- 27.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №20 (25 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бала чакта еш кына балалар газета-журналларыннан «Ун аерманы эзләп тап!» дигән башваткычны чишәргә ярата идем. Үсеп җитеп, әти-әни канаты астыннан чыккач, туган йорт белән «казенный дом» арасындагы аермаларны анализлый башладым. Тора-бара инде илдә булган үзгәрешләрдә дә «ун аерма» эзли башлыйсың икән .
Ил башлыгына идарә итү шуның кадәр ошап китте бугай, хәзер барлык «кырын яткан» әйберләрне үз урынына урнаштыра башлады. Петр Беренче, егерме елдан артык идарә итеп тә, безнең җитәкче ике ел эчендә керткән үзгәрешләрне кертә алмагандыр. Мисал өчен, быелдан алып җәйге вакыт белән генә яши башладык, кышкысына күчеп тормыйбыз. Утыз ел буе сәгать телләрен күчерүнең бер зыяны тимәгән дә, быел гына абайлаганнар аны. Ә Красноярск өлкәсендәге бер авылда яңа закон күптән эшләп килә икән инде. Баксаң, совхоз халкы, сыерларның сөте кими дип, вакыт белән беркайчан да «уйнамаганнар».
Мәктәпләргә дә түрә кулы «кагылмый» калмады. «Әле ярый мәктәптә СССР таралганчы укып калдым!» – дип шатланучылар шактыйдыр бүген. Ул законга күз салсаң, чәчең үрә торыр! Беренчедән, урта мәктәптә белем алуны түләүле ясамакчылар, диләр. Дәүләт «тәкъдим» иткән дүрт фәннән кала, башка барлык фәннәрне дә балаларына укыту өчен, ата-ана үз кесәсен бушатырга мәҗбүр буласы, имеш. Дөрес, балаларның атнага өч тапкыр математика, ана теле һәм әдәбиятны уку мөмкинлекләре булачак. Законны язучылар бу өчәр сәгатьле өч фәнне «минимум» дип атый. Икенче төрле итеп әйтсәк, бу программаны тагын «дәүләт заказы», дип тә атыйлар әле. Берәүләр әйтүенчә, бу «лимит»ка ике сәгать рус теле, ике сәгать математика һәм өчәр сәгать физкультура белән православие культурасы дәресләре керәләр. Икенчеләр исә, бушлай укытыла торган фәннәргә тормыш иминлеген саклау (урысча ОБЖ була инде), физкультура, «Русия дөньясында» курсы (монысы нинди фән буладыр, бәлки, балаларда патриотлык хисләрен тәрбияләү өчен шундый предмет кертергә уйлаганнардыр). Дүртенче фән миндә аеруча да зур кызыксыну уятты, ул «Индивидуаль проектны әзерләү» дип атала. Нинди «индивидуаль проект», аны ничек әзерлиләр? Әллә һәр балага хәзер аерым бер проект итеп карый башлыйлармы? Ул фәнне нинди укытучылар укытачак? Кыскасы, сораулар – мең дә бер, ә дәүләтнең җавабы бер генә – укыту процессын дәүләт стандартларына туры китерү! Өстә әйтелгән фәннәр белән бергә, югары сыйныф укучылары тагын 10-11ләп предметны өйрәнергә тиешләр. Хәзер традицион укытыла торган математика, туган тел, физика, химия, рус теле кебек фәннәрне укучылар киләчәктә дә укыячаклар. Тик укучыларның ул фәннәрне тирәнтен өйрәнү-өйрәнмәве үзеннән тора, ягъни сайлау мөмкинлеге була. Әгәр укучы гуманитар яисә төгәл фәннәрне профильле укырга теләк белдерә икән, ул чакта аның укуы өчен ата-анасы түләргә тиеш була. Ата-аналардан мондый юл белән «акча каеру» мәктәпләрне өстәмә финанслау һәм квалификацияле укытучыларның хезмәт хакын күтәрү өчен кирәк, дип аңлатыла. Кызганычка каршы, һәрвакыттагыча, канунны язучылар һәм кабул итүчеләр үзләре нәрсә язганны кире укып карамый. Күз алдыгызга китерегез әле, хәзерге заман балаларының ничә проценты үз теләге белән, тирәнтен химия яисә математиканы өйрәнеп утырыр икән? Ә мәктәпне тәмамлаганда БДИны бирергә кирәк, юкса, өлгергәнлек аттестаты бирмиләр. Укымаган бала аны ничек бирергә тиеш ди инде? Бу бит балаларны, илебезне күрәләтә надан калдыру, халыкны миңгерәүләтү дигән сүз! Әгәр ата-ананың баласына тирән белем бирергә теләп тә, акчасы булмаса, нишләргә ди? Кеше таларга, җинаять кылыргамы? Яшьләрне күпме генә сүксәләр дә, алар арасында белемле һәм сәләтлеләре дә шактый. Әмма күбесенең сәләтен үстерергә безнең илдә мөмкинлекләр юк, шуңа, сәләтлеләр Америкага, Европага агыла да инде. Аннары безнең илдәгеләр, шул Русиядән чыккан галимнәр уйлап тапкан яңа технологияләрне сатып алалар.
Дөрес, бу юк хәбәр, дип инкарь итәргә тырыштылар үзе. Имеш-мимеш кенә янәсе. Ә кем белә, бездәгесен… Ул гайбәт закон халык, бигрәк тә укытучылар арасында зур шау-шу куптарды. Интернетта мәгариф реформасына кагылган форумнарның һәркайсында диярлек укытучылар үз фикерләрен калдырган. Мария Чистякова исемле укытучы 13 ел буе урыс теле һәм рус әдәбиятын укыткан. «Укыткан укучыларым арасында шәһәр буенча олимпиадаларда җиңүләр яулаган егермеләп сәләтле бала бар. Бер укучым 27 яшендә Польшада дипломат булды. 2010 елда бер укучым рус теле буенча БДИдан 100 балл алды. Болар бар да – минем йокысыз үткәргән төннәрем һәм укучыларымның тырышлыгы аркасында ирешкән уңышлар. Әмма мин үз теләгем белән мәктәптән китәргә телим, чөнки минем хезмәтем дәүләткә кирәкми. Бернинди мәгънәсе һәм эчтәлеге булмаган стандартлар буенча минем эшлисем килми!!!» – дип язган ул.
Быел сеңлем 11 сыйныфны тәмамлый. Февраль башында математика һәм урыс теленнән «пробный» БДИ бирделәр. Ул балаларның имтихан бирергә барганда ничек борчылганнарын үзләре генә беләләрдер! Хәтта атнага бер шимбә көнне клубка чыккач та, БДИны ничек бирергә, дип сөйләшеп торалар! Дөресен әйтәм, кызгандым мин бу балаларны! Мәктәптә алты сәгать укып кайталар да, кичен тагын өстәмә дәрескә чыгып китәләр. Аннан кайталар да, тагын дәрес әзерлиләр. Ә ул БДИда өйрәнәсе материаллар, тестлар, кагыйдәләр, истә калдырырга кирәкле формулалар… Урыс теленнән булган эшләрен юри генә карап чыктым. Өченче пунктта бирелгән текст буенча инша язарга кушылган. Ул иншада төп фикерне, идеяне, автор позициясен, фикереңне дәлилләүче аргументлар язарга кирәк. Укучы урыс әдәбиятын тирәнтен укымаса, аның сүз байлыгы, фикерләү сәләте туктый. Телевизордагы әшәке тапшырулар, интернеттагы мәгънәсез уеннар балага БДИны бирергә ярдәм итмәячәге көн кебек ачык. Бая искә алынган укытучы: «Балалар С өлешенә караган текстны укып чыккач, башта ярты сәгатьләп ниндидер бер билгесез «упкын» төбендә утыра. Бер композициясез, бернинди бәйләнешсез һәм мәгънәсез текстлар балаларның уйлау сәләтен «үтерә». Ул аргументның инша язганда нәрсәгә кирәк икәнен укучыга аңлатып карагыз сез? Бу, кабатлап әйтәм, мәгънәсез стандартлар», – дип язган. Аның сүзләрендә хаклык бар, чөнки бу укытучы 13 ел буе балалар белән эшләгән кеше.
Теләсә нинди юк-бар законнар кабул итеп ятканчы, аларның бөтен нечкәлекләрен уйласыннар иде. Игорь Шувалов: «Футбол буенча чемпионатны Русиядә үткәрергә бөтен мөмкинлекләр дә бар», – дип бөтен дөньяга шар ярды. Премьер-министр исә әлеге чараны уздыру өчен бюджеттан 50 миллиард (!) сум акча бүлеп бирергә вәгъдә итте. Илебездә күпме хәерче көн күрә, «урта хәллеләр» дә көчкә-көчкә генә очын-очка ялгап яши. Пенсионерларга, студентларга бөтен ташламаларны бетереп баралар. Соңгыларының хәтта стипендияләрен дә тартып алмакчылар! Бу – илдә шартлар бар, Русия дөнья аренасында лаеклы урын алып тора дигән сүзме инде?!
Элеккеге милицияне полициягә әйләндерү үзе бер кәмит. Милиция турындагы закон 8 маддәдән тора торган булган, яңа канунны 11 маддә итеп язганнар. Шул өстәмәгә нинди генә «әкият» язып тутырмаганнар! Имештер, полиция, милициядәге кебек, криминаль һ.б ларга бүленеп тормый – бөтен була. Хәзер экология милициясе һәм «айныткычлар»ны очратмаска да мөмкин. Беренчесе – Экология министрлыгына, ә икенчесе Сәламәтлек саклау министрлыгына кушыласы, дигән фикерләр дә бар. Икенчедән, «яңа» тәртип саклаучылар гражданнарның хокукларын яклауга, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә нигезләнгән була. Алай булгач, элеккеге милиция нәрсә белән шөгыльләнгән соң инде? Хокук бозган да, ришвәт алып кына утырганмы? 1 марттан гамәлгә керә торган канунның тагын бер кызык пункты бар. «Кирәк икән» полиция хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә яисә шәхси биләмәләренә сораусыз гына да бәреп керә ала. Әгәр өегездә туган көн яисә туй үткәрергә уйлыйсыз икән, зинһар, тынычрак булырга тырышыгыз. Юкса, «чакырылмаган кунаклар» хәзер килеп җитәрләр яныгызга! Хокук саклау органына эшкә кереп, башыгызны горур күтәреп полиция исемен күтәреп йөрергә телисез икән, сез бары тик «гади» халык арасыннан гына булырга тиеш. «Киләчәктә берәр туганыгыз җитәкче булырга җыена икән, сезне полициягә эшкә алмаячаклар», дигән законның бер маддәсендә.
Менә шулай, җәмәгать! Алда нинди законнар уйлап табарлар, анысын бер Ходай үзе генә белә. Ә без, гади халык, тәҗрибә үткәрә торган куяннар шикелле, барысына да түзәбез…
Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии