Улым, чын машина алгансың икән!

Минем әткәй беренче чиратта кешелеклелек үрнәге булды. Бервакытта да кешегә авыр сүз әйтмәде, яхшылыктан гайре бер нәрсә дә эшләмәде. Мин бала чакта аңа ияреп йөрергә ярата идем. Үзебезнең авыл гына түгел, күрше авылларга да баргалый идек. Бу «сәяхәтләр» минем өчен зур бер җиһан кебек тоела иде, чөнки бәләкәй балага 3-4 чакрым ара үтү ерак бер сәяхәткә тиң. Әткәй эш белән йөри, төрле кешеләр белән аралаша, миңа кызык. Алар сөйләшәләр, төрле фикерләр әйтәләр, ә мин күбесен сеңдереп барам, тормышка өйрәнәм...

Ул заманнарда, яшерен-батырын түгел, бөтен кеше салгалый иде, минем әткәй дә искәрмә булмады. Әмма ул беркайчан да егылып ятып эчмәде. Әткәйнең башкарган эшләре барысы да авыл күләмендә «блатной» эшләр булды. Мин үскәндә, аңа ияреп йөргән чорда, электрик иде ул.

Өйгә кайткач, әнкәй һәрвакыт миннән сорый торган иде: «Кайда, кем белән эчтеләр?!» Мин бервакытта да әткәйне сатмадым: «Күрмәдем, эчмәделәр!» – генә дия идем. Әткәй минем бу сүздән канәгать була иде. Шуңа да җае чыккан саен гел үзе белән ияртеп йөрде.

Еллар үтте, мин инде егет булдым, аннан гаиләле ир дә булдым, машина алдым. Бала чакта әткәйгә ияреп йөрергә яраткан булсам, инде хәзер үзем әткәйне машинама утыртып кая да булса алып барудан ләззәт ала башладым. Минем беренче машинам тугызынчы модельле «Жигули» иде. Без әткәй белән икебез дә табигать, урман яратканлыктан, яз башында, дөресрәге агачлар яфрак яргач, махсус Казаннан кайта идем дә, урманга менә идек. Гадәттә басулар кипсә дә, урман буендагы җир озаграк кибә. Шуңа да яз саен бер тапкыр сазга бата иде машинам. Әлбәттә, урманга әткәй белән икәү генә бармый идек, улым Роберт та безнең белән була. Басуда эшләүче тракторлардан ярдәм сорау өчен аны йөгертергә туры килгәләде. Сез тагын малаен шуның өчен генә үзләре белән йөрткәннәр дип уйлый күрмәгез, без бит һәр яңа яз саен, бу юлы батмыйбыз, дип ышанып бара идек.

Шулай берзаман мин «Нива» машинасы алдым. Гөнаһ шомлыгына каршы ул яз һәм җәй башы яңгырлы булды. Менеп кенә булмый бит урманга, ниһаять бер көн яңгыр яумады диярлек, аз гына кояш та чыккандай булды. «Әткәй, – мин әйтәм, – моннан да яхшырак һава шартлары кайчан була әле, киттек урманга!» – дидем. «Батабыз бит, улым!» – ди әткәй. «Батмыйбыз!» – мин әйтәм. Чынлап та бер дә батмыйча, бөтен тирә-юньдәге урманнарны урап кайттык. Хәер, машинаның да карарлык җире калмаган иде, дөресе, машинаның нинди төстә икәнлеген аңлап булмый иде. Менә шул вакытта әткәй: «Улым, чын машина алгансың икән!» – диде. Бу очракның әллә ни кызыгы да юктыр бәлки? Моның белән ни әйтергә телим – ата белән бала дус була белергә тиеш. Билгеле, ата – баланы, бала атаны ярата. Ярату бер нәрсә, ә шул ук вакытта алар арасында чын ирләрчә дуслык булу – икенче. Шөкер, без әткәй белән дуслар идек, әткәйне сөендерүдән чын ләззәт ала идем! Моңарчы бу турыда уйланмаган кешеләр уйлап карагыз әле...

Илсур МОРТАЗА,
Татарстанның атказанган артисты

Комментарии