Без бу илгә кирәкми

Мин 1948нче елның май азагында бер кул белән генә калдым. Миңа ул вакытта 11 яшь иде. 1958нче елда гомеремдә беренче мәртәбә Казан протезлар заводында миңа протез ясаганнар иде. Ул вакытта аларда тәртип яхшы булды. Әле анда минем кебек бәхетсезлеккә очраганнар гына түгел, сугыштан кулсыз булып кайтучылар да күпме иде. Сине кабул итеп, алып килгән документларыңны тегеп куялар да, кирәкле тикшерүне үткәреп, әзер булгач, чакыртырбыз дип кайтарып җибәрәләр иде. Ике атналап узгач, почтадан сине чакыртып кәгазь килеп төшә. Протезны һәр ике ел саен алыштырып тордылар, ватылса, төзәтеп бирделәр. Әле аның астыннан киеп калдырырга дип чехол һәм перчатка да бирәләр иде.

Хәзер монда да тәртипләр үзгәрде. Мин инде кайчан соңгы тапкыр протезны яңартканымны да оныттым, чөнки аннан соң күп вакытлар үтте. Хәер, ул соңгы тапкырында да чехолы да, перчаткасы да юк иде инде. Белмим, эшмәкәрме, берәр оешмамы тәэмин иткән булган алар белән, әнә шул тәэмин итүченең юклыгы белән аңлатканнар иде.

Узган ел заводта ике тапкыр булдым. Юкка гына акча туздырып йөргәнмен. «Бөтенесен Мәскәү үз кулына алды, бер нәрсә дә ясый алмыйбыз», – диделәр. Әле ул гына да түгел, хәзер аларны цехка да кертмиләр икән. Моны ничек дип аңларга да, ничек итеп аңлатырга? Корткычлык дими, тагын ни дисең. Инде сугыш ветераннары китеп бетте диярлек, ә безнең ишене, димәк, кешегә дә санамыйлар.

Бөтен гомеремне, сәламәтлегемне илебезне туйдыру өчен дип, терлекчелек тармагына багышласам да, пенсиягә киткәндә хезмәт ветераны исеме дә ала алмадым. Теләсә кайсы уку йортына барып керерлек белем иде миндә. Әллә нәрсәләргә ирешә алырлык идем. Юк, бернәрсәгә дә ирешә алмадым. Яше 80гә җитеп килүчеләр, пенсиямә дүрт мең өстәлә дип, өметләнеп тора. Минем бу өметемне дә кистеләр. Хат җибәргәннәр: «Сезгә 2009нчы елда өстәгән идек», – дигәннәр. Шулай ук яшьтәшләремнең күбесенә район башлыгы йә медаль, йә акчалата бүләк тапшырган. Мине исә тәбрикләүче дә булмады. Күрәсең, минем гәҗитләргә күзгә бәрелеп торган эшләнәсе эшләр хакында язганнарым охшамагандыр. Бигайбә, туганнан бирле шундый булдым, һәр нәрсәдә тәртип яраттым, инде хәзер генә үзгәрә дә, эшләмәгән эш өчен кемнедер мактый да алмыйм.

Ә бит искә алып сөйләрлек эшләрне заманында үзем да аз башкармадым. Районыбызда бөтен сыер фермаларында лабораторияләрне мин оештырдым. Моны бары тик бездә генә дип сөйләделәр райондагы түрәләр. Сөт заводларында алдашу булмасын өчен, бу бик кирәк нәрсә иде. Ферма сыерларының барысын да ясалма орлыкландыруны керттем. Элек туган бозауларның авырлыгы 18-23 кг булса, ясалма орлыкландырудан туганнарыныкы 55-65 кг була иде. Ә Лаптевка фермасында бер бозау хәтта 80 кг булып туды. Шуннан соң миңа 9 районда нәсел эшен җәелдерүне җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Сәламәтлегем аркасында кабул итә алмадым.

Илгизәр ГАЛИЕВ,

Тәтеш шәһәре

Комментарии