Квас тәме

Квас тәме

Эссе-кызу җәйдә халыкның ничек сусаганын бер Аллаһ кына белә инде. Казан кибетләрендә берничә көнгә булса да квас кебек эчемлек бетеп торган очраклар булмады түгел, булгалады. Булганда халыкның сайларга мөмкинле дә бар: кайдан гына, нинди генә квас килми бит! Күрше өлкәләр генә түгел, элеккеге дус республикаларыбыз да җибәреп тора хәзер, урыс әйтмешли, «хоть залейся».

Юк, җәмәгать, мондый эсселәр киләчәктә дә була калса, өстәмә заводлар төземичә булмас ахыры. Мисал өчен, Чаллыда яисә Алабугада, Казанда да комачауламас. Татар квасы кирәк безгә, татар квасы.

Квас дигәннән, мин үзем чувашларныкын яратам, «Букет Чувашии» диеп атала ул. Берничә ел гел шуны гына эчәм, окрошкага да яхшы. Тик шуны тәмләп эчкән саен күз алдыма балачак килеп баса...

Алтмышынчы еллар башы. Алексеевск районының Вахитов исемендәге колхозында кызу урак өсте. Кыр тулы комбайн, йөк машиналары кырлардан ашлык ташый. Авылның барлык хатын-кызы, укытучыларга кадәр, ындыр табагында: кемдер кайтып җиткән машиналарны бушата (ул елларны авылда самосвал дигән техника юк иде әле), кемнәрдер, кул белән (!) әйләндереп, «Трейлер» дип аталган җил очыргыч белән ашлыкны чистарта. Әле зур агач көрәкләр белән ашлыкны һавага да чөяләр иде ул елларны, имеш, җил тузаннарны, башка чүпләрне янга җибәрә. Шул ук вакытта башкалар, киптерелгән ашлыкны кире йөк машинасына төяп, Чистай элеваторына озата. Киләсе язгы чәчү өчен орлык та салып куялар. Күп эш кул көче белән башкарыла иде шул ул елларны.

Кыскасы, җәмәгать, бу күренешне бүгенге заман яшьләре аңлап та, кинодан карап та ышанмас әле. Үзенә күрә бер бәйрәм дә төсле иде, чөнки кырлардан яңа уңыш кайта, халыкның мул яшисенә өмет арта! Әле ул елларны хезмәт хакы натураль түләнә иде: күпме хезмәт көне җыясың, шуңа карап сиңа арыш яисә бодай бирәләр. Әле колхозның яшелчә бакчасыннан халыкка капчык-капчык кыяр биргәнне дә хәтерлим. Тик халык бүгенге кебек зарланмады төсле, булганына шөкер диеп, көн күрде.

Ындыр табагында берничә минутлык тәнәфес игълан ителүгә кайбер яшьрәк хатын-кызлар җырлап та җибәрә! Кайсы фермерның кырында бүген җыр ишетәсез?.. Мин бераз мавыгып киттем төсле, чөнки әйтергә теләгәнем башка бит.

Ындыр табагындагы бу тамашаның үзенә күрә бер җитәкчесе, барлык күренешнең режиссеры бар иде. Менә шушы бөтен тамаша белән биредә бер кеше җитәкчелек итә, ул да булса, бу – Кәлим абый, кладовщик (безнең авылда «келәтче» дә дияләр иде). Ул минем әнинең энесе, кушаматы «Знахарь», ә мин (10 яшьләр тирәсе), шунда буталып, Кәлим абыйга булышкалап йөрим, чөнки биредә авылның бөтен тормыш үзәге кайный. Дөрес, фермаларда да эш гөрли, ләкин иң кызыгы ындыр табагында инде. Хәзер ул келәтләрнең (амбарларның) эзен дә таба алмассың...

Менә беркөнне ындыр табагына тагын да күбрәк тузан туздырып «ГАЗ-69» машинасы килеп туктады. Көн инде кичке якка авышып бара торган чак, ләкин эш тукталмый, вак-төяк мотор гөрелтесе тынмый, биредә эшләүчеләр тавышы белән кушылып, ниндидер бер аңлатып бетерә алмаган музыка төсле, тирә-якка тарала. Машинадан ике ир-ат чыгып басты да кулларын тирә-якка болгап, гәүдәләрен боргалап физзарядка сыман нәрсә ясап алдылар. Шул арада каядыр югалып торган Кәлим абый «ялт» итеп болар каршында пәйда булды. Башта кул биреп тазарак гәүдәлесе күреште дә сораулар яудыра башлады: күпме ашлык кайткан, гектарыннан ничә центнер уңыш чыга, кырда ничә комбайн эшли һәм башкалар. Кәлим абый тотлыкмыйча җавап бирә, зур ашлык көшелләрен күрсәтеп йөри. Кунаклар һәр төркем янына килгән саен саф татарча исәнләшәләр, халыкны мактап та куялар. Бу процессиянең иң артында мин йөрим, миңа кызык – нинди зур җитәкчеләр икәнлеген беләсе килә бит.

«Экскурсия» бетте сыман. Шунда олы «нәчәльник» Кәлим абыйга көтелмәгән сорау бирмәсенме:

– Слушай, Кәлим дус, бигрәк эссегә китте әле, халыкның эчәсе килә торгандыр бит, бу мәсьәлә ничек хәл ителә соң?

– Әнә флягалар белән якындагы коедан гел салкын су алып торабыз, – диде Кәлим абый. – Әйдәгез, сезнең дә эчәсегез килә торгандыр, – ул аларны бераз читтәрәк, келәтләр артындагы подвалына чакырды. Кунаклар карышмады.

Бу подвал ул еллар өчен бик зур роль уйнады булса кирәк, чөнки анда яңа суелган ит, көзен җыелган бал, май сыман продуктлар саклана иде. Кышларын күрше Хәттәли күленнән боз чабып, түшәменә кадәр тутыралар, шул җәй буе, бүгенгечә әйтсәк, «холодильник-рефрижератор» ролен уйный иде бугай. Әле биредә ишектән төшүгә башка бүлмә дә бар. Анда кечкенә генә такта өстәл, кулдан ясалган берничә табуретка. Бераз яктылык керерлек ике катлы пыяладан ясалган кечкенә генә тәрәзә дә уелган. Биредә җылырак, чөнки ишеккә якын, ләкин барыбер озак утырып булмас иде.

Кәлим абый кунакларны шунда алып төшеп китте, мин бер читтә басып калдым – олылар алдында гел буталып йөрмәм бит инде, өстәвенә анда салкын. Тик берничә минуттан подвалдан: «Ирек, кая юкка чыктың әле, төш монда!» – дигән тавыш ишетелде. Чабып төштем инде. Кунаклар өстәл артында утыра. Кәлим абый өстәл өстендәге кырлы стаканнарга яртылаш кына «Чистай малае» (аракы инде) салып чыкты. Бу вакытта кайдандыр килеп чыккан туралган ит белән авыл мичендә пешергән арыш ипиенең зур итеп киселгән телемнәре клеенка өстендә ята иде инде.

– Ирек, бар тегеннән квас чыгар безгә, – диде Кәлим абый миңа борылып та карамыйча, чөнки бер читтә урнашкан, брезент белән капланган флягаларның кайда икәнен мин күптән белә идем инде. Тиз генә алюмин чүмечне флягага батырып алдым да, кунаклар каршына чыгарып куйдым. Кәлим абый шунда гына торган алюмин кружкаларга квас салып, кунаклар каршына куйды. Алар башта квасны эчеп бетерделәр, шуннан соң гына олы кунак теге стаканны кулына алды:

– Ну, Кәлимулла иптәш, не подкачайте районны! Вахитовлылар гел алда баралар бит, уңыш быел да мул күренә. Халык та сездә бик эшчән. Кстати, квасың да замечательный – безнең Алексеевскийда да, Чистайда да мондыйны кибетләрдән таба алмассың. Шулай бит? – дип, ул иптәшенә карап куйды. Тегесе «Бик дөрес», – дип, тагын квас кружкасына үрелгән иде, тик уң кулында «Чистай малае» салынган стакан булгач, олы кеше сүзен тыңларга кереште.

– Так что, Кәлимулла дус, сезнең колхоз уңышлары өчен күтәрәбез инде! – гөлт итеп ярты стакан юкка да чыкты. Миңа тагын чүмеч тотып теге якка юл тотарга туры килде. Тик бу юлы мин ашыкмадым, чүмечтән туйганчы үзем эчтем...

«Чистай малае» бушагач, кунаклар ачык һавага чыктылар. Тагын бер тапкыр тирә-якны күзәттеләр дә машинада йоклап утырган шоферны уятып кайтып киттеләр. Ә без Кәлим абый белән кабат подвалга төшеп өстәлне җыештырдык, кабат квас эчтек.

– Менә шулай, Ирек, хуҗа кешеләрне шулай да каршы алмыйча булмый бу дөньяда. Әнә күңелләре булып китте сыман, кайтып «первый»га сөйлиләр инде: монда булдык, тегене күрдек, но аракы эчкәннәрен, билгеле, әйтмәячәкләр, – ул рәхәтләнеп көлеп куйды –Ярар җитәр, әнә квастан кикереп йөрисең бит инде. Кара аны, тамагыңа салкын тимәсен...

– Кемнәр иде соң болар? – дип сорамыйча булдыра алмадым, билгеле.

– Партиянең райком секретаре Рәфгать Фәйзуллович Сафиуллин. Толковый мужик, зря бәйләнә торган кеше түгел. Бик югары күтәрелергә мөмкин, ди Әләски (безнең авыл халкы район үзәген әле бүген дә шулай атый сыман) халкы...

P.S. Дөрестән дә, Рәфгать Фәйзуллович Сафиуллин соңыннан бик югары үрләр яулады: Чистай районының башкарма комитет рәисе, «Татпотребсоюз» җитәкчесе (бар иде заманында шундый бай һәм көчле оешма!), ТАССРның Югары Советы, СССРның халык депутаты һәм башкалар... Урыны оҗмахта булсын.

Ул чакта подвалдагы квас бу дөньяда иң тәмлесе булып тоелды миңа. Бәлки шулай булгандыр да. Бүген кайсын гына эчсәм дә, теге вакытта Кәлим абый подвалындагы кебек түгел кебек...

Тагын җылы җәйләр килер, Алла бирсә, ә мин кибеттән «Букет Чувашии» квасын алган саен туган авылым Кыр Шунталысын, аның кайчандыр гөрләп торган ындыр табагын искә алырмын...

 Ирек ХИСАМИЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии