Кемне алдыйлар?

Кемне алдыйлар?

Узган ел Кукмараның Ч. Т. Айтматов исемендәге 1нче татар гимназиясендә урысча белем бирүләре турында Татарстан җитәкчеләренә хат салган идем. Аны Кукмара районы хакимиятенә төшергәннәр. Җавапны Мәгариф идарәсе башлыгы Р. М. Мансуровтан алдым. Шундый ук сәлам хаты район главасыннан да килде.

Р. М. Мансуров хаты: «Кукмара муниципаль районында төрле милләт вәкилләре үзара дус һәм тату яши», – дигән җөмлә белән башланып китә. Гәрчә мин Кукмарада төрле милләтләр өелешеп сугышып яталар дип язмаган идем.

Шунда ук: «Гимназиядә укыту тулысынча татар телендә алып барыла», – диелгән. Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясенең гимназиядә тикшерү уздырганы турында да әйтелгән. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, барлык фәннәрдән дә дәресләр татар телендә үткәрелә, имеш…

Чынбарлыкта әлеге гимназиядә белем урысча дәреслекләр белән урыс телендә бирелә. Моны мин һәрьяктан өйрәнеп, дәлилләп язган идем.

Ә менә аннан элек Әгерҗе районындагы Иж-Бубый авылы мәктәбендә урысча белем бирүләре турында язган хатыма район мәгариф идарәсе «начальнигы» В. Г. Сафиуллинадан унбиш минут эчендә бер үк эчтәлекле диярлек ике җавап хаты килде. Аларның икесендә дә: «Мәктәптә 73 укучы үз ана телендә белем ала», – диелгән. Беренче килгән хатта, һәр сыйныфта урыс телле балалар уку сәбәпле, математика, информатика, физика фәннәрен рус телендә укытырга туры килә, дип әйтелсә, икенчесендә бу җөмләгә «арест салганнар». В. Г. Сафиуллина хатларында биология, география һ. б. фәннәрдән ФГОСка туры килгән татарча дәреслекләр юклыгы турында да әйтелә.

Татар телендә белем бирү өчен дәреслекләр булмау турында башка авыл мәктәпләрендә дә әйтәләр. Шул ук вакытта декабрь аенда Мәгариф министрының беренче урынбасары А. И. Поминовтан килгән хатта (№А-8063/17-1): «2017-2018нче уку елында Татарстан Республикасында 714 мәктәп татар телендә белем бирә», – дип әйтелә. Татарча дәреслекләр булмагач, белем ничек бирелә икән соң?

Татар телендәге дәреслекләр басылсын өчен мәктәп директорлары Мәгариф һәм фән министрлыгына заявка бирергә тиеш. Бирмиләр. Элеккеге министр Энгель Фәттахов берничә тапкыр күрсәтмә биргәннән соң гына, узган ел Чаллының татар статуслы мәктәпләрен татарча дәреслекләр белән тәэмин итә башладылар.

Яңа уку елы башланыр алдыннан Республика мәгариф хезмәткәрләренең Мөслимдә узган август киңәшмәсендә, Чаллыда барлык татар балаларының 49 проценты татар телендә белем ала, дигән мәгълүмат зур экраннан күрсәтелгән. Ә шуннан соң узган Чаллы укытучыларының август киңәшмәсендә 26 процент дип күрсәткәннәр. Әле бу процент та «татар мәктәбе» исәбендә йөрүче 11 мәктәптә укучыларның гомуми саныннан гына исәпләп чыгарылган.

Төзелгән юл карталары буенча, бу уку елында Чаллыдагы 11 татар мәктәбенең 47 сыйныфында белем татар телендә бирелергә тиеш. Сыйныфлар татарча дәреслекләр белән тәэмин ителүен ителгән, ләкин уку елы барышында ул дәреслекләр укучы букчасында түгел, ә сыйныфтагы шкаф киштәсендә өр-яңа хәлдә өелеп ята иде.

Шәһәрдәге бердәнбер 2нче татар гимназиясенең башлангыч тугыз сыйныфында татарча укыталар. Арифметиканы гына беләбез: Чаллыда барлык фәннәрдән дә татар телендә белем алучы балалар саны 1 процентка да тулмый булып чыга.

Мәктәпләрдә татарча белем бирү турында алдап хисаплар тапшыру 2000нче еллардан ук башланган иде һәм әле дә дәвам итә. Димәк, икейөзлелек дәүләт югарылыгына куелган.

Элеккеге мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов берүзе диярлек татар гимназияләрендә татарча белем бирүне торгызырга тырышып карады. Ләкин ул эшләгән чорда да ялган хисаплар бирү туктатылмады. Татар гимназияләрендә урысча белем бирүне яшерү өчен алдашуга хәтта укучылар да җәлеп ителде. Министрлык комиссиясе килгән көннәрдә татарча белгәнрәк укучыларны 3-4 дәрес буена такта янына бастырып куйган очраклар да булган икән. Комиссия сыйныфка килеп кергәндә шул укучы телгә килеп, татарча шартлатып җавап бирергә тиеш булган. Такта янында бик озак басып торган бер укучының аяклары оеп, шешенгән дип тә хәбәр иттеләр миңа. Менә шундый спектакльләр хәзер «мудыда».

Саный башласаң, мәгариф хезмәткәрләренең төрлечә алдашу ысуллары санап бетерерлек түгел. Ничек кенә алдашсалар да, чын комиссия татар гимназиясенең нинди телдә белем бирүен ачыклый ала. Ләкин министрлык комиссияләре тикшерү буласы көнне алдан әйтеп килә… Димәк, бу комиссия дигәннәре ыштан туздырып йөрүчеләр «өере» генә.

Республикада татар мәгарифе юк. Мәктәпләрдә татар телен укытуны да ата-ана ихтыярына калдырдылар. Узган ел азагында мәгариф түрәләре Казанда 65, 19%, Чаллыда 68, 9% ата-ана үз баласына татар телен укытырга риза дип хисап бирде. Алдашу нормага әйләнгәч, бу саннарга да бернинди ышаныч юк.

Татар теле атнага 5 сәгать укытылганда да тел сакланмады. Хәзер ул ата-ана ихтыярына һәм 3 сәгатькә калгач, бу турыда хисап биргән булып кылануны бөтенләй мәгънәсезлек дип саныйм. Татарстан җитәкчелегенең мәгариф өлкәсендәге төп бурычы: тиз арада урыслашкан татар мәктәпләрендә татарча белем бирүне кайтару булырга тиеш.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии