- 26.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №42 (26 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мин «АНА! БАЛАҢНЫ ТЫНЫЧЛЫКТА КАЛДЫР!» дигән мәкаләне кат-кат укыдым, күңелем аша кичердем. Язмыйча булдыра алмыйм. Сүзләр күп…
«Ана! Нинди бөек исем…» дигән иде Такташ бабабыз. Ләкин шушы бөеклек кайчак бик түбән төшә. Ана кеше бурыч төшенчәсен бөтенләй онытып җибәрә. Сиңа әниең Нурзалия дип исем кушкан. Балам нурлы, тәүфыйклы булсын, дигәндер. Тәрбияләп үстергән, булышып торган. Алты айлык улыңны да тәрбияләгән, укыткан. Ә менә синең балаңны киендерергә, ашатырга, укытырга дип җибәргән акча квитанцияләрең бармы? Әниең сатып алган йортны рәсмиләштереп йөргәндә квитанцияләрне үз исемеңә эшләтергә башың эшләгән. Әниең олыгайгач язу эшләре белән йөри алмагандыр. Кырык бер яшенә чаклы шул йортта яшәгән улыңны ничек итеп куалап чыгарырга уйладың? Улың юлдан язмаган, наркоман яки карак түгел. Матур гына яшәп ятканда нигә аларның гаиләсен бутыйсың?! Пенсияң дә зурдан түгел, хезмәт хакың да зур булмаса, ничек итеп ике йорт кора алдың. Мин синең кече улың авызыннан: «Әни, абыйны тынычлыкта калдыр. Бездән килеп сорамый ич. Сораса да бер хәлең юк», – дигән сүзләрне ишетергә теләр идем. Ике бөртек – бер ана балалары.
Нурзалия! Ыгы-зыгы килеп йөри торгач, авырып яки үлеп китсәң, барысы да кала. Аллаһы Тәгаләгә якынай, сабырлык сора. Яшьләр үз гаепләрен аңларлар, гафу үтенерләр. Гыйбрәтләр күп җир йөзендә, яхшысы да, начары да. Әнә, күршеләремә карап исем китә. Пенсиядә булсалар да, терлек асрап, сатып, читтә яшәп ятучы балаларына гел булышып торалар. Балаңның йортын бульдозер белән эттерсәң яки өч йөз мең сум акча алсаң, җаның тынычланырмы? Күңелең тынычлыгы өчен йорт синең исемдә торса да, улыңны тынычлыкта калдыр. Арагызны якынайтырга тырыш. Ана кеше буларак, беренче сүзне син алып килешсәгез иде. Эчеңдәге нәфрәт яхшыга түгел.
Ана балага – гомер бирүче,
Һәм үссен диеп, гомер бирүче.
Туңмасын диеп, киендерүче,
Баласы өчен янып-көюче.
Көн дә төн дими, уяу һәрчакта,
Баласы өчен тора ул сакта.
Иркәләп-сөеп, яратып кына,
Үстерә аны җылы кочакта.
Йөрәк җимеше – газиз баласын
Үстерә ана, сөеп, кадерләп.
Шәригатьне дә аңласын диеп,
Бирә балага үгет-нәсихәт.
Ана – балага, бала – анага
Береккән бит ул бер үк кендектән.
Тик ерагая кайчак аралар,
Низаг кузгала, белмим нилектән?
Берүк сыгынам, үзеңә Ходам,
Сакла бәндәңне шундый кимлектән!
Асия ГЫЙБАДУЛЛИНА.
Комментарии