АНА! БАЛАҢНЫ ТЫНЫЧЛЫКТА КАЛДЫР!

АНА! БАЛАҢНЫ ТЫНЫЧЛЫКТА КАЛДЫР!

Шушы исемдәге мәкаләне («Безнең гәҗит» 7 сентябрь, 2011 ел) укыган кем генә битараф калды икән? Бу бит дөньяга сыймаслык хәл. Бигрәк тә безнең татар хатын-кызларына хас нәрсә түгел.

Менә минем күршеләремнең тормышында да бик күп кытыршылыклар булды. Аларның да сезнең кебек ике уллары үсеп җитте. Яхшы гаиләдә, җитешлектә яшәделәр. Олы улларына зур туйлар ясап, башка чыгарга, үз тормышларын корырга ярдәм иттеләр. Озак та үтми әти кеше йөрәк авыруыннан вафат булды. Бер ел үтүгә икенче уллары өйләнде. Ялгыз туйлар ясап өйләндерде, ә киленен «кызым» дип йөри. «Кызым, без бер-беребезне хөрмәт итеп, кеше сокланырлык итеп яшик», – ди кайнана. Шулай матур гына яшиләр. Оныклар туа. Әни кеше аларны карарга да булыша. Шуның белән каенананың кирәге дә бетә. Килен ягыннан туган тумача: «Гомерең буе белән торырга син юләрме әллә. Акылың булса, иреңне котырт, каенанаң берәр бүлмә табып бирсен, әле ул тиз генә үләрлек түгел», – дип, боларны әниләреннән бөтенләй читләштерәләр. Ләкин кайнана үзенең намуслы һәм балалары өчен барсын да эшләргә әзер икәнлеген исбатлый. Ул үзенең йорт-җирен байларга тапшырып, алардан үзенә, улы белән килененә икешәр бүлмәле фатир алып бирүләрен үтенә. Шулай итеп, алтмышын узган йөрәк чирле ана балаларын фатирлы итә.

Күршемнән бервакыт: «Соңгы вакытта үзеңә ихтирам да булмады. Ничек инде шулай гомер буе корган йортыгызны кызганмадың?» – дип сорап куйдым. Ә күршем: «Алар үзләрен шулай тотулары өчен Аллаһы Тәгалә каршында тиешле җавабын бирерләр. Ә бит аларның ике балалары бар. Мин аларны бик яратам. Мин бу адымымны балалар хакына эшләдем», – дип җавап бирде. «Аналарга Ходай бәхет бирә, назлап үстерсә ул баласын,» – дигән шигырь юллары да бар бит.

Үзең сау-сәламәт көе балаңны әби карамагына тапшырып, дөньяда типтереп яшәгән аналарга нәфрәт сүзеннән башка сүз юк.

Әле шунысы бик тә хафалы: җиденче дистәгә чыккан Нурзалия (аны ана дип тә атыйсы килми) баласы белән судлашып йөри. Бу бит дөньяга сыймаслык хәл.

Балалары үзен җәберләп торган очракта да, ана Алладан сабырлык сорый, суд юлына бармаска тырыша, бәлки аңларлар дип өметләнә. Сезнең кирәксез әйбер кебек ташлап киткән балагыз, үз тиңен табып, үз көнен үзе күрә. Ана кеше моңа куанырга, аны үзе үстерә алмаганы өчен улы каршында гафу үтенергә тиеш. Әле аның «мин аны өйләндермәдем дә» дип әйтергә теле бара.

Син соң нинди ана? Син бу исемгә бөтенләй лаек түгел. Балаңны әбисенә ташлап, үзең өчен яшәгәнсең, хәтта улыңа никах укытып, туган-тумачаны җыеп, кечкенә генә туй да ясамагансың. Ә бу бит ата-ананың изге бурычы.

Акылыңа кил, Нурзалия! Син әле геройланасың. Ә Ходай сиңа ятып чирләргә язса. Ул вакытта син балаларыңа авыр йөк булып каласың. Алмаз белән Фәридә үз көннәрен ничек булдыра алалар, шулай алып баралар.

Ниләр җитми сиңа, Нурзалия? Әле шул Алмаз белән Фәридә үзеңне ташламаслар. Алар синең хакка, кеше хакына яши торган кешеләргә охшамаганнар. «Җиде кат үлчә, бер кат кис» дип юкка гына әйтмәгәннәр. Тормыш бит ул куласа, әйләнә дә бер баса, дигәннәр. Киләчәктә ни күрәсебезне беребез дә белә алмый. Инде алтмыштан узгач, бер аягыбыз теге дөньяга карый башлый. Ходайдан курык, барасы җиребездә бу хәлләр өчен җавап тотарга туры киләчәк. Акылыңа кил, Нурзалия! Миңа үпкәләмә. Минем күршеләрем кебек кешеләрдән үрнәк ал, бәлки соң булмас.

Клара СӨЛӘЙМАНОВА.

шәһәре.

Комментарии