Мөнбәр – альтарга, вәгазь – проповедка әйләнмәсме?

Мөнбәр – альтарга, вәгазь – проповедка әйләнмәсме?

Без, Татарстан Җөмһүрияте Аксакаллар Шурасы, Зөлхиҗҗә аеның 13нче көнендә Болгарда Ислам академиясенең дәүләти дәрәҗәдә ачылуын шатлык илә, милләтебез тарихында җуелмас вакыйга буларак кабул иттек. Ислам дөньясында халкыбызга хас булмаган тискәре күренешләр һич кенә дә туктамаган вазгыятьтә хакимиятебезнең Татарстаныбызда Ислам академиясе ачуы бездә горурлык хисе уятты.

Шул ук вакытта уку-укытуның татар телендә дә булмавы безне нык борчый. Әйтик, вәгазьләрдәге «мәхәллә», «мөтәвәллият», «дога», «мөнбәр» һәм башкалары «приход», «прихожанин», «молитва», «альтар»га әйләнә. Хәтта вәгазь үзе дә «проповед»ка әйләнәчәк. Сөйләүчесе дә инде имам түгел, ә «проповедник» булачак. Шул рәвешле бар булган проповедник авызыннан Гайсә пәйгамбәрнең исеме дә «Иисус» буларак яңгыравы гадәти хәл булмас, дип кем гарантия бирә ала?

Ягъни, күршебез православлар буразнасына баскан булабыз да, мәңге бер һәм бүленмәс Русиядә бер телле һәм бер динлеләрдән булабыз. Ә бу хәл, безнең фикеребезчә, хәтта православлар күзлегеннән караганда да җинаять. Чөнки Раббыбыз иңдергән Инҗилдә үк әйтелгән: «Сходя на апостолов языками многими, Дух Святой и подтвердил разнообразие человечества в нациях, как оно и живёт сейчас». Коръән-Кәримебездә дә «Мөэминнәр» сүрәсенең 42нче аятендә әйтелгән (Тәфсир Ногмани): «Соңра алардан соң башка кавемнәрне чыгардык». Шулай ук «Бүлмәләр» сүрәсенең 13нче аятендә: «Ий, кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык…» – дип иңдерелгәнен хакимиятебезнең һәм Болгар Ислам академиясенең хакимияте һәрдаим исләрендә тотсыннар иде.

Олуг хөрмәт вә ихтирам белән,

Татарстан республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе

Рәуф ИБРАҺИМОВ

Комментарии