклары төшерелгән.

– Кырымтатарларда төрле фикерләр яши. Кемдер: «Без – кырымлы халык», – ди, кемдер: «Без – Кырым татарлары – аерым милләт», – дип әйтә, кемдер: «Юк инде, без Казан татарлары белән бер милләт!» – дип җаваплый. Ничек кенә булмасын, без – төрки халык вәкилләре. Шуңа күрә бер милләт булып чыгабыз. Моның ише бәхәсләр булырга тиеш түгелдер дип саныйм, – дип сөйләде «Азатлык» берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин һәм Бауман урамында ни белән шөгыльләнәчәкләрен аңлатты. – Бүген якынча мең кырым-татар байрагы өләшәчәкбез. Бу – татарлар һәм Кырым татарлары аерылмас милләт булуны күрсәтә.

Активистлар әйтүенчә, 18нче май ул – татарлар өчен икенче Хәтер көне. «Шуңа күрә бу көнне кан-кардәшләребезгә теләктәшлек белдерергә тиешбез», – ди Наил Нәбиуллин. Акциянең матәм өлешеннән тыш, тагын бер сәяси ягы да бар, ди оештыручылар. Түрәләр һәм ил җитәкчелеге милли хәрәкәтнең «кырымтатарларны яклаячакбыз» дигән позициясен белеп торырга тиеш.

– Безнең элитабыз милли мәнфәгатьләрне түгел, үз кесәләрен генә кайгырта һәм халык, милләт тел турында уйламый. Әлбәттә, бу чараны дәүләт оештырырга тиеш. «Үлемсез полк» кебек чараларга акча табалар, Кырымның Русиягә кушылуына багышлап, бюджет оешмаларында эшләүчеләрне урамга чыгаралар икән, моңа мөмкинлек тә, акча да табалар икән, димәк, алар Кырымтатарлар депортациясе көнен дә үткәрә алырга тиеш. Ни кызганыч, дәүләттән мондый селкенүләр күренми, чөнки бу – бик авырттыра торган тема. Аны күтәрергә тотынсаң, халыкта милли хисләр, милли үзаң уяна башлаячак, ә безнең үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы түрәләребез халыкның нәкъ шул милли хисләре көчәюдән курка да инде, – ди Наил Нәбиуллин.

БАЙРАКЛАРНЫ ЧҮП ЧИЛӘГЕНӘ ДӘ ТАШЛЫЙЛАР

Байрак таратучы татар активист яшьләре халыкка татар телендә мөрәҗәгать итәргә, «Бүген нинди көн икәнен беләсезме?» – дип сорарга һәм, әңгәмәдәшче белмәгән очракта, кыскача аңлатма бирергә карар кылды.

Җәмәгать транспортында, кибетләрдә халык гел урысча сөйләшкәч, Казанда татарлар яшәмәгән дә кебек. Әмма шаккаттыргыч хәл – активистлар барып эндәшкән яшьләрнең барысы да диярлек ана телендә сөйләшә һәм аңлаша ала булып чыкты. Хәтта урыс теллеләр дә, байракны алгач: «Сау булыгыз!» дип хушлашты. Байрак таратканда, активистларның «Нинди көн бүген?» дигән соравына күпләр җавап бирмәде. «Бүген – чәршәмбе», «Нинди көн икәнен белмим», – дип котылучылар да, бер кулы белән байракка үрелгән хәлдә, оештыручыларның соравына каршы «Ә бу байрак бушлай биреләме ул?» – дип сораучылар да табылды. Халык 18нче майның нинди дата булуы турындагы тарихи мәгълүматны кызыксынып тыңлады. «Ә кырымтатарларны ни өчен сөргенгә җибәргәннәр?», «Ә алар кире үз илләренә кайтканмы?» дип сораучылар да булды.

Яшьләр белән аралашканда, мин дә үз соравымны бирергә ашыктым: «Сезнең Кырымтатарлар депортациясе турында моңа кадәр ишеткәнегез бар идеме?» Казан федераль университеты икътисад бүлегенең IV курс студенты Илфат Вәлиев: «Евровидение»ны караганнан соң ишеттем инде», – дип белдерде. Сүз уңаеннан, яшьләрнең шактые Кырым татарларының нинди язмышка дучар булуы турында мәгълүматны «Евровидение»дә Җамала җиңгәннән соң, интернеттан эзләп, үзлектән алган. «Әле без бу халыкның күргән михнәтләре турында фильмнар да карар идек, тик кызганыч, таба гына алмадык», – дип әйтүчеләр дә булды. Җамала, чынлап та, Кырым татарларының кайгысын бөтен дөньяга таратып, бөтен дөнья аңларлык итеп инглиз телендә һәм кырымтатар телендә башкара алды.

– Безнең халкыбыз, шул исәптән Кырым татарлары да берләшү символлары эзлидер дип саныйм. Хәтерлисездер, нәни җырчыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Голос» проектында ана телендәге җырны башкаргач та, татарлар уянды, җанланды, аның тирәсендә берләшергә ашыкты. Җамала да шундый берләштерә торган символ һәм ул аеруча Кырым татарларына кирәк, чөнки алар бик каты бүлгәләнгән. Бер өлеше – Кырымда, берсе – Үзбәкстанда, берникадәре – Төркиядә, – дип шәрехләмә бирде Наил Нәбиуллин.

Байрак таратканда, активистлар янына күз яшьләре белән ике кыз да килде. Алар – Кырымның Ак мәчет шәһәреннән булып чыкты.

– Кырым татарларының байрагын күргәч, бик дулкынланып калдык, билгеле, бу байракны ерактан ук таныдык. Мондый коточкыч вакыйганы онытмавыгыз өчен, үзегезнең башкалагызда искә алуыгыз өчен рәхмәт, – дип белдерде кызлар.

Бер сәгать эчендә мең данә байрак таралып та бетте. Әмма шул ук вакытта шатлыклы тойгыны бер селтәнүдә юк итеп, Бауман урамының чүп савытыннан берничә байрак табылды.

– Була торган хәл инде. Бөтен кеше дә бер төсле тәрбияләнмәгән бит, дәүләтнең символын чүп чиләгенә ташларга куллары күтәрелүчеләр дә бар, димәк, арабызда. Һәр чара саен, кимендә, 30-40 байракны шулай чүп кәрҗиннәренә ташлап китәләр, – дип аңлатты «Азатлык» яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, һәм чарага нәтиҗә ясап, үзе исәпләп чыгарган статистиканы да китерде. – Халыкның якынча биштән бере генә 18нче майның нинди көн булуын белә, ә Кырым татарларының депортациясе турында һәр өченче кешенең нәрсә дә булса ишеткәне бар булып чыкты. Калганнар белми. Бүген акция вакытында якынча бер 200 кеше битараф калып, байракны гомумән алмыйча китеп барды. Ничек кенә булмасын, без милләттәшләребезнең матәм көнен халык исенә төшердек, түрәләр кебек, бер сүз эндәшмичә калмадык – байрак өләшү акциясеннән бик канәгать калдым.

КИЛӘСЕ ЕЛГА КАДӘР

Сәгать кичке биштә чараның икенче өлеше – Сәяси репрессия корбаннары өчен куелган һәйкәл янындагысы башланды. Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре – «50+» яшендәге милләтчеләребез – барысы бергә җыелып, плакатлар тотып, кырымтатарларның матәм көнен искә алды. «Кырымдагы туганнар! Татарлар сезнең белән!», «Кырым татарларын репрессияләүгә – юк!», «Русия Федерациясеннән 1944нче елда булган кырым татарлары геноцидын тануын таләп итәбез!» кебек шигарьләрне журналистлар гына түгел, федераль куркынычсызлык хезмәте вәкиле дә төшереп йөрде. Ахыр чиктә бер милләтче ханым түзмәде, ФСБ хезмәткәре янына якын ук килеп:

– Энем, ешрак кил әле син бу җыеннарга. Татар бит син, бәлки йөрәгеңдә милләтеңә мәхәббәт уяныр, безне аңлый башларсың, – дип нәрсәдер аңлатырга тырышты. Тик хезмәткәр «ә» дә, «җә» дә димичә, һичнинди эмоцияләрен күрсәтмичә, телефонында казынуын дәвам итте.

Митингта социология фәннәре галиме Искәндәр Ясәвиев тә бар иде. «Бу чарага милләттәшләрне хупларга һәм кырымтатарларның кайгысын уртаклашырга чыктым», – диде ул. Активист Ясәвиев тә, ил җитәкчеләренең һәм шәһәр хакимиятенең шушындый дата уңаеннан бер чара да оештырмавына канәгатьсезлеген белдерде. «Чыгымланып әллә нәрсә уздыру да кирәкми иде. Әгәр рәсми затлар, кырымтатарларның хәленә кереп, «Сезнең өчен бу датаның никадәр фаҗигале булуын аңлыйбыз, сезнең якыннарыгызны югалту ачысын без дә уртаклашабыз», – дигән сүзләр яңгыратса, күпкә дөресрәк булыр иде. Кызганыч, алар яңгырамады», – диде ул.

Халык урам җыеныннан «Киләсе елда да шушылай искә алырбыз, Алла боерса», – дип таралды. Сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл тагын бер елга ялгыз калды. Кырымтатарлар кайгысын кабат гади халык кына уртаклашты», – дип, ул да ачуланып калган кебек тоелды.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии