Татарларга «Гаделлек» кирәк

«Безнең гәҗит»нең татар милләтен саклап калу өчен чын күңелдән тырышуы миңа бик тә ошый. Әйтергә теләгән фикерем шул – без татарларга милләтебезне саклау, үстерү өчен бөтен Русия күләмендә бер фирка оештырырга кирәк. Ул фирка безне бер канат астына җыеп берләштерә торган булсын. Әгәр дә берләшеп көрәшмәсәк, без бетәбез. Исемен «Гаделлек» дисәң отышлы булыр. Аның программасы, мөгаен, болайрак булырга тиешледер.

Фирканең максаты татар милләтен милләт буларак саклап калу өчен көрәшү, армый-талмый хезмәт итү булырга тиеш. Көрәш, әлбәттә, тыныч юл белән алып барыла. Фиркадән сайланган депутатлар Дәүләт Думасында, Дәүләт Советында телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу өчен эшләргә тиеш була.

Фирканең программасын, уставын таныган һәр кеше аның әгъзасы була ала. Аларга яшел төстәге таныклык тапшырыла. Фирка Русия күләмендә үткәрелгән бөтен төр сайлауларда катнаша, башка фиркаләр белән берләшеп, бер кандидатның җиңүе өчен эш алып бара. Ул ислам дине әһелләре белән дә хезмәттәшлек итә. Аның эшчәнлегендә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә катнаша алачак.

УСТАВЫНЫҢ ҮРНӘГЕ

Фирканең башлангыч оешмалары биш әгъзадан торырга мөмкин. Башлангыч оешмада 10-15 кеше әгъза булса, 3-5 кешедән бюро сайлана. Фиркагә әгъза итеп 18 яше тулганнар алына. Анда гариза язып керергә кирәк. Гаризаның үрнәге болай: «Мин, фәлән улы фәлән, милләтемнең телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу өчен көрәшергә сүз бирәм». Имза куела.

Бюро 15-20 көнгә бер җыелып, эш планы кабул итә. Фирканең район корылтайлары елга бер тапкыр, өлкәнеке исә 3 елга бер тапкыр үткәрелә. Олы корылтай 4 елга берәү уза. Олы корылтайга барасы делегатлар өлкә корылтайларында яшерен сайлана.

ВЗНОСЛАР ТҮЛӘҮ ТӘРТИБЕ

Әгәр дә фирка әгъзасының айлык кереме 15 мең ярым сумга җитмәсә, ул взнос түләми. 15 мең ярым-20 мең сумнар булса – кеременең 0,5 процентын, 20 меңнән артык булса, 1,5 процентын ай саен взнос итеп түләп бара. Фирканең банкта үз исәп-хисап счеты була. Взнослар оешмада калып, аның кирәк-ярагы өчен тотыла. Һәр оешмада 3 кешедән торган ревкомиссия сайлана. Алар оешманың акчалары турында хисап бирә. Фирканең үз гимны һәм байрагы була.

ФИРКАНЕҢ МИЛКЕ

Үзе оештырган хуҗалык оешмалары (төзелеш оешмалары, йортлары, хуҗалык берлекләре, нәширлек белән шөгыльләнүче оешмалары) булырга мөмкин. Фирка үз эшчәнлегендә гражданнарның ирекле матди ярдәменә дә өметләнә ала.

Хөрмәтле редакция! Минем бу тәкъдимемне, бәлки, Фәндәс Сафиуллинга да күрсәтерсез. Аның һәм Дамир Исхаковның да фикерләре кызык булыр иде.

Нәҗип КАМАЛОВ,

Удмуртия республикасы, Сарапул шәһәре

Комментарии